16+

Эш урыннары бар, эшләргә кеше генә табасы калды

Татарстанның иң яшь районнарының берсе – Теләче районы оешуга быел 35 ел. “Яшь чак – гайрәтле чак”, – дип юкка әйтмиләр.

Эш урыннары бар, эшләргә кеше генә табасы калды

Татарстанның иң яшь районнарының берсе – Теләче районы оешуга быел 35 ел. “Яшь чак – гайрәтле чак”, – дип юкка әйтмиләр.

Теләче районының да чәчәк аткан чоры. Елдан-ел яңа объектлар ачыла, җитештерү куәте арта. Шулай да Теләчене дә һәр район өчен уртак проблемалар читләп үтми. Алар турында район башлыгы Айрат Фәтхуллин белән фикер алыштык. 

– Авылда, районда яшәүчеләр өчен көн кадагында торган сорау: юл мәсьәләсе. Теләче районында бу юнәлештә вазгыять нинди? 
– Аллаһка шөкер, матур республикада яшибез. Җитәкчелеккә зур рәхмәт, чөнки юл һәм су мәсьәләләре буенча системалы эшләп килүче программалар бар. Без дә аларда актив катнашабыз. Узган ел гына 900 миллион сумлык юллар төзекләндерелде. Ямбулат авылы чатларыннан Казаклар авылы борылышына кадәр 4,6 чакрым юл салына. Узган ел җир эшләре башкарылып, Казаклар авылы янында 1,6 чакрымга беренче кат асфальт түшәлде. Быел бу юл тулысынча төгәлләнәчәк. Яңа юл төп юл белән тоташачак. Ә Теләчегә керә торган туры юл бетереләчәк. Шулай ук Нырсы ягыннан юлны да төзекләндерәбез – ул М7 трассасына тоташачак. Мамадыш – Теләче юлы начар хәлдә, быел аны да төзекләндерәчәкбез. Гомумән, без биш елга юлларны яңарту буенча план төзедек. Юлларның торышын, авылларда яшәүчеләр санын, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеген исәпкә алып, һәрберсен чиратка куябыз. Быел да, Аллаһка шөкер, юллар буенча эшләр күп – 1 миллиард сумлык төзекләндерү каралган. Авыл җирлекләре дә үзара салым акчаларына юлларны яңарта. Һичшиксез, халык өчен юл мәсьәләсе бик мөһим. Юл кирәк булган авыллар әле бар. Кайберләрендә даими 1-2 генә гаилә яши. Әмма юл булса, авыл җанлана, үсә башлый. Мәсәлән, Тәмте авылында юл салынгач, йортлар саны күзгә күренеп артты. Хәтта кайчандыр бәхет эзләп Камчаткага киткән кешеләр дә кире әйләнеп кайтты. Теләче Казанга якын, шуңа юл булган җирдә тормыш та алга китә.

– Яңа юлдан йөрү рәхәт, әлбәттә. Әмма Теләче кебек Казанга терәлеп торган районнар өчен бу өстәмә сынау да – халык шәһәргә тартыла. Бу проблеманы ничек хәл итәсез?
– Дөрес, Теләче-Казан арасы бер сәгатьлек юл. Авылларның картаюы, яшьләрнең шәһәргә китүе – барлык районнар өчен дә уртак проблема. Калага йөреп эшләүчеләр дә күп. Шулай да район үзәге үсә. 2011 елда төзелеш өчен 43 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен күчергән идек. Бүген бу урында яңа бер бистә барлыкка килде. Күптән түгел Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очраштым. Тагын 160 гектар җирне төзелеш өчен куллануга рөхсәт алдык. Кеше районда калсын өчен эш урыннары кирәк, шул уңайдан беренчеләрдән булып, 2012 елда сәнәгать паркын оештырдык. Бүген анда 600гә якын кеше хезмәт куя. Һәрдаим инвесторларны җәлеп итәбез. Теләчедә Төркия компаниясе бик яхшы эшли, җитештергән продукция күләме 4,5 миллиард сумнан артып китте. Ел саен җитештерү куәтен арттылар. Иң мөһиме – авылларга вахта йөри. Хезмәт хакы буенча да тоткарлык юк. Тагын бер сәнәгать паркын оештыру эшләрен дә башлап җибәрдек әле. 
Кытай инвесторы белән килешү төзедек. Нырсы авылында эшмәкәр Рушан Закирҗанов төзелеш өчен сеткалар эшли. Менә шул килешү нигезендә ул җитештерүне арттырачак, аның өчен Кытайдан махсус җиһазлар кайтачак. Гомумән, Теләчедә ел саен барлык инвесторларны җыеп бизнес-форум үткәрәбез. Районны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз. Бар эшмәкәрләрне туплап, Теләче якташлары клубын да оештырдык. Бергә фикер алышып, яңа проектлар гамәлгә ашырып торабыз. Әйтик, спорт остасы Расих Габдрахманов Субаш авылында күптән бушап торган балалар бакчасы бинасын алып, ярымфабрикатлар ясау цехын оештыра. Туризм өчен дә мөмкинлекләр тудырабыз, глэмпинглар төзибез. Форель балыкларын үрчетү буенча проект та эшләнелә, 30 миллионлык җиһазлар сатып алынган инде. Теләче май заводы да тулы көчкә эшли. Бүген тәүлек саен 85 тонна сөт эшкәртәләр. Заводның җитештерү куәтен дә арттыру мәсьәләсен хәл итәләр. Проектлар күп, шөкер. Моңа сөенәбез, чөнки халыкны лаеклы хезмәт хакы һәм эш урыннары белән тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Авыл җыеннарына кадәр яшьләр белән дә аерым очрашам. Максатчан уку программалары турында сөйлим, проектлар күп, шуңа белемле белгечләр һәр тармакта кирәк. 

– Аеруча кайсы өлкәдә кадрлар җитми?
– Шул ук сәнәгать паркын гына алыйк. Анда да эшче куллар җитми. Хезмәткәрләрнең яртысы диярлек – мигрантлар. Эшче көчләр җитмәгәч, чит ил гражданнарын җәлеп итәргә туры килә. Без күпмилләтле республикада яшибез. Диаспора җитәкчеләре белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Бүген чит илдән килгән гражданнар да район тормышында актив катнаша. Спорт, мәдәни-күңел ачу чараларын калдырмыйлар. 

– Авыл хуҗалыгы тармагы буенча төп инвесторыгыз кем?
– Авыл хуҗалыгында төрле үзгәрешләр булды. “Вамин” һәм башка хуҗалыклар ябылгач, җирләрне “Август” компаниясе сатып алды. Бүген 10 мең гектар җирдә игенчелек белән шөгыльләнәләр. Районга 2,5 миллиард сум инвестиция керттеләр. Россиядә тиңе булмаган орлык заводы төзеделәр. Шушы заводтан чыккан орлыклар республиканың төрле районнарына тарала. Аннан тыш “Алан”, “Игенче”, “Агролак” хуҗалыклары да уңышлы эшчәнлек алып бара. Елдан-ел фермалар төзеп, техниканы яңартып торалар. 

– Айрат Гыйльванович, сез спортка да битараф түгел. Шулаймы?
– Мәктәптә укыган вакытта ук көрәш белән шөгыльләндем. Белемем буенча да мин физик культура фәне укытучысы. Хезмәт юлын туган авылыма кайтып, тренеп булып эшләп, балалар укытып башладым. Гомумән, республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында спартакиада уза. Спорт ярышларында бик теләп катнашабыз. Мин үзем футбол, волейбол, өстәл теннисы буенча ярышларда көч сынашам. Спартакиададан тыш, егетләр белән хоккей да уйныйбыз. Эштән соң, кичен башларны ял иттерү өчен тренировкага йөрибез. 

“Җырларга яратам”
– “Эш беткәч, уйнарга ярый”, – диләр. Буш вакытта нишлисез? 
– Вакытны дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Буш вакытны тренировкаларга йөрим. Моннан тыш, районда төрле фестивальләр оештырабыз. Узган ел Бөек Җиңүгә багышланган чара үткәрдек. Үзең күрсәтмичә, кешедән таләп итеп булмый. Үз коллективыбыз белән үрнәк күрсәттек. Мин җырларга яратам. 
– Тормышыгызны үзгәрткән кеше турында сөйләгез әле.
– Әле дә хәтерлим, миңа алты яшь кенә иде. Сәгыйть абый Гыйниятуллин кырда трактор белән җирне сукалый иде. Моннан тыш, үз теләге белән балаларны җыеп, көрәш түгәрәге оештырып җибәрде. Ул бездә спортка мәхәббәт уятты. Шөгыльләнгәч, нәтиҗәсе дә булды. Укыган вакытта яшьләр арасында ике тапкыр республика чемпионы булдым. Спорт өлкәсе буенча үсеш алу, укытучы һөнәрен алуда да Сәгыйть абый, Наиль абыйларның өлеше зур. 
– Иң яраткан мультфильм герое кем?
– “Ну, погоди!”. Газеталарда атналык программа басыла иде. Шул программада мультфильм вакытын кызыл белән сызып куеп, ул вакытка телевизорны көйләп көтеп тора идек инде. Ул вакытта көне буе мультфильм күрсәтә торган аерым телеканаллар булмады. Безнең өчен ул – тансык иде.
– Гел кабатлый торган мәкалегез бармы?
– “Эш сөйгәнгә, эш язган”, – дип әйтәм. “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк”, – дип тә еш кабатлыйм.
– Бер көнегез бөтенләй буш булса, нишләр идегез?
– Гаиләне онытырга ярамый. Көнем бөтенләй буш булса, алар янында булыр идем. Аллаһка шөкер, өч балабыз бар. Күбрәк алар әниләре белән, минем игътибар җитеп тә бетмидер. Безнең төп бурычыбыз – тәрбияле, иманлы балалар үстерү, шуңа гаилә белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырышам.
– Ирек, иминлек, гаделлек һәм тигез хокуклар. Бу сүзләр арасында кайсысы сезнең өчен беренче урында?
– Гаделлек. Мин, гомумән, гаделлекне яратам. Динебез дә безгә гадел булырга куша. Ялган иртәме, соңмы барыбер ачыла. Җитәкче булгач, бөтен кешегә ошап та бетеп булмый, таләп итәргә дә кирәк. Алар барысы да эш өчен сорала. Куелган максатны үтәмәү, эшне җиренә җиткереп эшләмәүне яратмыйм. Дөреслек, гаделлекне яратам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading