16+

Казанда «Казань за СВОих» форумы үтте

«Казань за СВОих» форумы фронтка ярдәм итү белән шөгыльләнүче 150ләп активистны, махсус хәрби операция өчен продукция җитештерүчеләрне, шәһәр предприятиеләре, оешмалары вәкилләрен берләштерде.

Казанда «Казань за СВОих» форумы үтте

«Казань за СВОих» форумы фронтка ярдәм итү белән шөгыльләнүче 150ләп активистны, махсус хәрби операция өчен продукция җитештерүчеләрне, шәһәр предприятиеләре, оешмалары вәкилләрен берләштерде.

«Казань за СВОих» («Казан үзебезнекеләр өчен») гуманитар форумында шәһәр мэры Илсур Метшин гуманитар оешмаларны, намуслы гуманитарчылар исемлеген һәм «Казан волонтеры» шәһәр медален берләштерәчәк Координация советы булдыру фикерен хуплады.

Шулай ук Татарстан башкаласында махсус таныклыклар кертү планлаштырыла, алар активистларга мәктәпләрдә һәм яшүсмерләр клубларында патриотик тәрбия буенча дәресләр үткәрергә һәм госпитальләргә барырга мөмкинлек бирәчәк. 

«Казань за СВОих» форумы фронтка ярдәм итү белән шөгыльләнүче 150ләп активистны, махсус хәрби операция өчен продукция җитештерүчеләрне, шәһәр предприятиеләре, оешмалары вәкилләрен берләштерде. Алар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Волонтерларга хәрби белгеч – публицист Даниил Безсонов рәхмәтен белдерде. 
«Своих не бросаем 16» хәрәкәтенә нигез салучы Анна Артемьева матурлык салоны хуҗасы булган, хәрби техника, махсус кием һәм фронтта булган кешеләрнең шартлары турында берни дә белмәгән. Махсус хәрби операция башлангач Анна Артемьева волонтерлык эшчәнлеген җәелдерә. Фикердәш дуслары белән бергә ул матурлык салоны базасында гуманитар ярдәм җыю игълан иткән, шуннан бу ярдәм зур бер хәрәкәткә әверелгән. Ике ел эчендә «Своих не бросаем 16» волонтерлары 500 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар ярдәм җибәргәннәр, анда яшеренү челтәрләре, коры ризыклар һәм башка бик күп нәрсәләр кергән.

«Zа Победу! Казань» («Җиңү өчен! Казан») төркеме 2022 елда Евгения Коцарь теләге белән төзелгән. Аның ире — хәрби хәрәкәтләр ветераны — МХОга киткән. Хатын-кыз баласы белән ялгызы калган, әмма, ул билгеләп үткәнчә, балачакта салынган ватанрәрвәрлек аны һәм күп кенә битараф булмаган казанлыларны берләштергән. Алар бергәләп маскировка челтәрләрен үрә башлаган, махсус кием ясарга, сугышчылар өчен азык-төлек сатып алырга керешкәннәр. Хәзер хәрәкәттә 80нән артык волонтер эшли икән. Оешма ике ел эчендә фронтка 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм, шул исәптән оптика, рация һәм башка техник чаралар җибәргән.

Хәрәкәт карамагында алты бина бар, ләкин җитештерү күләмнәре арта, шуңа күрә Евгения Коцарь мэрдан бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итүен, шулай ук йөк машинасы сатып алуда ярдәм итүен сорады. «Без тагын да күбрәк ярдәм күрсәтергә телибез, әмма безгә мобильлек җитми. Хәзер без махсус машиналарга заказ бирәбез, моңа, әлбәттә, күп акча китә», — дип уртаклашты ул. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан мэры кушуы буенча хәрәкәткә түләүсез нигездә Солидарность урамындагы бинаны тапшырганнар иде.

«Zа мирное небо» фондын гамәлгә куючы Тимур Эткеев махсус бүләк – «Казан волонтеры» медален булдырырга тәкъдим итте. «Иртәгә бездә Казан шәһәр Думасы сессиясе узачак, әйдәгез без шундый тәкъдим кертик. Бу тулысынча дөрес фикер, чөнки кешеләргә ярдәм итү мөһим. Һәм без бу тәкъдимне шәһәр дәрәҗәсендә тәкъдим итә алабыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» эгидасы астында Лысычанскка, Рубежноега гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча эш җайга салынган иде. Бу вакыт эчендә анда 1600 тонна гуманитар йөк – азык-төлек, төзелеш материаллары, җиһазлар һәм бу шәһәрләрдә тормышны торгызу өчен кирәкле барлык әйберләр төялгән 83 фура җибәрелгән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading