16+

Россиядә мөселманнар арасында нинди исемнәр популяр?

Россиядә мөселманнар яңа туган малайларга ешрак Мөхәммәд, Гомәр, Госман һәм Гали исемнәрен куша.

Россиядә мөселманнар яңа туган малайларга ешрак Мөхәммәд, Гомәр, Госман һәм Гали исемнәрен куша.

Кызлар арасында исә Хәдиҗә һәм Гайшә исемнәре киң таралган. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында сөйләгән.

Баш мөфти сүзләренчә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең исемнәре мөселманнар арасында аеруча популяр. Шул ук вакытта һәр халыкның үз туган телендә кулланыла торган традицион исемнәре дә бар.

Тәлгать Таҗетдин балага исем сайлаганда аның яңгырашына гына түгел, мәгънәсенә дә игътибар итәргә кирәклеген искәрткән.

«Исем кеше язмышына йогынты ясый ала», – дигән ул. Баш мөфти сүзләренчә, ата-аналар балаларын исем кушу өчен алып килгәндә, аларга исемнең мәгънәсен аңлаталар.

Мөфти шулай ук исемнең нәрсә аңлатуын белү мөһим булуын ассызыклаган.

Чыганак: РИА Новости.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading