16+

Явлаштау – мәчет манарасын саклап калган батыр авылларның берсе

Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең йөз еллыгын билгеләп үттеләр.

Явлаштау – мәчет манарасын саклап калган батыр авылларның берсе

Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең йөз еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу гадәти генә чара түгел, район һәм авыл халкы өчен бик мөһим бәйрәм, чөнки йөз ел эчендә мәчетнең бер тапкыр да манарасы киселмәгән һәм ул хәзерге көндә дә эшли. Татарстанның «Мәдәни мирас объекты» исемлегенә кергән Явлаштау мәчетенең юбилеен авыл халкы зурлап мәдәният йортында үткәрде.

«МАНАРАСЫ КИСЕЛМӘГӘН МӘЧЕТЛӘР БИК ӘЗ КАЛГАН ИНДЕ»
Бәйрәм Коръән укудан һәм дога кылудан башланды. Аннары сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар чакырылды. Татарстан Диния назәрәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Явлаштауны батыр халыклы авыл икәнен ассызыклады. 100 еллык бәйрәм аеруча дулкындыргыч икәнен дә әйтеп узды:

«Манарасы киселмәгән мәчетләр бик әз калган иде. Явлаштау – мәчет манарасын саклап калган батыр авылларның берсе. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Шундый заман килер, дин тоту күмер тоткан шикелле булыр – тотсаң пешерер, ташласаң сүнәр. Рәхмәт шул кешеләргә – динне башкаларга җиткерә алсалар», - дигән. Бу – шөкер бәйрәме. Хәзер бит шөкер итеп бетерә торган түгел, бөтен мөмкинлек тә бар. Барыбыз да телебез, динебез саклануын тели, алар саклансын өчен иң беренче чиратта балалар кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в әйтте: «Никахланыгыз, күбәегез, Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән горурланырмын», – диде. Балаларыбыз дөрес тәрбия алсыннар, милләтебез һәм динебез дәвам итсен өчен, галимнәр малайлар арасында Әхмәт, Мөхәммәт исемнәре күп булырга тиеш, дигән. Икенчесе – балаларыбызга дөньяви һәм дини гыйлем бирергә бурычлыбыз. Һәр нәселдә Коръән хафиз булдырырга тырышырга кирәк», – диде Җәлил хәзрәт. 

«МОНДА ТОРМЫШ ҖАНЛЫ ҺӘМ АКТИВ БУЛЫРГА ТИЕШ»
Явлаштау мәчете бик тарихи һәм уникаль булганлыктан, аның тышкы һәм эчке кыяфәтен үзгәртергә ярамый. Бу хакта Саба районының Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов үзенең чыгышында әйтте:

«Хәзерге көндә районыбызда 62 мәхәллә эшләп килә, Урта Нырты авылында мәчет ачылды, Сабаның үзәгендә дүртенче мәчет төзелеп килә. Мәчет төзетү бер эш, мәхәллә тормышы актив, җанлы булырга тиеш. Бу якларда дин көчле, яшьләребез дә бар – барыгыз бергә мәхәлләне кайгыртып торасыз. «Мәдәни мирас объекты» исемлегенә керү сәбәпле, аңа рөхсәтсез кадак та кагарга ярамый, чөнки ул безнең тарихыбыз. Эшнең асылы тышкы һәм эчке кыяфәтендә генә түгел, мөселманнарның анда йөрүендә, балаларга дини белем бирүендә», – диде ул мәчеткә истәлекле бүләк тапшырганда.

СЫНАЛГАН, ӘММА СЫНМАГАН
Бәйрәмнең беренче өлешендә мәчетнең тарихы турында сөйләделәр. Революциягә кадәр, 1871 елда, авылда мәчет төзелгән булган. 1922–25 нче еллар арасында Явлаштау мәчете янындагы хуҗалыкта янгын чыгып, дистәдән артык йорт һәм мәчет янып бетә. Мәчет янганнан соң, Чаллыда яшәүче Чистай ишаны Мөхәммәтхан Чиставига ярдәм сорап баралар, ул һәр хуҗалыктан бүрәнә җыеп салырга куша. Шуннан соң әлеге мәчет төзелә. 1929–31 нче еллар аралыгында берничә мәртәбә манараны кисәргә киләләр, авыл халкының сәнәкләр һәм көрәкләр белән коралланып, кисүчеләргә каршы чыгулары, манараны  саклап кала. Районда ике мәчетнең генә манарасы киселмичә калган: берсе – Явлаштау, икенчесе – Түбән Симет авылында. Халыкның бергәләшеп, күмәкләшеп, үз материаллары белән салган әлеге иман йорты  авылдашларның бердәмлеген, татулыгын, көчен күрсәтүче изге урын булган.

Совет заманында мәчет дәүләт тарафыннан китапханә һәм клуб буларак файдалануга тапшырыла. 1973 елда авылда яңа мәдәният йорты ачылгач, әлеге бина ябыла һәм “ятим” кала. Озак еллар ябык торганлыктан, ул ташландык хәлгә килә. 1989-92 нче елларда мәчет бинасы яңадан торгызыла, яңа ярым ай куела. Ниһаять, мәчет, нәкъ элеккечә, дин тотучы авылдашлар өчен, кабат, үзенең ишекләрен ача.

«КИЛӘЧӘК БУЫНГА НӘРСӘ ТАПШЫРАБЫЗ?»
Хәзерге вакытта Явлаштау мәчетендә имам-хатыйб вазифасын 2016 елдан башлап Инсаф хәзрәт Галимҗанов башкара. Ул мәчеттә актив тормыш өчен янып тора, Ураза, Корбан гаетләре дә зурлап үткәрелә, Җомга саен вәгазь укыла, Рамазан аенда мәчет тәравихка килгән халык белән тула, соңыннан инде бергәләп ифтарда җыелалар. Балалар һәм хатын-кызлар өчен дини дәресләр дә даими үткәрелеп тора. 

«Йөз еллыкны үткәрү аеруча җаваплы икән. Бүгенге көнгә кадәр динебезне саклап хәзерге буынга кадәр җиткергән әби-бабаларыбызга, бөтен вәкилләргә рәхмәт. Имам эше җиңелләрдән димәс идем, кайчан «Эшлисе килми» дип ташлыйсы килгән чаклар була, әмма ашка укырга баргач, берәр кеше: «Хәзрәт, Аллаһның рәхмәте булсын» дисә, канатланып китәм. Халыкның терәк булуы, ярдәме зур этәргеч бирә. Яшьләр китеп барса, авыл бушый бит. Бушагач, динебез дә зәгыйфьләнә. Ә киләчәк буынга без нәрсә тапшырабыз: буш авылны һәм мәчетнеме? Авыр чорда түзгән халык, рәхәт эзләп чыгып китмәгән. Мәчет ул мөәзин йорты түгел, ул авылыбызның төп нигезе», – диде Инсаф. 

БҮЛӘККӘ – КӘГЪБӘТУЛЛАҺ ҖӘЙМӘСЕ
Бәйрәмдә шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Татарстанның җәмәгать эшлеклесе Харис Камалиев та котлау сүзләрен җиткерде. Явлашта мәчетендә күп шәкертләр укыткан мөгаллим Райнур хәзрәт Газизов Хаҗдан алып кайткан Кәгъбәтуллаһ җәймәсен бүләк итте: 

«Мин биредә беренче елларны укытканда егетләргә «Сез бу авылны күтәрмәсәгез, беркем килеп күтәрми» дия идем. Хәзер инде күреп торабыз – яшьләр бик актив яшиләр. Авыл халкы бердәм булганда гына барысын да башкарып чыгарга мөмкин. Мәчетнең манарасы сакланып калуы да халыкның бердәмлеген күрсәтүче ачык мисал», – диде ул.

ЕЛАШТЫК ТА, УЙЛАНДЫК ТА
Бәйрәмнең икенче өлешендә тамашачыга мәдәни программа күрсәтелде. Авыл яшьләре «Җан белән сөйләшү» дип аталган театраль күренеш тәкъдим итте. Эчтәлеге буенча, диннән шактый ерак эшмәкәрнең зур сынаулар белән хак юлга килүе турында иде ул. Бу куелыш беркемне дә битараф калдырмады – залда утырган һәркем күз яшьләрен сөртте. Мөгаен, чараның күңелне нечкәртә, уйландыра торган мизгеле шул булгандыр. Мәктәп укучылары тарафыннан бию дә әзерләнгән иде. Хәтта катнашучы егет-кызлар да күз яшьләреннән тыелып кала алмады. Бу чын-чынлап авылда иманлы, аңлы яшьләр яшәгәненә мисал булды.

Мәчетнең юбилее уңаеннан, балалар бакчасында рәсем һәм мәктәп укучылары арасында хикәяләр конкурсы игълан ителгән. Бәйрәмдә һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Нәни балалар мәчет турында шигырь сөйләде, Раян Хаҗиев исемле сәләтле малай «Явлаштау» җырын башкарды. 
Сәхнәдә кече, яшь буын белән бергә өлкән буын да чыгыш ясады – Ринат Шамилов, Халисә Галимҗанова, Фәүзәт Ганиев мөнәҗәт укыды, Фәридә Фәйзрахманова шигырь сөйләде. Бәйрәм Адель Әхмәтовның сәхнәдә азан әйтү күренеше белән тәмамланды. Ир-атлар мәчеткә Өйлә намазын укырга юнәлде, ахырда инде барча халыкны сый-хөрмәтле өстәл табыны көтә иде.

Рәфидә Галимҗанова.
Гөлүсә Мифтахова фотолары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading