16+

Иң яхшысы дип саналган кырда да гектарына 24-25 центнер гына чыга

Эссе көннәр көзге культураларның өлгерүен тизләткән. Шуның белән бәйле рәвештә узган атна ахырында кайбер хуҗалыклар арпа суктырырга керешкән.   Ял көннәрендә синоптиклар вәгъдә иткән яңгырлар да яумады. Июнь аенда уртача 15 миллиметр гына яңгыр яуган, ә аның нормасы 60 миллиметр булырга тиеш.

Иң яхшысы дип саналган кырда да гектарына 24-25 центнер гына чыга

Эссе көннәр көзге культураларның өлгерүен тизләткән. Шуның белән бәйле рәвештә узган атна ахырында кайбер хуҗалыклар арпа суктырырга керешкән.   Ял көннәрендә синоптиклар вәгъдә иткән яңгырлар да яумады. Июнь аенда уртача 15 миллиметр гына яңгыр яуган, ә аның нормасы 60 миллиметр булырга тиеш.

Хәтерләсәгез, Татарстан Рәисе күрсәтмәсе белән 3 июльдә барлык районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 
Авыл хезмәтчәннәренең дә кәефе юк, корылык аркасында былтыргы уңышның яртысы гына булачак, дип борчыла алар.  

Узган шимбәдә Буа районында язгы арпаны суктырырга керешкәннәр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов әйтүенчә, уңыш гектарына 35 центнер чыга.

–    Узган елгы кебек үк әйбәт чыкмый уңыш, әмма елы өчен ярый. 10 мең гектарга якын шикәр чөгендере, 5 мең гектар кукуруз, 5 мең гектар көнбагышыбыз бар. Әлегә алар түзә, әмма яңгыр бик кирәк, – ди ул. 

Бодайны да бу атнада урдыра башларга исәплиләр. Анысының уңышы зур кырларда гектарына 35-40 центнер булыр дип өметләнеп торалар. 
Апаслылар да уракка чыккан. Арпа суктыралар. 

–    Иң яхшысы дип саналган кырда да гектарына 24-25 центнер гына чыга, – дип авыр сулап куйды Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. – Бодайның уңышы 20-25 центнердан да артмас кебек. Уңыш аз, әмма кышны узган елгы запас белән чыга алачакбыз. 
Зур хуҗалыклар үзләренә җитәрлек печән туплый алган, шәхси хуҗалыкларга гына җитеп бетми ди. Эсселек аркасында икенче бер проблема да борчый аларны. Горчица, көнбагыш, рапс кырларында корткычлар активлашкан. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә, республика кырларындагы вазгыять турында сөйләгәндә, терлек азыгы әзерләү эше дәвам итүен дә билгеләп үтте. 7 июльгә 359 мең гектар күпьеллык үләннәр чабылган – бу барлык мәйданнарның 95 проценты. 232 мең тонна печән, 1 миллион 124 мең тонна сенаж әзерләнгән. Тулаем республика буенча узган елгы терлек азыгының калган өлешләрен исәпкә алып, шартлы рәвештә бер баш терлеккә 20,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Иминият запасын исәпкә алып караганда, еллык ихтыяҗны тәэмин итү өчен тагын 19,5 центер азык берәмлеге әзерләргә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading