Күз курка, кул эшли, диләр. Заготзерно бистәсендә яшәүче Берзиньшлар гаиләсе бернидән дә куркып калмаган.
Яшь гаилә берничә шөгыльне үз итеп яши.
Эйнар һәм Алина Берзиньш Апас якларына Яшел Үзән шәһәреннән күченеп кайткан. Бер белмәгән якларга килеп төпләнү үзе бер батырлык булса, бакчачылык, үсемлекчелек, кошчылык һәм азык җитештерү тармакларын берьюлы алып бару икенче сокландыра. Иң әһәмиятлесе – алар гаиләсендә 4 бала – өч егет һәм бер кыз үсә. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны тәрбияләргә, укытырга, төрле түгәрәкләргә йөртергә дә вакыт табалар. Шул ук вакытта йортта да төзелешләр дәвам итә.
Бер әтәч һәм биш тавыктан башланган авыл тормышы, әкрен генә җәелә бара.
– Үзебез һәм балалар табигый азык-төлек белән туклана башладык. Соңрак инкубатор алып, чебиләр чыгардык. Бройлерлар үстерү серләрен өйрәндек. Әкренләп аларның саны 400 башка җитте. Үзебез үстергән итне өй шартларында эшкәртергә өйрәндек, – диләр алар.
Бүген гаилә колбаса, тавык рулетлары, тавык, балык консервлары, тушенкалар, сыр ясый. Алар белән үзләре генә сыйланып калмый, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашлар белән дә бүлешә. Балалары да үзләре җитештергәнне ярата.
Хуҗа белән хуҗабикә, әле бик яшь булсалар да, шактый тәҗрибә туплаганнар, сәләтләрен үстергәннәр һәм булганы белән тукталып калмыйча, һаман да эзләнәләр, укыйлар, яңаларын булдыралар. Алар икесе гел бергә, бер фикердә, бер дулкында, бер-берсен тулыландырып, этәргеч биреп торалар.
Җыйнак кына аш бүлмәсендә кирәкле барлык җиһазлар көйләнгән, җайланган. Чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Җаен китереп эшләргә барлык шартлар да бар.
Хуҗалыктагы 35 сутый җирнең һәр карышы файдалы кулланыла. Күченүләренә 5 кенә ай булса да, алар инде күп эшләр башкарган. Бакчада 3 теплица куелган. Тиздән тагын бер теплица сафка басачак. Бакчада виктория аерым урын алган. Помидор, борычлар саф-саф тезелгән. Кыяр, кабак, кабачки – бар да уңыштан сыгылып тора. Бер теплицада кыяр һәм икенчесендә помидор үсә. Су исә трубалардан килеп, үсемлекләр тамчы юлы белән тукландырыла.
- Әле җиребезне арттырырга да уйлыйбыз. Теплицаның берсенә биек үсә торган эре помидор, икенчесенә вак-черри помидорлар утырттык. Өченчесендә кыяр үсә. 200 төп кыяр утырттык. Сыналган “герман” сортын ел саен үстерәбез. Быел “уран” дигәнне утыртып карадык. Тигез, матур кыярлар үсә. Кара җир булгач, ашламалар кертмәдек. Шулай да утыртып алдыннан профилактик чаралар күрдек. Җирне монокалий фосфат белән эшкәрттек, - ди Алина.
Борычларны да рәт-рәт, бер-берсенә якын итеп – 10 сантиметр саен утыртканнар. Үсентеләр уңышка күмелгән, аларның хәтта яфраклары да күренми.
Чәчәк үстерү серләрен дә яхшы белә гаилә. Үсентеләр өчен ишегалдында аерым теплица ясалган. Петунияләрне, викторияләрне биредә тамырландыралар. Петуния, бегония, катарантус нинди генә төсләре, төрләре юк.
Гаилә башлыгы Эйнар Берзиньш товар җитештерү өлкәсендә эшләгән, соңгы 8 елда җитештерү тармагын җитәкләгән. Алина үзе икътисадчы. Банк өлкәсендә эшләп бала үстерү ялына чыккан. Мөгаен, икесенең да һөнәр үзенчәлекләрен белүләре, эштән, авырлыклардан, ару-талудан куркып калмаулары аларны файдалы шөгыльләргә этәргән. Хуҗабикә үсентеләр утыртса, аларны тукландыру, корткычларга каршы көрәш тормыш иптәшенә йөкләнгән. Аш бүлмәсендә шулай ук, ир куллары да тик тормый.
– Өйдә ясауның әллә ни кыенлыгы юк. Сыйфатлы, табигый, чын иттән ясалган ризык ашыйсың. Иң элек итне ваклап турап, 12-14 сәгатькә маринадка (кара төелгән һәм исле борыч, 5 борычны берләштергән катнашма, коры сарымсак) салып торасың. Ул суыткычта тора. Аны төрү өчен коллагенлы пленкалар кулланабыз. Ул ашарга да яраклы. Пленкага паприка сибеп җибәрәбез һәм ныклап төрәбез. Пешерү өчен мичкә куябыз. Дымлылыкны да, температураны да карап торырга, игътибарлы булырга кирәк. Карап тормасаң, колбаса чыкмый. Андый чаклар да бар, - диләр алар.
Эйнар һәм Алина Берзиньшлар шәһәр шау-шуыннан, тыгымнарыннан соң, Апас җирлегендәге иркенлеккә, уңайлыкларга сөенеп бетә алмыйлар. Алар яңа танышларын, күршеләрен дә мактап кына телгә алалар. Балалар өчен уңайлы мәктәп булуына да шат алар.
– Халык кунакчыл, ягымлы, табигать матур. Тырыш халык яшәве күренеп тора. Без Апас районын сайлавыбызга бик шат, – диләр алар. 



Ләйлә Шиһабиева
Комментарийлар