Кайсыбызның газиз баласын ялкаулыкка чыгарып, кеше янында хур итәсе килсен?!
Соңгы ике-өч елда бер нәрсәне читтән генә күзәтеп, вакыт-вакыт эчем пошып, вакыт-вакыт ачуым чыгып, шаклар катып, тел шартлатып йөрим әле мин, җәмәгать. Кемнәр өчендер әлеге күзәтүләрем әллә ни ис китәрлек вә ачу чыгарырлык нәрсә дә булып тоелмас, тик менә минем теңкәмә тия шул хәл.
Әлеге дә баягы мине гаҗәпкә калдырган ялкау шәһәр кешеләренең атна саен авылга кайтып, трай тибеп йөрүләре. И-и-и, эчем поша да инде шуңа. Шәһәрлеләр, авыз эчегездән мырлап, миңа сөзеп карарга ашыкмагыз яме.
Кайберләре җомга көн кич белән, машинадагы музыкасын бар көченә ачып куеп, килеп керә авылга мин сиңа әйтим. “Карагыз, күршеләр вә авылдашлар, кайтып киләм мин!” – дип сөрән салу кебегрәк кабул итәм инде мин моны. Рәхәтләнеп уйнап йөргән сабыйлар тавышын, кичке якта бер гәпләшергә дип капка төбенә җыелышкан ир-атларның авазларын күмеп киткән думбраның әле ким дигәндә якшәмбе кояш баеганчыга кадәр башны дөмбертәсен искә алу белән тагы да куркынычрак булып китә. Машина хуҗасының инде олыгаеп баручы әти-әнисенә булышырга әллә ни атлыгып тормавы көн кебек ачык. Хәер, эшне әти-әни күптән бетереп куйган ич инде. Музыка тыңлап, ял итмичә, авылдагы ялларны ничек кенә үткәрәсең ди тагын?!
Аннан, ватсаптагы статусларда да чагыла инде ул “ялкау” сортлы шәһәр кешеләренең ялларны ни дәрәҗәдә рәхәт вә бәрәкәтле уздырулары. Берәүләр, әнә, палатка корып, балык тотып, шашлыгын кыздырып, чәе вә мәе белән рухланып, су буенда төнгә калырга уйлаган. Авылның саф һавасын сулау кирәк анысы. Икенче берәүләр көнозын Чулман буенда комда кызынып ята, су керә. Җәйге табигать белән хозурлану да бик кирәкле гамәл. Өченчеләр исә барлык тыкрыкларны бер итеп, тынычлыкны бозып, авылны тузан исенә күмеп, югары тизлектә матайда җилдерә. Атна буе күрми торгач, авыл урамнарын матайда бер әйләнеп кайту да начар түгел. Ә тагын берәүләр, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырып, көнбагыш чиерткән җирдән, авылның узган-киткән кешесен статусына куеп: “Авылда рәхәт!” – дип яшәүчеләр рәтеннән. Авылда рәхәт, бәхәсләшмим. Үз кадереңне үзең белеп, атнасына ике көн туры килгән ялыңны күңелең теләгәнчә үткәрә алсаң, бигрәк тә. Сөенәм андыйлар өчен. Ялга кайткан балалары чын мәгънәсендә аяк тибеп ял иткәндә, бил бөгеп, эшләгән саен, һаман үрчеп торган эшләрен бетерә алмый азапланган әти-әниләрен чын күңелемнән кызганам, билләһи.
Кайвакытта авыл кешеләренә үзем дә аптырап куям мин: кар көрәү, бакча утау, бәрәңге өю, утын әзерләү, печән чабу кебек авыр эшләрне балалары ялга кайткач, бергәләшеп эшләп булмый микәнни соң ул? Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр иде, дип әйтүем. Капчык-капчык бәрәңгесен, чиләк-чиләк йомыркасын, эремчеген-каймагын алып киткәндә намусларына да көч килмәс иде. Ә болай, бер кызыгы юк. Син матайга атланып, я булмаса, палаткада төн кунып, өреп кабартылган көймәләргә утырып, балык каптырып йөр, ә әти-әниең эштән арына алмасын. Өлкәннәре дә сер булмаган була бит әле аның! Әзрәк чемнәрен тарта башласаң, “И-и-и, сау бәндәгә эш мени инде бу?! Ял итсеннәр рәхәтләнеп, яшь вакытта”, - дип кенә җаваплыйлар үзләре. Кайчак, ачулары чыкса да, сер бирмәгән булалар тагы! Бала бит! Кайсыбызның газиз баласын ялкаулыкка чыгарып, кеше янында хур итәсе килсен?! Ял итеп арыган балаларын тәмле ризыклар белән сыйлап, “Тагын кайтыгыз, балакайларым!” – дип, хәер-догалар кылып, озатып, алар күздән югалу белән, сулу алыйм дип, эскәмиядә утырып кала әни кеше.
Балачакта бер, я булмаса ике көнгә шәһәрдән ялга кайткан абый белән киленнең эш бетерә алмый тилмергәннәрен хәтерлим әле мин. Абый – бабай янында, килен әби тирәсендә кайнаша. Отпускларын да махсус урак өстенә – печән вакытларына туры китереп алалар иде. Җәен тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрнең санын киметү, әти-әниләренең эшен бераз җиңеләйтү булгандыр инде максатлары.
Шәһәрдән ялга кайтучы балаларын чын мәгънәсендә аяк терәп ял иттерү өчен барлык эшләрен эшләп куйган авыл кешесен кызганыргамы монда, әллә инде ялкаулык чире белән авыручы, әзергә-бәзер яшәүче шәһәр баласынмы? Әлеге сорауга һәркемнең үз җавабыдыр. Һәрхәлдә, эш беткәч, уйнарга ярый дигән әйтем киреченчә яңгырый кебек бу очракта.
Гүзәл Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар