Без бит икебез ике дөнья, икебез ике җиһан. Беребез – ут, беребез – су, беребез – боз, беребез – кипәтүк. Беребез бер гаиләдә үскән, икенчебез – икенчедә.
Гадәтләр, характерлар да төрле. Менә шул ут белән суны, боз белән кипәтүкне язмыш дигәнең йә урамда, йә клубта, йә юлда очраштыра да куя бит берзаманны. Кемнедер еллар буе бер-берсен сынаганнан соң, ә кемнедер яшен тизлегендә бер-берсенә ефәк җепләр белән бәйләп, бер түбә астына тормыш дигән киң диңгездә парлап ишкәк ишәр өчен дип кертеп җибәрә.
Ай-һай авыр беренче елларда, дөрләп торган утны су сибеп сүндерүләре, боз белән кипәтүкне бергә кушып талгын суга әйләндерүләре. "Мине бу бәндә белән нәрсә бәйли, дөньяда бүтән юллар бетмәгәндер бит, китим әле, үз сукмагымны эзләп карыйм, сукмакларны бу кеше белән кушу ялгыш булды ахры, гомер ахырына кадәр уртак юлдан барып булмастыр" дигән уйлар да килә башка. Шул уйлар белән капка келәсен күтәрәсең, тик капкадан аяк атлап якты дөньяга чыгарга сине нәрсәдер тотып кала. Әллә елаудан кызарган күзләрме, әллә...
Белмим инде, нәрсә тотып каладыр иң соңгы мизгелдә, бүтән мәңге бу капкадан эчкә кермәм дигән уй белән сул аяктан атлап капканы шартлатып ябып чыгып киң урамга чыгып китүдән. Ә киң урамга чыксаң... анда синең кызарган күзләреңне дә, сүнгән-сүрелгән күз карашыңны да мең күз күзәтә һәм сиңа "яхшылык теләп" киңәш бирүче мең кеше табыла. Сиңа кайсы сукмактан китәсен дә, кыз баланың чырасы кырык икәнен дә, берсе янмаса, икенчесе янасын да бөтен эшләрен ташлап аңлатып бирәләр. Менә шулай итеп аерылышып, соңыннан гомер буе үкенеп яшәүчеләр әзмени бу якты дөнья йөзләрендә?
Мондый чакта иң әйбәт киңәшче син үзең. Сабырлыгыңны учка җыеп, күтәрелгән капка келәсен кире төшереп, әкрен генә чирәмле ишегалдыннан бакча ягына чыгып, салкын су белән янган бит- күзеңне, кызган башыңны суытып, фикерләреңне бер йомгакка туплап кире өйгә керү.
Ә анда – синең дөньяң, ул бары тик синеке генә, кайда юып куйган, кайда җыеп куйган, кайда алып куйган, кайда салып куйган. Бөтенесе – синеке, бөтенесе син дигәнчә. Ә башка җирдә... синеңчә булмый ул, ул синеке түгел. Хәтта әти-әни йортында да син инде киселгән икмәк. Хатын-кызның чырасы кырык дисәләр д , беренчесе янмаганны, калганнарын сыный-сыный бер генә тапкыр бирелгән гомереңнең үтеп китүе дә бар. Иң әйбәте – утны су белән сүндерү, капканың теге ягына аяк атламыйча яши белүдә дә инде аның.
Ә савыт-саба һәркемдә шалтырамыйча тормый инде ул, әле ничек кенә шалтырый, кайвакыт челпәрәмә дә килә. Менә шул савыт-саба ватылып беткәннән соң ашны уртак коштабактан ашаган чаклар да була әле ул.
Менә шунда береңнең кашыгы икенчеңнең кашыгына бәрелеп китә дә, икең дә башларны күтәреп беренче тапкыр күргәндәй бер-береңә күз төшереп аласың.
...Гаеп итмәгез, дуслар, дөнья булгач, капканы кире ябып чыгып китүчеләр дә бардыр, аны яңадан ачып керүчеләр дә бардыр. Бу дөньяда һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Ә мин менә шул капка төбенә җиткәч, тышкы якка аяк атламыйча гел кире борылып өйгә кердем. Сәбәбе төрле чакта төрлечә булгандыр инде. Ә менә иң төп сәбәп – капка келәсен күтәрергә көчем җитмәде.
Минем Бәхтигәрәй малае тимерче малаймыни? Капка келәсен шуның кадәрле дә нык итеп ясаган, бер кул белән генә мәңге күтәреп ачармын димә. Ә икенче кул дисезме? Моны инде бер тапкыр да китәргә әзерләнеп капка келәсен күтәрмәгән кеше генә сорыйдыр. Икенче кулда төенчек инде, бу өйдән буш кул белән китеп барып булмый бит инде, бөтенләйгә киткәндә. "Капка келәсен генә ачып бир әле" дип иреңә дә ялынып булмый, көчсезлегеңне күрсәтеп. Әле генә көч-гайрәтең ташып яңа дөнья корырга китеп барышың иде бит.
Хәзер уйлап утырам-утырам да, бөтен хикмәт капка келәсендә икән дип уйлап табам. Аны ачып киң дөньяга чыксаң, сиңа "яхшылык теләп" киңәш бирүчеләр әй күп була шул инде. Сукмагыңның очын мәңге дә таба алмыйсың. Иртә белән капканы ачканда капка келәсенә гел рәхмәт әйтәм мин. Мин аны гомер буе ике кул белән күтәреп ачтым, шөкер .
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Комментарийлар
0
0
Дөп - дөрес
0
0
0
0
Шулай шул!
0
0