Җитәкчелек кебек җитди вазифа да җыр-моңга комачауламый.
Җирлек башлыгы турында сөйләгәндә, күз алдына бетмәс-төкәнмәс хисаплар, утырышлар һәм документлар килә. Әйе, бүгенге язмабыз героеның көн тәртибендә буш сәгатьләр юк. Ул үзе дә: «Эх, тәүлектә кырык сигез сәгать булса икән!» — ди. Чөнки рәсми вазифаларыннан тыш, ул тыгыз графигында мәдәният өлкәсендә эшләргә дә вакыт таба.
18 ел — авыл ритмында Мәктәпне тәмамлаганнан соң, унсигез ел дәвамында туган авылы Күлбаш мәдәният йортын җитәкләгән Гөлчәчәк Исмәгыйлева Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгәч тә, яраткан эшен дә, иҗат коллективын да ташламый. Чөнки бинасы нинди булуга карамастан, клуб — авыл халкын бергә җыеп, тормышны җанландырып торучы йөрәк ул.
Ә Күлбаш мәдәният учагы, кызганычка каршы, бик аяныч хәлдә. Әмма шуңа карамастан, биредә җыр-моң тынганы, күңелле яки тантаналы чаралар узмый калганы юк. Гөлчәчәк ханым туган авылының әле озак еллар гөрләп яшәве өчен бөтен җаны белән яна. Ул шундый җитди карарны унсигез яшендә үк кабул итә.
Түбәсеннән су тамса да... Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, югары уку йортына керү теләге белән Казанга юл ала. Имтиханнарны уңышлы тапшырып йөргәндә, Гөлчәчәккә әнисе авыл клубы мөдиренең эшеннән китәргә җыенуы турында әйтә. Кыз ике дә уйлап тормыйча, документларын читтән торып уку бүлегенә күчерә дә авылына кайтып китә. Шунда ул түбәсеннән су тамган, ишеге ябылып бетмичә, этләр һәм әтәчләр кереп йөрерлек хәлдәге клубны кабул итеп ала.
Туган авылын, үзе әйтмешли, «үлеп» яраткан яшь кызны мондый җитешсезлекләр генә куркытамы соң?! Бу 2007 елның 28 августы була. Шул көннән башлап бүгенгәчә Гөлчәчәк ханым иске клубта мәдәни-агарту эшләрен алып бара.
Район башлыгы урынбасары Денис Лулаков ярдәме белән тәрәзә-ишекләрне яңарталар, түбәсен алыштыралар. Әмма болар гына Күлбаш авылы клубын саклап калырлык түгел шул. Аның инде бер дивары да ишелеп төшкән. Яңа бина кирәк, ай-һай, бик кирәк! Төзергә вәгъдә итәләр дә, тик әлегә, ни сәбәпледер, эш барып кына чыкмый.
Шулай да, мәдәният йорты юк дип тормыйлар биредә: төрле бәйрәмнәрне, чараларны урамда булса да үткәрәләр.
Маскировка челтәрләре, шәмнәр, догалар, җырлар... — Бездә чын ватанпәрвәрләр яши. Үзебезнең гаилә, нәсел турында да шулай дип ышаныч белән әйтә алам. Авылны ничек тә саклап калырга тырышабыз. Хәзер Күлбашта — 330, Чүрчилдә — 198, Синтәктә — 37 кеше теркәлгән. Халкыбыз тырыш, уңган: терлек тоталар, басу эшкәртәләр. Яшьләрне дә авылда калдырасы иде, тик клубы да булмаган авылда аларны ни тотып калсын соң? Җәй буе балалар урамда йөри, ә кереп утырырлык урыннары да юк, — дип ачына Гөлчәчәк ханым.
— Өлкәннәр өчен чараларны мәчеттә оештырабыз, ә яшьләргә урын юк. Шундый шартларда да кул кушырып утырмаска тырышабыз. Ярым ишелгән клубта махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз өчен иң беренчеләрдән булып маскировка челтәрләре үрә башладык. Моның өчен махсус Казанга барып, челтәрләрне нык һәм дөрес итеп үрү серләрен өйрәнеп кайттым. Кукмарага барып, шәмнәр әзерләү тәҗрибәсе тупладым.
Унсигез ел элек оештырган «Авылым җәүһәрләре» иҗат коллективы белән репетицияләр ясап, җырлый-җырлый, Аллаһтан андагы ир-егетләребезне саклавын ялварып, матур теләкләр теләп эшләдек. Без ясаган челтәргә дошманның пилотсыз очкычы эләгеп, буталганын һәм унөч кешенең исән калуын ишеткәч, күз яшьләребезне тыеп калып булмады. Йөрәк җылыбызны кушып, догалар укый-укый башкарган хезмәтебез бит ул! Никадәр татлы ризыклар әзерләп, кирәк-яраклар җыеп озаттык. Исән-сау булсыннар, дөньяларга тынычлык урнашсын, барысы да гаиләләренә әйләнеп кайтсын иде.
Авыл традицияләрен саклап Җирлек башлыгының, Гөлчәчәк ханым үзе әйтмешли, атнасының башы да, ахыры да юк. Ул кешеләргә тәүлек әйләнәсе кирәк. Зур мәсьәләләр дә, вак-төяк эшләр дә аның катнашында хәл ителә. Әмма тәүлектәге сәгатьләр аз тоелуга карамастан, ул күңеленә якын клуб эшенә дә вакыт таба.
— Мәдәният тармагын ташлыйм икән, күңелем сула минем. Хәтта декрет ялында да өйдә утырмадым. Игезәк балаларым Мәрьям белән Мөхәммәтне 30 апрельдә таптым, ә Сабан туе үткәрергә кирәк иде — эшкә чыктым.
Җыр коллективымны яратам, аны берничек тә калдыра алмыйм. Балалар белән бергә егерме дүрт кешедән торган "Авылым җәүһәрләре«н гаилә ансамбле дип тә атарга була, чөнки анда барыбыз да туганнар. Егерме елга якын бер йодрык булып, теләсә нинди эшне күмәкләшеп башкарып, бер-беребезгә терәк булып яшибез.
Республикакүләм Сабан туенда, Казандагы төрле чараларда гел катнашабыз, Сочига, хәтта Себергә дә бардык. Халкыбызның традицияләрен, гармун моңнарын саклыйбыз. Безне Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та белә. Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтлебез, мөмкинлеге булганда ярдәм итеп тора. Әле менә икенче комплект сәхнә костюмнары, сафьян читекләр алып бирде.
Татар телевидениесендә дә булган бар: «Җырлыйк әле», «Дуслар җыелган җирдә», «Кәмит Җәвит» тапшыруларында катнаштык.
Авыл өчен янып яшим, эшлим. Чын ватанпәрвәр булмасаң, авылыңны чынлап яратмасаң, гаиләңнең ышанычлы терәген тоймасаң, нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел.
Ә җирлектә тормыш алга бара: юллар салына, төп урамга асфальт җәелде, утлар куелды. Дүрт авылга да яңа су башнялары урнаштырылды. Чишмәләрне карап торабыз. Карагуҗада суы улактан да агарлык итеп кое казылды. «Ипле» пекарнясы эшләп килә, анда бик тәмле икмәк һәм камыр ризыклары пешерәләр. Авылда оештырылган бәйрәм-чараларга иганәчелек итәләр. Депутатларыбыз да әйбәт, һәр эштә булышалар. Бүгенгесе көндә, шөкер, ут та, су да, газ да, юл да бар — яшә генә!
«Яшәтәсе килә бит!»: авыл башлыгының зур хыялы Гөлчәчәк ханымны тыңлап туймаслык. Авылы турында сөйләгәндә, аның киләчәге өчен борчылуы, таулар күчерергә әзер булуы сизелеп тора. Шәһәр егетенә кияүгә чыккач та, ирендә авылда төпләнү теләге уята алган хатын ул. Алай гына да түгел, каенанасы белән каенатасы да Олы Карагуҗага күченеп кайтып, йорт сала. Каенатасы авылда имам булып тора.
— Без ирем Алмаз белән авылда яши башлаганнан соң, унсигез яңа йорт салынды. Авылның кыл уртасында безнең өч йорт тезелеп тора: әниләрнеке, энекәшемнеке (ул да гаиләсе белән авылда яши, үз бригадасы белән йөреп эшли) һәм безнеке.
Теләге булган кеше авылда яшәп тә, эшен дә булдыра, тормышын да алып бара. Куркырга гына кирәкми. Безнең якларда өч коттедж бистәсе калкып чыкты. Димәк, яшьләр авыл ягына тартыла. Шулай да, инде бөтен яшәү шартлары, инфраструктурасы әзер, бай тарихы булган авылларга игътибар күбрәк булса иде. Яшәтәсе килә бит! — ди ватанпәрвәр җирлек башлыгы.
Күңелем кушканны эшлим Күлбаш авылындагы тузган мәдәният йортында егерме елга якын эшләгән Гөлчәчәк Исмәгыйлеваның Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы кебек җаваплы вазифага килүе үзе өчен дә көтелмәгән хәл була. Ике ел элек авыл Советы җитәкчесе декрет ялына киткәч, Гөлчәчәкне секретарь итеп куялар. Башта бик теләмичә генә керешкән эшенә ул бүген инде башы-аягы белән чумган.
— Минем өйдә утырганым да юк. Үзем машина йөрткәч, бөтен җиргә өлгерергә тырышам, чабам. Яшел Үзән районында «Татар гаиләләре» иҗтимагый оешмасын җитәкләгәнлектән, аның белән бәйле чараларда катнашу, эшчәнлеген алып бару да минем өстә. Әйтәм бит, тәүлектә кырык сигез сәгать булса, ничек шәп булыр иде! Һичьюгы, телефоным бер минутка да туктап тормый, килгән барлык смс-хәбәрләргә җавап биреп өлгерер идем, үпкәләмәсләр иде.
Эшем усалландыра торган, чөнки бөтен кешегә дә ярап, һәркем өчен яхшы булып бетеп булмый. Зарлана дип уйламагыз, һич юк, ничек бар — шулай сөйләвем генә.
Ирем Алмаз ерак юлларга йөреп эшли һәм өйгә атнага яки ике атнага бер кайта. Ул кайткан көнне безнең һәр минут алдан планлаштырылган. Ләкин минем эшләр аркасында анысы да барып чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә җәелеп бакча да утырта алмыйбыз, терлек тә асрамыйбыз — чөнки аларны карарга вакыт юк. Утыз җиде ел мәктәптә укытучы булып эшләгән әниемә рәхмәт, һәр җирдә аның ярдәмен тоям. Балаларым — алда әйтеп үткән унике яшьлек игезәкләребез дә, алты яшьлек Мәликәбез дә — авылның иҗтимагый тормышында кечкенәдән үк катнашып үсә, кирәкле булырга тырыша. Мәсәлән, сәнгать коллективыбызның читекләрен юу да алар өстендә. Мөмкинлеге булганда, ирем дә безнең белән чыгышларда катнаша, — дип, ачылып уртаклашты Гөлчәчәк ханым.
— Мин күңелем кушканны эшли торган кеше. Сүксәләр дә, сүкмәсәләр дә. Авыл халкы мине яратмый дип әйтә алмыйм, бүгенге көндә бик дус, бердәм яшибез. Алар да минем үзебез яшәгән җирлек өчен януымны күрә, булыша, күмәк эшләрдә битараф калмый. Рәхмәт!
Авылны аякка бастырырга тырышасы иде, үзем эшләгән чорда башкарылган эшләр калдырасым килә. Мәктәпкә ремонт, балалар мәйданчыгы, клуб кирәк. Авыл Советы бинасын күз ачып-йомганчы — ярты елда төзеп куйдылар, хәтта өстәл-урындыкларына кадәр әзер. Мәдәният йортын да шундый тизлектә корырга мөмкинлек табылсын иде дип телим. Аны авылыбызның мәдәни-тәрбия учагы итәргә, яшьләрне генә түгел, олыларны да җәлеп итәргә, балаларга дөрес тәрбия бирергә, бу дөньяга ни өчен туганыбызны онытмыйча, иманлы булып яшәргә иде.
Менә шундый гаярь ватанпәрвәр хатын-кызлар җитәкли хәзерге заманда авыл җирлекләрен. Гөлчәчәк Илһам кызы Исмәгыйлева — илебез буйлап санасаң, шундый көчле рухлы нәфис затларның бик күпләреннән берсе. Әмма ул башкалардан сәнгатькә гашыйклыгы, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау юнәлешендәге эшчәнлеге, авылын ихлас яратуы һәм аны яшәтү өчен хәленнән килгәннең (кайчакта, хәтта, килмәгәннең дә) барысын эшләргә әзер булуы белән аерылып тора. Уй-максатларың тормышка ашсын, Гөлчәчәк ханым! Җирлектә яңа йортларның, яшь гаиләләрнең артуын күреп сөенүләр насыйп булсын!
Комментарийлар