16+

“Йөрәгемә тиде. Халык мал тотудан бизәчәк”

Кайбычта да бруцеллез табылган.

“Йөрәгемә тиде. Халык мал тотудан бизәчәк”

Кайбычта да бруцеллез табылган.

Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылындагы Айрат Пукачевның фермер хуҗалыгында терлекләр арасында бруцеллез чире табылган. Шәхси хуҗалыкларны да аямаган ул.

Республикада утыз ел күзәтелмәгән әлеге чир узган елның көзендә баш калкытып, Әтнә һәм Яңа Чишмә районнарында 6 меңнән артык терлекне юк итүгә сәбәпче булды. 

Узган атнаның ялларында бруцеллез чыганагы Кайбыч районында да табылган: шәхси хуҗалыкларда – биш сыер, фермер хуҗалыгында бер бозау зыян күргән. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Радик Сабирҗанов әйтүенчә, аларны юк иткәннәр. Авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы башка терлекләрне һәм фермерның калган 51 бозавын чалырга туры килә. 

Авылда карантин игълан ителгән. Утыз көн дәвамында калган терлекләрне дә тикшереп торачакбыз, бруцеллез табылса, аларын да юк итәргә туры килә, диде Радик Сабирҗанов. Бруцеллезнең ни сәбәпле килеп чыгуын әлегә белмиләр.

Иске Чәчкаб авылында күп еллар терлекчелек өлкәсендә эшләгән, зоотехник-ветеран Җәүдәт абый Гыйләҗевнең үз фаразлары. 

– Безнең авыл зур юл өстендә урнашкан. Ә юлдан терлек төягән машиналар гел йөреп тора, бәлки алар арасында чирле маллар да булгандыр. Авылның сыер көтүе шул юл янындагы үләннәрне ашый бит, – дип, тагын бер мәсьәләне күтәрде. – Әтнәдә авыру чыккач, малларны Дагестангадагы шундый терлекләр тапшырыла торган ит комбинатына озаттылар. Авыру сыерларны шунда кадәр зур юл узып алып барганда инфекция таралу куркынычы да бар бит. Махсус ит комбинатын безнең үзебездә генә ачарга булмыймы икәнни?  

Җәүдәт абый фермер өчен дә борчыла. Аның бозауларын гына түгел, сарыкларын да юк итәргә кушканнар, гәрчә аларда авыру табылмаса да һәм бозаулардан читтә торсалар да. 

– Бәрәннәре белән бергә кырыклап баштыр. Бер айлык бәрәннәрне дә калдырмаска ди. Менә шул йөрәгемә тиде, кан басымым күтәрелеп кайтып егылдым. Ярты елсыз терлек тотарга ярамый ди. Фермер нәрсә эшләргә тиеш хәзер? Авылда ферма да беткәч, шәхси хуҗалыктагыл маллар да кимегәч, халык мал тотудан бөтенләй бизәчәк, – ди Җәүдәт абый. 

Сүз уңаеннан: бруцеллез кешеләр өчен дә куркыныч. Санитария һәм ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү аркасында узган елны өч агропердприятиедә унөч кешенең бруцеллез белән авыруы ачыкланды, дигән иде Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең коллегия утырышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading