Эльвира Әхмәтҗанованы чын мәгънәсендә җиләкче дип әйтергә мөмкин. Җәйләрен ватсап статусларында көн саен диярлек җиләк була аның. Үзе әйтүенчә, җиләк кирәк булганга гына йөрми ул. Эльвира – табигать баласы, табигатьтән көч һәм илһам алып яшәүчеләрнең берсе.
- Җиләккә иркенләп барырга яратам, – ди Эльвира. – Дус кызларым, әни белән, термоска чәйләр ясап, ипиләр алып (ипи белән җиләк искиткеч тәмле), җиләккә барабыз. Җиләк бер сәбәп кенә инде. Җиләккә табигатькә чыгу, аңа соклану, ял итү, саф һава сулап кайтыр өчен барабыз. Көн эссе булса да, җиләк җыеп кайту бик рәхәт. Тик мин вак җиләк җыярга яратмыйм, кул аңа үрелми. Миңа эре һәм кызыл булсын. Җыйган җиләктән компот ясыйм, өйдәгеләр бик ярата. Әби исән чакта, җиләкне киптерә дә идек. Каенанам белән как та ясый идек.
Җир җиләгеннән пирог та пешерә Эльвира. Аны кабартып тормый торган чүпрәле камырдан әзерли. - 1 бокал сыеклык алам: яртысына – су, яртысына – сөт. Шуларга 2 аш кашыгы чүпрә, чама белән шикәр комы белән тоз һәм 4 аш кашыгы сыек май салам. Камырны ясау белән җәям, җиләк эчлеге салам һәм шунда ук алдан бераз җылытылган духовкада пешереп алам. Бу тиз генә пешереп ашар өчен әйбәт, икенче көнгә камыры катарга мөмкин, – дип сөйли Эльвира. – Элек әбекәйләр җиләк пирогын ипи камырыннан пешерәләр иде, нык тәмле була иде ул – ачкылт, кырыйларыннан тәмле булып агып чыга.
Җиләкне күпләп туңдыргычка да тутырып куя ул. Аннан кыш көне желе да ясый. Чистарткан җиләкне контейнерларда катыра да, кибет каймагына шикәр комы һәм желатин салып, болгатып куша. Нәфисә Иванова да – җиләкче. Моның шулай икәненә былтыр төшкән фотога күз салуга инанансың.
- Без бит инде кечкенәдән җиләк җыеп үскән кызлар, – ди ул. – Җиләк жыюны яратам, ел саен йөрим. Бармыйм дисәм дә, ничек инде бармыйсын ди! Ул бит үзенә күрә рәхәт. Чиләк тутырып, авыл урамыннан кайтулары ничектер горурлык та бит әле ул. Эле кайчакта, кеше очрамаса, ничектер күңелсез, эх, кеше күрмәде инде җиләкләремне, дисең. Кызларга да сөйләп көлдерәм – бер кеше очрамады, җиләкләремне күрмәделәр дип. Быел да барган Нәфисә апа җиләккә – үзләре яши торган йорт янындагы тау битенә.
- Быел җиләк күп, ләкин бик пешеп җитмәгән әле. Башка елларны барган җирләргә бераз соңрак барырга нияләп торабыз, – ди ул. Нәфисә апа җиләкне киптереп тә куя, аны кыш көне чәйгә салып эчәләр.
- Башта мин җиләкне, иң беренче, пирог өчен җыям, аннары – кайнатмага. Тик җиләкне кайнатмыйм. Ит тарткычтан чыгарам да, шиккәр комы белән бутап, контейнерларга тутырып, туңдыргычка куям. Кыш көне ачып җибәрсәң, яңа җыйган җиләк исләре чыга, шулчаклы тәмле, – дип. тәэсирләре белән уртаклашты Нәфисә Иванова.
Комментарийлар