16+

Яңгыр булса, агроном да кирәкми. Игенчеләр быел уңыштан канәгать

Быел ашлыкның уртача уңышы – гектарына 47,3 центнер.

Яңгыр булса, агроном да кирәкми. Игенчеләр быел уңыштан канәгать

Быел ашлыкның уртача уңышы – гектарына 47,3 центнер.

Республиканың барлык районнары диярлек бөртекле культуралар җыюга кереште. Башлыча көзге бодай, шулай ук борчак, арпа һәм көзге арышны җыялар. Ашлыкның уртача уңышы – гектарына 47,3 центнер. Игенчеләр быел бик канәгать: ел уңышлы килде.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, иң беренчеләрдән булып урып-җыюга Буа, Зәй, Сарман районнары керешкән. Ә бөртеклеләрдән иң югары уңыш Тәтеш районында – гектардан 68 центнердан артык. Кукмара һәм Мамадыш районнарында 65 центнерга якын суктырыла.

– Табигать шартлары быел бик уңай килде. Иң мөһиме – яңгырлар булды. Көннәр яхшы торып, булган уңышны исән-сау алырга язсын иде, – ди Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин.

Арчалылар урып-җыюга 18 июльдә керешкән. Кырга иң беренче булып “Возрождение” агрофирмасы комбайнчылары чыккан. Элеваторга да тәүге ашлыкны алар китергән.

– Ашлыкның дымлылыгы аркасында, өч хуҗалык урып-җыюны башламый торган иде. Бүген алар да кушылачак. Кырларда 108 комбайн эшли. Читтән дә җәлеп итәргә булдык. Бер комбайнга 500 гектардан артык мәйдан туры килә. Аз да, күп тә түгел – уртача күрсәткеч. Әмма комбайннарга эшләргә авыррак. Июль башында яуган җилле яңгырлар игеннәрне бик каты екты һәм шуңа өстәп, дымлылык та югары. Бөртеклеләрнең дымлылыгы һаман да 20 проценттан артыграк. Игенне саклау өчен 14 процент булу кирәк. Шул сәбәпле киптерү процессы озая, – ди Ленар Абдуллин.

Элеваторлары үзләренеке, ул көненә 2,5 мең тонна ашлык кабул итеп, киптереп урнаштырып бара.

Мамадышта быелгы уңыш район тарихында рекорд куя. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Габдерәхимов әйтүенчә, көзге бодай гектарына 65 центнерга якын чыга.

– Беренче чиратта бу технологияне дөрес куллану, яхшы сортлы орлыклар чәчү, җирне вакытында эшкәртү, чирләрдән һәм корткычлардан саклау һәм әлбәттә яңгыр исәбенә ирешелде. “Яңгыр булса, агроном кирәкми” диләр бит, быел безгә яңгыр бик булышты. Колакларыннан тартып үстерде. Күпьеллык үләннәр өченче тапкыр чабып алуга җитешеп килә. 10 сантиметр булып үскәннәр инде. Июль ахырына шулай җитешүе – тагын бер рекорд. Сентябрьнең урталарына кадәр үссә, дүртенче тапкыр да чабып алырлык буладыр. Иң күбе без өч тапкыр гына чаба идек, анда да бик сирәк елларда.  Кукурузларның да биеклеге гадәти елдагыча түгел, 2 метрдан артты инде. Шаккатмалы ел быел, – ди идарә башлыгы.

Аграрийлар уенча, ике-өч атнадан урып-җыю эшләре иң югары ноктага җитә. Димәк, көзге чәчүне дә башларга кирәк булачак. 2026 ел уңышы өчен көзге чәчү планы 502 мең гектар каралган.

Районнарда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә терлек азыгы әзерләнә. 2024 елдан күчкән запасны исәпкә алып, халыкның терлек азыгы белән тәэмин ителеше 129 процент тәшкил итә. Әлеге юнәлештә Алабуга, Саба, Кама Тамагы, Кукмара, Баулы, Теләче районнары аеруча нәтиҗәле эшләгән, аларда тәэмин ителеш 150 проценттан артык.

Кайбер хуҗалыклар бәрәңге алу эшенә дә кереште. Буа районының Кишер Аксуы авылы фермеры Фирдүс абый Салаватуллин яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Аңа да шалтыратып, уңышы белән кызыксындык. Аның бәрәңге сата башлаганына инде ике-өч атна бардыр.

– Бәрәңге уңышыннан канәгать, гектарга 30 тоннага якын чыга, ә менә бәясе юк, сеңлем. Былтыр бу вакытта килограммын 30 сумга саттык, чират торып алалар иде. Быел 20 сумнан җибәрәбез, анда да алучы күп түгел, – дип борчуын белдерде ул.

Иртә яздан шулкадәр хезмәт куеп, шуның әҗерен дә күрәсе килә бит авыл кешесенең. Ничек кенә авыр булса да, ул туктамый эшеннән, халыкны ашатасы бар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading