Җиләк җыярга кем генә яратмый икән?! Аеруча күп булганда. Халык та бит әнә сүзен тапкан, каен, җир җиләкләре күп булса “ятып”, кура җиләге күп булса “савып” кына җыя.
Каен җиләгенең “ятып” җыя торган урынына без дә тап булдык. Берничә ел элек, Питрәч районының бер авылыннан җир кишәрлеге алдык. Урман аланлыгы кебек җирне кишәрлекләргә бүлеп, кешеләргә саттылар. Беренче елда ук сатылып бетте, тик йорт салырга атлыгып торучы булмады. Үзебез дә кышын сатып алган кишәрлекне язын, җәен карарга гына килдек. Һәм бер килүдә ара-тирә каен җиләге яфракларына күз төште. Авылда үскән бала буларак, мондый вакытта түзеп торып буламы соң?
Бистә буйлап җиләк эзләп киттек. Бездән ерак түгел, 30 сутыйлы җир бар. Анда кергән идек, капкач-капкач җиләк яфрагы. Дүрт күз белән кызарганын көттек. “Ята-ята” әллә ни кадәр җиләк җыйдык. Беренче елда бездән кала бу урынга якын килүче булмады. Гомер күрелмәгән җиләкле булдык. Кечкенә генә урыннан су чиләкләре белән җыйдык.
Икенче елда җиләклеккә кемдер “ияләште”. Эхе, дибез, безнең кебек авылдан чыккан берәү биредән кишәрлек алган, җиләк яфраклары эзләп, бөтен бистәне “айкаган” инде дибез. Ул кешенең кемлеген соңрак кына белдек. Бөтен нәсел-нәсәбәләре белән килеп, җиләк җыярга керештеләр. Дөрес, аларга кадәр дә якындагы бакча кишәрлекләреннән берничә кеше килгәләде, әмма алар үзләре генә килгәч, җиләк кимү сизелмәде.
Йортлар калкып чыккан саен, җиләк җыярга яратучы иремнең дә күңелләре “төшә” башлады. “Эх, җиләк урынында тагын төзелеш башланды”, – дип салынган йортларны күреп эче пошты. Хуҗалары барлыкка килгәч, ул урыннарга кереп җиләк җыеп та булмый бит әле, урыннар елдан ел кими башлады. Һәм менә быел карап торган теге 30 сутыйлы мәйдан калды. Аллаһ рәхмәте, шул урынга хуҗаларының бер тапкыр да килеп караганы юк. Каен җиләген җыю бик авыр, моннан тыш аның кешедән “кача” торган гадәте дә бар. Узган ел күп булып утырган җирдә, икенче елда аның яфрагы да булмаска мөмкин. Йорт салмасалар ярар иде дип торганда, быел шул урыннан җиләк “качты”. Әллә көтү булып кеше йөргәнне яратмады, юк булды. Дөрес, кышка җитәрлек бераз җиләк булды үзе. Тик алдагы еллардагы кебек, чиләкләп җыя торган түгел.
Җиләк җыярга яратучы әни дә быел бер тапкыр гына килде. Көчкә-көчкә 3 литрлы чиләген тутырып кайтып киткәннән соң, башка килмәде. “Алдагы еллардагы кебек җиләк юк анда, булганына шөкер итәргә генә калды, башка урын тапсагыз чакырырсыз, килербез”, – диде әни. Якын-тирәдәге каен җиләге булырлык урыннарны аркылыга-буйга иңләп чыктык. “Ятып” җыярлык урын тапмадык. Булган урыннарга да инде күптән кеше кереп, “кырып-себереп” чыкканнар. Кеше җиләк вакытында тик тормый инде ул.
Каен җиләге җыярга яратучы кешеләр шактый. Мәшәкатьле, авыр булса да, шуны җыйганнан соң, күңелдә бер рәхәтлек биләп ала. Безнең күрше подъезда яшәүче бер ханым да иртә яздан кара көзгә кадәр урманда. Яшел Үзән районы урманыннан кайтып керми. Әле гөмбәсен, әле җиләген алып кайта. Бер көнне ир шаяртып кына безне дә алып бар әле дигән булган, мин кеше ияртеп йөрергә яратмыйм, үзем генә йөрим, дигән. Бөтенебез дә шундый инде. Җиләкле җиргә кеше ияртергә тырышмыйбыз.
Киләсе елга үзебезгә дә яңа урын табарга туры киләчәк. Тик каян, кешеләр тик тормый, кая гына барма, һәр җирдә халык җиләк җыя. Кемдер үзе өчен, кемдер сату өчен.
Илдар Ситдиков, Татарстанда беренчеләрдән булып җиләк үстерә башлаучы фермер:

– Мин 2012 елда Яшел Үзән районының Олы Яке авылында җиләк үстерү эшенә керештем. Шушы еллар эчендә Татарстанда һәм Идел буе төбәкләрендә җиләк үстерү белән шөгыльләнүче 150дән артык фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Бүгенге көндә илдә җиләк үстерү киң таралган икән, димәк, безнең башлангыч юкка булмаган. Беренче мәлдә беркем дә безнең басуларда җиләк үстереп буласын күзалдына да китерә алмады.
Соңыннан тәҗрибәбез белән кызыксына башладылар. Бакча җиләгеннән тотынган идек, хәзерге вакытта кура һәм каен җиләге, кызыл һәм кара карлыган үстерәбез һәм үз продукциябезне бөтен Россиягә озатабыз. Продукция сатып алучыларыбыз тарафыннан бик югары бәяләнә һәм без аларга, алар безгә рәхмәтле! Шул ук вакытта фермерлар өчен 1 млннан артык карлыган үсентесе үстерәбез. Быел үсентеләребез белән Үзбәкстан фермерлары да кызыксынды, аларга да биреп җибәрдек.
Без эшебезне башкаларга да өйрәтәбез. Шулай ук хуҗалыкта мәктәп укучылары һәм барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр уздырабыз. Менә икенче ел инде безнең хуҗалыкта глэмпинг эшли. Анысы да кирәк. Кеше ял итәргә дә, эшләргә дә тиеш. Аларга йортлар, мунча комплексыннан тыш, безнең басуларда үскән җиләкләр дә бик ошый, килгән һәркемне җиләк белән сыйлап җибәрәбез!
Алсу Садриева, Биектау, Кече Битаман:

– Без кечкенәдән җиләк җыеп үстек. Әллә шуңа, җиләк сезоны башлану белән күңел урманга тарта. Безгә урман бик якын, тизрәк шунда барасы, җиләк җыясы килеп кенә тора. Җиләк вакытында башка эш эшләмәсәм эшләмим, тизрәк урманга китәм. Сораучылар булганда сатам да. Каен җиләген бөтен кеше дә җыярга яратмый. Шуңа да сезон башланганчы миңа да җыеп бирерсең, дип алдан әйтеп куялар. Мине белүчеләр хезмәтеңне жәлләмичә ничек сатасың, аны җыярга бик авыр бит, диючеләр дә бар.
Әмма күпләп җыеп сатам, дип әйтә алмыйм. Туганнарга да күчтәнәч итеп бирәм. Бер елны җиләк күп елда 35 меңлек саттым. Өстәмә акча кергәч, ярап куя. Башкалар кебек, йөз меңләп сатканым юк. Җир җиләген исә бик аз сатам, сораучы булганда гына җыеп бирәм. Чыгып сатып йөргәнем юк. Безнең якта каен җиләге өлгермәде әле.
Урманда ул соңрак өлгерә. Тагын шунысы да бар, бер елны булган урында икенче елда булмаска мөмкин. Кайвакыт узган ел булган урыннарга керәсең, юк, кая киттең инде тагын дип әйткән чакларым күп. Хәзер урманнарда йөрергә дә куркыныч, аюлар, еланнар булгач шикләндерә, элеккеге кебек иркенләп йөреп булмый.
Фиргать Аймәтов, Чүпрәле, Кече Чынлы:

Безнең авылда халык егылып җиләк җыймый. Җиләк җыярга өйләнгәч кенә өйрәндем. Хатынымның авылы урман буенда урнашкан. Алар авыллары белән урманнан кайтып кермиләр.
Кара җиләкне (черника) 6-7 чакырым урман эченә кереп җыялар. Ул сазлыкта үсә торган җиләк, аны җыю бер дә рәхәт түгел. Нинди җиләк, гөмбә бар, барысын да җыялар, алар шуңа гадәтләнгән. Безнең якта җиләкне сатар өчен түгел, ашар һәм башкаларга күчтәнәч итеп бирер өчен җыялар. Алсуга ияреп мин дә җиләк җыярга керештем. Узган ел, мәсәлән, 12 чиләк җир җиләге җыйдык. Хатын быел аның кадәр җыймабыз, узган елгысы да бар әле, ди. Белмим.
Җиләк өлгергәч тагын фикере үзгәрергә дә мөмкин әле. Ул бит бала чагыннан җиләк җыя. Алсу кечкенә вакытта йорт салганнар. Шул вакытта иртән дүрттә торып, күрше апаларына ияреп җиләккә барган, осталарның беренче чәенә җиләк алып кайтып өлгерткән. Бу вакытта Алсуга 7-8 яшьләр тирәсе булган. Мин үзем нарат күркәсе кайнатмасын ашыйм, ул организм өчен бик файдалы. Кыш буе салкын тиеп авырганым юк. Май аенда алмагачлар чәчәк атканда җыябыз. Алсу кайнатмасын ясый. Быел махсус эштән сорап кайттым, 12 литр җыйдым, яртысын туңдыргычка куйдык, яртысыннан кайнатма ясадык.
Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.
Комментарийлар