Кибет киштәләрендәге ипинең чын бәясен без еш кына аңлап та бетермибез.
Аны җитештерү өчен күпме көч куелуын, күпме чыгым тотылуын күз алдына китерү дә кыен.
Игенченең хезмәте һәм уңышы үзеннән генә тормый. Техниканың төзек булуы, һава шартларының уңай килүе дә мөһим. Җир кешесе кайчак яңгыр көтә, кайчак, киресенчә, кояшлы көннәрне тели. Әмма табигать һәрвакытта да аның теләгенә буйсынмый. Боларның барысы да — игеннән икмәккә кадәр сузылган озын юлның бер өлеше.
Без исә кибеттән әзер ипине сатып алабыз.
Сайлана-сайлана алабыз: бүген киштәләрдә икмәкнең төрлесе бар, һәркем үзенә ошаганын таба ала. Бәяләре дә төрле. Еш кына ипигә бәя артуын әллә ни сизмибез дә, чөнки ул — көндәлек табынның аерылгысыз өлеше.
Белгечләр әйтүенчә, күпчелек төбәкләрдә икмәк башка азык-төлек продуктлары белән чагыштырганда артык кыйммәт түгел. Ашлык бәясе төшүе дә икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе бәясенә әллә ни йогынты ясамаган. Росстат мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренең ваклап сату бәясе 10,3 процентка арткан. Июль аенда бер килограмм икмәкнең уртача бәясе 124 сумга җиткән.
Ашлыкның эчке базардагы бәясе төшүен сатып алучылар гына түгел, эшкәртүчеләр дә сизми диярлек. Чөнки икмәк комбинатлары һәм икмәк пешерү цехлары ашлыкны турыдан-туры сатып алмый, аны он тарту предприятиеләре аша ала.
Он бәясенә ашлыкның үзкыйммәтеннән тыш, энергия ресурслары, логистика, хезмәт хакы, салымнар, җиһазларны ремонтлау һәм кредитлар буенча чыгымнар да керә. Шуңа күрә икмәк җитештерү — катлаулы һәм күп энергия таләп итә торган процесс. Димәк, ашлыктан онга кадәрге юлның үз чыгымнары шактый зур.

Икмәк бәясендә онның өлеше күпме соң?
Продукция төренә карап, ул 18–20 процент тәшкил итә икән. Гадәттә, кискен бәя үзгәрешләре булмаса, бу күрсәткеч тотрыклы кала. Шуңа күрә он бәясе сизелерлек төшкән очракта да икмәкнең үзкыйммәте шул ук күләмдә арзанаячак дип көтәргә кирәкми.
Чөнки икмәк җитештерүгә башка тармакларның да йогынтысы зур. Юл чыгымнары, хезмәт хакы, ягулык-майлау материаллары бәясе дә исәпкә алына. Быел логистика өлкәсендәге кыенлыклар да үзен сиздергән. Ерак араларга продукция илтеп җиткерү чыгымнары арткан. Икмәк — күләмле товар, аны транспортка чиксез күп итеп төяп булмый. Икмәк ташучы машиналар йөртүчеләрнең җитмәвен, запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнүен дә исәпкә алсак, хәлнең катлаулылыгы аңлашыла.
Икмәк пешерү өчен он гына кирәкми бит әле.
Шикәр, тоз, сөт, йомырка, май, йөзем, көнбагыш орлыклары һәм башка чимал да кулланыла. Кызганыч, аларның бәяләре дә арзанаймый. Икмәкнең төрләре күп, һәркайсының үз рецепты һәм үз чыгымнары бар. Шуңа күрә аның бәясе дә күп кенә факторларга бәйле.
Икмәк пешерү предприятиеләренең рентабельлеге инде берничә ел түбән булып кала. 2023 елда ул уртача 3,6 процент тәшкил иткән, 2024 елда — 2,8 процент, 2025 елда исә 2,9 процент булган.
Сатып алу сәләте югары булган урыннарда, мәсәлән, миллионлы шәһәрләрдә, бу күрсәткеч уртача дәрәҗәдән бераз югарырак. Ә халыкның сатып алу мөмкинлеге түбән булган төбәкләрдә кайбер җитештерүчеләр хәтта зыянга эшләргә мәҗбүр.

Моның төп сәбәбе — чыгымнарның даими артуы.
Россиянең күпчелек төбәкләрендә икмәк башка азык-төлек товарлары белән чагыштырганда һаман да чагыштырмача арзан санала. Гаилә бюджеты мисалында да икмәккә тотылган акчаны башка көндәлек чыгымнар белән чагыштырып карарга мөмкин.
Шунысы кызык: Россиядә оннан әзерләнгән ризыкларны куллану күләме әллә ни үзгәрми, әмма кулланучыларның өстенлекләре яңара. Элек ватрушканы күбрәк яратсалар, хәзер башка төр камыр ризыкларына да ихтыяҗ арта. Ак һәм кара икмәкнең төрләре күбәйде. Элек горчицалы батон популяр булса, бүген лаваш, чиабатта һәм әче камырдан әзерләнгән икмәкне сайлаучылар да күп.

Кешеләр төрлелекне ярата, җитештерүчеләр дә ассортиментны киңәйтергә тырыша. Иң мөһиме — җитештерелгән продукция сатылсын, артык калмасын.
2026 елда кара икмәккә бәяләр 11 процентка, ак икмәккә 10 процентка арткан. Иң кыйммәтле икмәкне Чукотка автономияле округында һәм Сахалин өлкәсендә сатып алалар икән. Ә иң арзан ак икмәк Ингушетия Республикасында, кара икмәк исә Ненец автономияле округында сатыла.
- Ипи — көндәлек ризык кына түгел, ә игенчедән алып икмәк пешерүчегә кадәр бик күп кешенең хезмәте нәтиҗәсе. Кибет киштәсендәге һәр телем икмәк артында никадәр зур хезмәт һәм чыгым ятуын онытмасак иде.
Зифа Шәйдуллина
Комментарийлар