16+

Көрәш дөньясындагы күптән хәл ителәсе мәсьәлә хәл ителерме?

Казанда Россия көрәш федерациясенең еллык җыелышы узды. Җыелыш көрәш буенча иртәгә узачак Россия Кубогы ярышлары алдыннан үтте. Чарада Россиянең 42 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Казанда Россия көрәш федерациясенең еллык җыелышы узды. Җыелыш көрәш буенча иртәгә узачак Россия Кубогы ярышлары алдыннан үтте. Чарада Россиянең 42 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Әлеге еллык җыенлышта Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов катнашты, дип хәбәр итә Россия көрәш федерациясенең матбугат хезмәте.

Федерациянең вице-президенты Равил Ноугманов федерация эшчәнлеге хакында хисап тотты. Аның чыгышы 2025 елга планнар һәм 2025-2028 елларга көрәш үсеше планнарга багышланды. Утырышы барышында төбәкләрдән килгән вәкилләр дә хисап тотты.

Әлбәттә, утырышта кайбер үзенчәлекле хәлләр турында да сүз булды. Әйтик, теге яки бу төбәк көрәшчеләренең башка төбәкләр өчен көрәшүе мәсьәләсе (бу турыда күптән сөйләшәләр инде, хәл ителгәне генә юк). Бу адым башка төбәкләрдә көрәшне һәм көрәшчеләрне үстерү өчен дә эшләнә.  Әйтик, шартлы рәвештә Артур Зөлкәрнәев Татарстан чемпионатын ота икән, ул инде Россия ярышларында да Татарстан данын якларга тиеш булачак. Алай гына да түгел, хәтта чемпион калмаса да, Татарстан чемпионатында катнашкан көрәшче башка төбәк өчен көрәшергә тиеш булмаячак. Һәм бу Татарстан өчен генә түгел, башка төбәк көрәшчеләре өчен дә кагыйдә булырга тиеш. Әгәр дә инде Татарстан көрәшчесе Россия ярышларында башка регион өчен көрәшергә тели икән, ул Татарстан бәйгеләрендә катнашырга тиеш түгел. Әлеге кагыйдә ир-егетләр өчен генә түгел, ә яшьләргә дә кагылачак. Бу турыда аерым документ әзерләнер дип көтелә.

Һәм иң мөһиме: әлеге яңалыкларны 19-21 декабрьдә узачак Татарстан чемпионатында ук гамәлгән кертергә җыеналар дигән сүзләр йөри.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading