16+

“Һаман да тиенгә сатачакбыз”

Ярдәмне күбрәк алгач, җитештерү нәтиҗәләре дә югарырак булырга тиеш.

“Һаман да тиенгә сатачакбыз”

Ярдәмне күбрәк алгач, җитештерү нәтиҗәләре дә югарырак булырга тиеш.

Фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ничек итеп ярдәм күрсәтергә була? Ә булганнары отышлымы? 

Аз алалар, күп эшлиләр
Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек, төгәлрәге 44,3 проценты фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Әлбәттә, аларга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм эшкәртүгә субсидияләр, шул исәптән грантлар бирелә. Әмма, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров әйтүенчә, бу ярдәмнең күләме, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караганда, биш тапкырга азрак каралган. 

– Субсидия һәм грантларга 3 миллиард сум, ягъни агросәнәгать комплексына бирелгән 18 миллиардның 16,8 процентын алдык. Эре һәм урта предприятиеләргә 15 миллиард бирелде. Алар биш тапкыр күбрәк алган. Бу очракта эре һәм урта хуҗалыклар продукцияне дә биш тапкыр артыграк җитештерергә тиеш. Шуңа да без нәтиҗәлерәк эшләүчеләргә ярдәм күбрәк булырга тиеш дип саныйбыз. Кече хуҗалыкларны үстерүгә яңа этәргеч бирергә кирәк. Әйдәгез, бюджет акчаларын үзебез җитештергән продукциягә яисә нәтиҗәлелеккә пропорциональ рәвештә бүлик. Әлбәттә, акчаларның иң зур өлеше федераль министрлыктан, тик, минемчә, проблема хәл ителерлек, – диде ул фермерлар съездында.

Бер булсын, берәгәйле булсын
Дәүләт ярдәмен алуда да авырлыклар бар. Аларның һәрберсе өчен аерым йөрергә, кәгазь эшенә чумарга кирәк. Камияр Байтимеров, аны җиңелләштереп һәм берләштереп, бары тик бер генә субсидия, әйтик, бер гектар чәчүлек җирләре өчен генә булдырырга тәкъдим итте.  Фермерлар өчен бу тәкъдим чынлап та актуаль булып чыкты бугай, чөнки аңардан соң залдагылар каты итеп кул чаптылар. Съезд эшендә катнашкан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров аны анык итеп формалаштырып, хәл итү юлын карарга ышандырды. Сүз уңаеннан: министр фермерларның саны шактый азаеп баруга борчылуын белдерде. Узган ел яңа 38 фермер хуҗалыгы оешкан, ә 148 е ябылган. Моны анализлап, ябылу сәбәпләрен ачыкларга кирәк, диде ул. 

“Кукмара райпосы” директоры Илназ Зарипов авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперивлары өчен капиталь ремонт программасы булдырырга тәкъдим итте. Иске бинада эшлибез, ел саен аны ремонларга зур акчалар китә, узган ел гына 10 миллион сум акча тотылды, диде ул. 

Тукай районының яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермеры Минталип Миңнехановның оныгы Айдар Гайфуллин авылга кадрлар җитмәү проблемасына тукталды. 

– Тормыш бер урында гына тормый, авыл хуҗалыгы техникасы да заманчалаша, ә аларда эшләргә квалификацияле кадрлар җитми. Яшьләр авылга кайтсын өчен авыл кешеләренә карата мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк. Беренчедән, белгечләр өчен торак төзергә яки алар өчен найм түләргә. Икенчедән, авылга эшкә кайткан яшьләргә бер тапкыр 500 мең сум күләмендә акча бирергә. Моннан тыш, өч ел дәвамында төп хезмәт хакына өстәмә рәвештә 10 меңнән дә ким булмаган күләмдә субсидия бирү. Мәктәпләрдә авыл хуҗалыгы нигезләре предметын укыту яхшы булыр иде, – диде ул.  

Яшелчәчеләр очраша торган бер проблеманы да атап үтте. Бездә стандарт булмаган бәрәңгеләрне эшкәртә торган бер генә завод та юк икән.

– 700 чакрым ераклыктагы Чувашстанга бәрәңге заводына алып барырга туры килде. Ул безнең өчен чыгымлы гына булды. Җитештерү үссен өчен республика территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртә торган универсаль комплекс, әйтик крахмал заводы төзелсен иде, – дип мөрәҗәгать итте ул министрга.

“Моның белән килешмибез”
Камияр Байтимеров үзләрен борчыган тагын бер проблемага тукталды. Сүз фермер продукциясе агрегаторлары турындагы закон проекты турында бара. Агрегаторлар авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу, беренчел эшкәртү, саклау һәм сату белән шөгыльләнәчәк. Хөкүмәт шулай ук мондый оешмалар эшчәнлегенең бердәм таләпләрен һәм кагыйдәләрен билгели. Фермер продукциясе агрегаторлары функцияләрен гамәлгә ашыру буенча килешүләр төзү өчен оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе һәм кагыйдәләре Россия субъектлары тарафыннан билгеләнәчәк.

– Безгә әлегә кече хуҗалыклар продукциясен сатачак агрегаторлар турындагы законны тагалар. Бу «Россия авыл хуҗалыгын үстерү турында»гы федераль законга кертеләчәк. Без моның белән килешмибез, чөнки алар җитештерүче, эшкәртүче һәм сәүдә челтәрләре арасында арадашчы булачак. 2023 елда миңа һәм минем хезмәттәшләремә бу мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Думасында ике тапкыр чыгыш ясарга туры килде. Нәтиҗәдә, законны федераль советка яңадан карарга җибәрделәр, тик ул алдагысыннан аз аерыла.

Бу нәрсә була инде? Без җитештерәбез, эшкәртәбез, ә продукцияне кемдер сата. Арадашчыларны беләбез, ярты бәядән алалар да алып барып саталар.  Бу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өченме, әллә сәүдә челтәрләре янында булучылар өчен эшләнәме? Дәүләт моңа игътибар итсен иде. Продукциянең өстәмә бәясе продукцияне җитештерә һәм эшкәртә торган крестьянда калырга тиеш, – диде Байтимеров.
Марат Җәббаров та продукцияне сату проблемасын хәл итү өчен аны эшкәртү мөһимлеген ассызыклады. 

– Җитештергән чималыбызны эшкәртергә өйрәнмичә, аны һаман шул тиенгә сатачакбыз, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading