16+

Фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыруда иң актив районнар кайсылар? 

Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең иң мөһим бер инструтменты ул – илкүләм проектлары чараларын гамәлгә ашыру. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ике шундый проект гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренчә, фермерлар һәм кооперативларга ярдәм итү “Кече һәм урта предприятие субъектлары акселерациясе” төбәк проекты линиясе буенча бара. Проект өч юнәлеш буенча финанслана. 

Аның берсе – «Агростартап» грантлары. Быел конкурска 94 заявка килгән һәм грантларны барысы 68 фермер откан. Грантлар суммасы төрлечә: 1,5 дән алып 4 миллионга кадәр. Грант алучылар ярдәмендә җитештерелгән продукция күләме ел саен 8 процентка артачак дип уйланыла. Бу шулай ук тармак үсешенә зур йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте Наил Залаков матбугат очрашуында.

Икенче юнәлеш – авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү. Бу максатларга 208,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 
Фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыруда иң актив районнар дип ул Кукмара, Саба, Азнакай, Биектау, Сарман, Тукай, Түбән Каманы атады. Ә менә Чирмешән, Югары Ослан, Әгерҗе, Ютазы, Менделеевск, Зәй һәм Питрәч районнарыннан бер генә кеше дә сайлап алуда җиңмәгән. Нурлат, Мөслим, Балтач, Биектау, Лаеш, Кукмара районнары кооперациягә 1765 яңа кеше җәлеп иткән. Унбиш район, аерым алганда Әгерҗе, Апас, Актаныш, Әлки, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Питрәч, Спас, Сарман, Чирмешәндә кооператив хәрәкәтенә бер генә кеше дә кушылмаган. 
Өченче юнәлеш – «Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» чыгымнарын уртак финанслау. Моңа 4,5 миллион сум күчерелгән.

Компетенцияләр үзәге кече хуҗалыклар вәкилләре өчен даими нигездә мәгълүмати-консультация хезмәтләрен күрсәтү эшен алып бара. Түләүсез рәвештә конкурс нигезендә сайлап алуда потенциаль катнашучылар өчен бизнес-планнар төзелә.

–    Киләсе елга төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 407,7 миллион, шул исәптән 330,2 миллион сумны федераль бюджеттан юнәлтергә җыенабыз. Проект нәтиҗәләре күрсәткече булып фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары саны тора, бу күрсәткеч 86 берәмлекне тәшкил итәргә тиеш. Шулай ук копперативларга яңа 2182 әгъза җәлеп итәргә кирәк, – диде министр урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading