16+

Яңа мәчет ишекләрен ачты: изге йортта хәйрия җыю игълан ителде

Мәчет ачылу тантанасында җәмәгать белән өйлә намазы укылды, кунакларны кайнар пылау белән сыйладылар.

Яңа мәчет ишекләрен ачты: изге йортта хәйрия җыю игълан ителде

Мәчет ачылу тантанасында җәмәгать белән өйлә намазы укылды, кунакларны кайнар пылау белән сыйладылар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, аның өч төрле гамәле кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр: әти-әнисенә дога кылырдай бала тәрбияләп калдыру, башкалар  файдасын күрерлек эш башкару, хәерле гыйлем туплау» диелгән.

Сүзебез шундый изгелекләрнең берсе хакында барыр.

4 нче ноябрьдә Мари Иле республикасы Звенигово районы Шелангер авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга – «Әр-Рахман» мәчете ачылышы.

Совет чорында биредә ике кибет урнашканлыгы мәгълүм. 2000 еллар башында әлеге җирлеккә чит илдән бер мөселман кардәшебез күченеп килә һәм бу биналарны сатып ала. Аларның берсендә, мәчет булдыру нияте белән, кулыннан килгәнчә төзекләндерү эшен башлап җибәрә. Чыгымнар күп, җитмәсә, физик көч тә таләп ителә, эш тә сузыла. Тик Аллаһ ризалыгы өчен башлаган эшен ахырына җиткерү теләге зур булганлыктан, хыялының тормышка ашачагына ихлас ышана.

мәчеҗ. фото автора

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына димәктән, көннәрнең берендә Мари Иле республикасы мөхтәсибе Фәрид хәзрәт Шаһиев мөселман кардәшенә мәчет булачак бинаны һәм җирне мөхтәсибәткә тапшырырга тәкъдит ясый. Мөхтәсибәт исә үз өстенә барлык чыгымнарны күтәрүне һәм ремонтны оештыруны вәгъдә итә. Шул рәвешле, 2025 елның язында бина һәм җиргә хокуклар мөхтәсибәткә  тапшырыла. Ел ярым дәвамында мөхтәсибәт, Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды һәм мөселман берләшмәсе меценатлары ярдәмендә  биредә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

мулла. фото автора
Мәчетнең имам-хатыйбы Марат хәзрәт Зәитов

Мәчет мәйданы 190 кв м тәшкил итә.

150 гә якын кешене сыйдырышлы мәчеттә ир-ат һәм хатын-кызларга намаз уку бүлмәләре, имам кабинеты, уку бүлмәсе, ашханә, тәһәратханә бар. Шелангер бистәсе «Әр-Рахман» мәчете имам-хатыйбы вазыйфасына Марат хәзрәт Зәитов билгеләнә. Мәчет ачылышы тантанасы Коръән уку һәм дога кылудан башланды.

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәрмен дигән. Безнең мәчетебез хәдистә китерелгән кош оясын хәтерләтә дә инде. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә Раббыбызның рәхмәте яусын, ‒ дип чыгышын башлады Мари Иле республикасы мөхтәсибе Фәрид хәзрәт Шаһиев. ‒ Әлхәмдүлилләһ, күп эш  башкарылды.

Әйтик, документларны рәткә китерү генә дә шактый вакытны алды. Башлаганда, бер карашка, гади генә проект иде. Фәнил кардәш төзүче күзлегеннән аңа бәя биргәч, тәкъдимнәренә колак салып, эшне тагы да камилләштерергә кирәклеге ачыкланды. Проект кыйбатланса да, аның мөһимлеге аңлашыла иде.

Тамчыдан күл җыела диләр. Берәүләр акчалата булышса,  җылы идәнгә, түшәмгә һәм башка төзекләндерү эшенә материаллар сатып алу, электр уздыру, җылы идән җәю, түшәм ясау, сигнализиция уздыру, очсыз хакка ремонт эшләрен оештыруда катнашучылар, ремонттан соң җыештыруда ярдәм итүчеләр дә табылды. Эш акрын барса да, нәтиҗәсен бүген күрәсез. 

мәчет. фото автора

Хәзер исә мәчетебезне эчтән бизәргә: дәресләр, вәгазьләр һәм динебезне өйрәнүне оештыру мөһим.

Монда балаларыбызга үз диннәре турында белем туплап, дөрес әхлакый тәрбия алырга насыйп булсын. Мәчетебез ишекләре һәркемгә ачык. Аллаһ йортына мөселманнарыбыз эзе суынмасын, көн дә азан әйтелеп, биш вакыт намаз укылсын, яшьләребез дә, өлкән буыныбыз да дингә тартылсын иде!»

Фәрид хәзрәт Шаһиев Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Аграр сораулар буенча комитет рәисе урынбасары С.И. Казанковтан ирешкән хөкүмәт телеграммасын укыды: «Сезне һәм Мари Иле Республикасы мөселманнарын Шелангер бистәсендә мәчет ачылуы белән котлыйм. Бу бәйрәмнең Халыклар бердәмлеге көне һәм Мари автономияле өлкәсе төзелү көне белән туры килүе символик мәгънәгә ия.

мәчет. фото автора

Республикабызда төрле халыклар тату һәм килешеп яши, бер-берсенә хөрмәт күрсәтергә һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә омтыла. Коръәндә әйтелгәнчә: «Ә Без сезне бер-берегезне белер өчен төрле халыклар һәм кабиләләр булып ясадык». «Игелек кылуда бер-берегезгә булышыгыз», «яхшылык кылырга ашыгыгыз» кебек бөек васыятьләргә тугры калыгыз. Сезгә чиста ниятләр, зирәклек, юмартлык, эшегездә һәм игелекле максатларга ирешүдә уңышлар, мәхәббәт һәм иминлек телим!»

Сәламләү сүзеннән соң җәмәгать белән өйлә намазы укылды. Очрашу ахырында кунакларны кайнар пылау белән сыйладылар.

мәчет. фото автора

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Мәчет ачылуы ‒ куанычлы хәл. Аллаһ йортына илтә торган сукмакны үлән басмасын, мәчет ишегендә йозак эленеп тормасын, гыйбадәт кылучыларын көтүдән мәчет эчен салкын бушлык сармасын иде. Шушы мизгелдән  биредә өммәтебезгә тугры хезмәт итәрлек эш-гамәлләр башкарылуын телибез.

мәчет. фото автора

Ремонт эшләре чыгымнарын каплар өчен һәм якын киләчәктә мәчеттә дини укулар, исем кушу һәм никах мәҗлесләрен уздыру, Рамазан аенда ифтарлар үткәрү өчен җиткелекле шартлар булдыруны күздә тотып, хәйрия сборы игълан ителә. Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән сәдака гомерне арттыра, кешене начарлыктан саклый, адәм баласының тәкәбберлеген бетерүгә дә сәбәп була. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кешеләр арасында иң юмарт зат саналган. Ул: «Минем Өхед тавы кадәр алтын тавым булып, өч көннән соң да ул тау кимемәсә, мин рәхәтлек кичермәс идем. Шул таудан, бурычымны капларлык бер динар калса, миңа шул җиткән»,-дигән (Әбү Хөрәйрадан).

Ландыш Фазыл

Автор фотолары

мәчет. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading