“Мишә буе ямьле Питрәч ягы” дип, җырлый-җырлый, Казаннан нибары ярты сәгатьлек юлда урнашкан район үзәгенә килеп җиттек.
Башкалага бигрәк якын урнашкан инде ул. “Райүзәгең гүзәлме” проекты нәкъ менә Питрәч авылы тормышын яктыртырга килде. Әлеге район үзәгенә әллә кайчан барырга тиеш идем инде, чөнки ул үзем өчен дә аеруча кызыклы. Күп кеше әлеге җирлекне яшәү өчен сайлый, күпфатирлы йортлар да Питрәчтә яңгырдан соң гөмбә кебек үсә. Нәрсәсе бар икән бу авылның шулкадәр? Шул зур төзелешләр аркасында район үзәге үсеш алса да, бу җирле хакимияткә йөкләмә дә өсти, чөнки халык биргән сорауларга оператив рәвештә җавап бирергә кирәк, проблемаларны да тиз арада хәл итү таләп ителә. Вакытында юлын салу, мәктәбен һәм балалар бакчасын төзү, парклар һәм скверлар турында уйлау зарур.
Халык Питрәчкә күпләп күченә, күпфатирлы йортлар инде район үзәгенә кергәндә үк каршы ала. Бер якта инде рәхәтләнеп яшиләр, ә каршыда яңаларын төзиләр. Үземнең эшемне стела яныннан башлыйм бит инде. Юллар яхшы монда, зарланучылар юктыр дип уйлыйм. Шунда ук берничә йортның ишегалдына кереп чыктык, ярыйсы эшләгәннәр, иң мөһиме – машина кую өчен урыннар җитәрлек. Алга таба үзәк урам буйлап киттек, бер җирдә тимер хач куйганнар, баксаң монда тиздән чиркәү төзи башлыйлар икән. Аннан ерак түгел җәмигъ мәчете төзелеп беткән, хәзер аен куясы калган да, якын тирәсен матурлыйсы бар.
Питрәчкә кергәндә боз сарае кала, ул инде күптәннән эшли, анда йөрүче балалар күрше район һәм шәһәрләргә барып җиңүләр дә яулап кайта. Авылның үзәк урамы ошады, киң итеп ясалган, яндагы йортлар һәм биналар еракта урнашкан, юлга терәлеп тормый. Күптән түгел генә яңа асфальт та түшәлгән. Шунда ук өр-яңа ремонт ясалган мәктәпне узып киттек. Ул махсус хәрби операция барышында батырлык кылган Россие Герое Иван Додосов исемен йөртә. Район үзәгендә ике мәктәп һәм биш балалар бакчасы эшли, чират та зур, укыту да ике сменада алып барыла. Бу инде, алда әйтеп узганымча, зур төзелеш һәм халыкның Питрәчкә яшәргә килүенең бер галәмәте.
Гомумән алганда, бу начар хәл түгел, димәк авыл үсә, әмма килеп туган проблемаларны вакытында чишәргә кирәк. Район башлыгы Илһам Кашапов белән сөйләшкәндә, хакимият вәкилләренең әлеге сорау белән шөгыльләнүләрен аңладым. Баксаң, Питрәчтә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы биналарын төзү өчен җирләр әзерләнеп куелган инде. Монда халык тагын да артканчы аларны торгызып җитешү мөһим.
Иван Додосов исемен йөртүче мәктәптән ерак түгел түбәнлектә урнашкан парк янына җиттек. Кайчандыр Питрәчнең бөтен пычрагы шунда аккан, ә хәзер аны тәртипкә китереп, халык өчен җәмәгать урыны ясап куйганнар. Зур сәхнәсе дә бар, күп кенә район чаралары нәкъ менә монда уза икән. Янында гына бассейн эшләп килә. Ә аның каршында Җиңү паркы балкып тора. Биредә түбәле рәтләр бар, төрле ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыру өчен менә дигән урын дип чамаладым. Район үзәк хастаханәсе белән шифаханәсе дә ремонт кичергән, анда яңа бүлекләр ачылган. Ә биналарның артында пациентларның соравы буенча “Сәламәтлек” дигән парк төзегәннәр.
Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Шәйхисламов белән яңа микрорайоннарга да барып килдек. Халык бертуктаусыз шәхси йортлар төзи монда, яңа урамнар атна саен барлыка килә. Якында гына спорт комплексы эшли, түбә астындагы футбол манежы инде төзелеп беткән. Монда район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, күрше авыллардан да кеше бик теләп йөри икән. Йортлар балкып тора инде, ә менә җирле халык кайда эшли соң? Руслан Шәйхисламов әйтүенчә, көн саен Питрәчтән дүрт мең ярым кеше Казанга китә һәм кичен кире кайта.
Дөрес, якында гына тавык фабрикасы белән берничә предприятие бар, әмма алары гына барысын да эш белән тәэмин итү өчен җитми, ахры. Бу юнәлештә район хакимиятенә гамәлләр кыласы алда әле.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, Питрәчнең нәкъ үзәгенә дә килеп җиттек. Гадәттәгечә, монда безне җәяүлеләр өчен генә ачык булган зур мәйдан каршы ала. Бу тирәдә халык өчен кирәкле булган бөтен административ биналар урнашкан. Хакимият бинасы да, мәдәният йорты да, кинотеатр да шушы тирәдә сибелгән. Крайны өйрәнү музеена кереп чыкмыйча булдыра алмадым, чөнки авылга Питрәч исеменең ничек килеп эләгеү кызыксындыра. Директоры Ләйсән Шәйхетдинова сүзләренчә, борынгы заманнарда мондагы агачларда язын пестрец дигән гөмбә барлыкка килә башлаган.
Җирле халык аны Казанга сатарга алып бара торган булган. Аларны шәһәр кешеләре күргәч: “Пестрецы приехали!” дип, кычкырганнар. Икенче версия буенча, бу җирлектә электән үк төрле кул осталары яшәгән, русча әйткәндә, “пестрый мастеровой люд”, шуннан чыккан булырга да мөмкин. Питрәч үзенең кызыл балчыгы һәм чүлмәкчеләре белән дан тоткан. Хәзергәчә Кощаково авылында кирпеч заводы эшләп килә. Борынгылык турында сөйләшеп алгач, иске авыл тирәләрен әйләндек. Монда да урамнар киң, чирәмнәрне чабып торалар, тротуарлары да бар. Ерак түгел Мишә елгасы ага. Аның янында Сабантуй мәйданы эшләнгән. Анда шәп кенә кафе бар. Гомумән, тамак ялгап алу өчен Питрәч уңайлы район үзәге булып күренде миңа, чөнки андый биналар монда 7-8 данә.
Район башлыгы Илһам Кашапов белдерүенчә, авыл халкы күбесенчә инфраструктура, су һәм юллар белән бәйле сораулар бирә. Алар буенча эшләп алып барыла, шулай да ныклап тырышасы урыннар бар. Әйтик, балалар бакчасындагы чиратларны бетерү һәм мәктәптә укытуны бер генә сменага калдыру – район хакимяте өчен зур бурыч булып тора.
- Ничә еллар дәвамында инде Питрәчне авылдан шәһәр тибындагы бистә итеп үзгәртү турында сүзләр бара, әмма әлегә без халык тарафыннан ризалык алмадык, чөнки бюджет өлкәсендәге кешеләр ташламалардан колак кагарга ммөкин. Тик, минем фикеремчә, без авыл статусыннан чыктык инде. Ел саен күпме торак куллалышка тапшырыла, яшәүчеләр саны артып тора, шуңа күрә район үзәгенең киләчәге зур, - диде Кашапов.
Комментарийлар