16+

Түләүсез дарулар, торак өчен ташлама: Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм дәвам итәчәк

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы балалары булган күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын саклап калырга тәкъдим итәләр.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы балалары булган күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын саклап калырга тәкъдим итәләр.

Бу хакта республика Юстиция министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге мәсьәлә Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советының эш төркеме утырышында каралган. Утырышны юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик үткәргән.

Закон проекты өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә кагыла. Бу очракта тәрбиягә алынган балалар да исәпкә алына. Социаль ярдәм алу өчен балаларның яше 18 яшькә кадәр булырга тиеш. Әгәр алар көндезге уку формасында белем алса, балачактан инвалид булса яки махсус хәрби операциядә катнашса, ярдәм алу хокукы 23 яшькә кадәр саклана.

Проект нигезендә, күп балалы гаиләләр өчен түбәндәге социаль ярдәм чараларын саклап калу күздә тотыла:

  • өч яшьтән алты яшькә кадәрге балаларны Татарстан Министрлар Кабинеты билгеләгән исемлек буенча дарулар белән бушлай тәэмин итү;

  • торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 процентын субсидияләү;

  • үзәкләштерелгән җылыту системасы булмаган йортларда яшәүчеләргә ягулык сатып алу чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү;

  • гомуми белем бирү оешмаларында укучы балаларның берсенә юлда йөрү өчен ата-ананың берсенә ай саен 120 сум күләмендә түләү бирү. Бу ярдәм бала укуын тәмамлаганчы, әмма 23 яшькә кадәр күрсәтелә.

Торак өчен компенсация социаль норма чикләрендә билгеләнә. Аның күләме торак фондының нинди төргә каравына бәйле булмаячак.

Закон проектында аерым очрак та каралган. Әгәр күп балалы гаиләдәге бала махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булса, гаиләнең социаль ярдәм чараларына хокукы сакланачак. Бу хокук гаиләдәге өлкән балага 23 яшь тулган көнгә кадәр гамәлдә булачак.

Әлеге закон проекты күп балалы гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәмне саклап калуга юнәлдерелгән.

многодетные. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading