16+

Кат-кат гафу үтенгәннән соң, «төнге җеннәр» юкка чыктылар

Хәзерге көн студентларының белем алу, фән белән шөгыльләнү, ял итү өчен мөмкинлекләре чиксез. Әмма бер нәрсәдән мәхрүм алар. Көз җиткәч республиканың ерак бер авылына бәрәңге алырга җибәрмиләр аларны...

Кат-кат гафу үтенгәннән соң, «төнге җеннәр» юкка чыктылар

Хәзерге көн студентларының белем алу, фән белән шөгыльләнү, ял итү өчен мөмкинлекләре чиксез. Әмма бер нәрсәдән мәхрүм алар. Көз җиткәч республиканың ерак бер авылына бәрәңге алырга җибәрмиләр аларны...

Ә менә безнең бәрәңге алу белән бәйле сагынып сөйләрлек хатирәләр байтак.

Туксанынчы еллар башында без, педагогика уку йортының 2 курс студентлары, бөек Тукай шигырьләрендә дан җырлаган Арча якларына бәрәңге уңышы җыярга юл тоттык. Безне авыл читендәге мәктәп бинасына урнаштырырга булдылар. Кайчандыр балалар бакчасында нәниләр ябынып йоклаган одеаллар, саргаеп каткан матраслар, пружинасы өзелгән раскладушкалар тоттырдылар. Берничә атна монда яшәргә, эшләргә, зур уңыш алырга өметләнеп, һәркем үз урынын җайларга кереште: раскладушкасын җәйде, җәймәләрен тигезләде, ятып карады... Раскладушка кечерәк икән... Одеяло да... Тәпиләрне каплыйм дисәң, гәүдә туңа, өскәрәк тартсаң, аякларың тырпаеп торалар. Әле җитмәсә ул одеаллардан француз хушбуен бәреп егарлык «тәмле» исләр килә! Тырышканнар сабыйлар!

Ярый инде, «бер кичкә, кер мичкә» дигәндәй, гомер буе яшисе түгел, бер-ике атна гына. Шулай итеп, бер көн эчендә югары уку йорты студентлары бик матур колхозчы кызларга әверелделәр дә, куйдылар.

Һәр көн саф һава сулап, табигать белән хозурланып, таңнан торып эшкә китәбез, кич белән шау-гөр килеп кайтып керәбез.
Уңыш – шәп, кәеф – күтәренке. Каһәр, егетләребез генә юк! Тагы да күңеллерәк булыр иде! Әле ярый шул бер бригадир Фердинанд абый бар. Аның кишер төсендәге каскасын кыр башында күрү белән, кәефләр тагы да күтәрелеп китә. Иптәш бригадир бездән канәгать. Егерме биш чибәрнең шаяра-шаяра, җырлый-җырлый эшләүләрен рәхәтләнеп күзәтә дә, «матаена» атланып башка кырларга чыгып чаба ул. Иии, бөтенләй онытканмын, машина йөртүче егетебез бар ич әле!

Иртән кыюсыз гына күренсә дә, төшке аш вакытына безнең егетебез «өлгерә башлый», ә кояш офыкка төшеп югалганда тәмам «өлгереп җитә». Билгеле инде, шул «өлгергән» килеш руль артында җилдерә! Кызлар усал шаяра: «Үзе черт с ним, бәрәңгеләр генә исән-сау яшелчә складына төшеп җитсен!». Менә шулай бәрәңгеләребез «аякланмасын» дип, чиратлашып шофер егет янәшәсендә утырып йөрергә дә туры килә. Бер ялгансыз, вакыт-вакыт машина йөртүчебезнең күзләре йомыла, башы киселгән кәбестәдәй «егылып төшеп» киткәли. Әбиләр әйтмешли, Хозыр Ильяс юлдашыбыз булсын инде!

Хәлдән таеп эштән кайткач, клубка чыгарга әзерлек башлана. Кемдер юына, кемдер киенә, кемдер бизәнә... Авыл клубында рәхәтләнеп биеп туйганнан соң, кыр казлары кеби рәт-рәт тезелеп «туган нигезгә» - авыл читендәге мәктәпкә юл тотабыз. Артыбыздан кыюсыз авыл егетләре дә озата кайткалый. Безнең белән ишек төбендә таң аттырабыз дип өметләнмәсеннәр дә! Иртүк торып эшкә барасы бар! Теге кыюсыз егетләр (мескенкәйләрем) борыннарын шартлап ябылган мәктәп ишегенә терәп калалар, ә без теге «хуш исле» одеал астына чумабыз.

Көннәрдән-беркөнне гади авыл клубы тирәсендә авыл җире өчен ят булган кара төстәге «текә» машина пәйдә булды. Машина тирәсендә авыл егетләреннән киеме белән дә, үз-үзен тотышлары белән дә күпкә аерылып торган «җилле» егетләр бөтерелде. Без, һәрвакыттагыча, рәхәтләнеп биедек тә, көлешә-көлешә «өебезгә» кайтып киттек. Ишекләрне бикләү белән, өстәл артына тезелеп утырып, тәмләп чәй эчү процессы башланды. Җил-яңгырдан, егетләрдән курыкмыйбыз, «өебез» җылы, ишекләр бикле, кәефебез күтәренке. Ак ипи өстенә ак май ягып (төнге сәгать унбердә! менә сиңа диета!), күңелле вакыйгаларны искә төшереп тәмләп чәй эчәбез...

Шулай гөрләшеп утырганда, мәктәпнең без кереп йөри торган «запас» ишеге «дерелдәп» куйды. Без, май яккан ипиләребезне тоткан килеш, катып калдык, бер-беребезгә сораулы караш ташладык. Ул да түгел, ишек тагын бер кат «калтырады» һәм... ике якка ачыла торган зур, калын, бастырык белән бикләгән ишек, бусагаларыннан аерылып, гөрселдәп идәнгә ауды. Цемент тузаны күтәрелде, ут сунде, урындыклар мәтәлеп киттеләр. Егерме биш кыз, кыргый тавышлар чыгарып, тулай торак тараканнары кеби төрле якка сибелде...

Зур мәктәпнең караңгы коридорлары буенча, ярсып чапкан ат көтүе кеби, кызлар чабып узды. Кемдер ике якка ачыла торган ишекнең ачылган ягыннан чыгып алга йөгерде, кемдер, «Том һәм Джерри» мультфильмдагы мәче кеби, ябык ишеккә «сыланып» калды. Ник чабалар, кая чабалар, башка кызлар кайда?

Туктадылар, тирән итеп сулыш алдылар. Тынлык урнашты. Да, кыяфәтләр искиткеч: күзләр акайган, чәчләр тузган. Күпмедер вакыт узганнан соң ике катлы мәктәпнең төрле почмакларына сеңгән кызлар кире «йокы бүлмәләренә» юл тоттылар. Йокы бүлмәсендә теге күн курткалы, озын буйлы, киң җилкәле өч егет, үзләрен хуҗаларча тотып, ишекле-түрле йөренә иде.

Берсенең янәшәсендә бияләй кадәр телен асылындырып бозау кадәр немец овчаркасы әйләнә. «Сезгә кунаклар килде, ә сез тиешенчә каршы да алмыйсыз!» - диде үзен шактый иркен тоткан егетләрнең берсе. Аңа каршы кемдер, телен көчкә әйләндереп, «Бу безнең йокы бүлмәсе, безгә йокларга вакыт, чыгыгыз, зинһар» ди. Кемдер елады, кемдер калтырады. Чистай мишәре: «Кыз, кофтамны ялый бит» дип, бер бозау-эткә, бер миңа карады. «Шыңшыма, зинһар, кофтаң кадерлеме, үзеңме?!» дип, аның авызын бик тиз томаладылар. Бу егетләрдән ни көтәргә дә белмәгән кызларның башында бары бер генә уй бөтерелде «Бетүебез шушы икән...».

Күпме вакыт үткәндер – билгесез. Кызлар өчен бу вакыт аралыгы мәңгелек булып тоелды. Егетләр китте, «бозау» аларга иярде. Ни еларга, ни көләргә белмәгән кызлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, ни булганын аңлатырга, аңларга тырыштылар. Кемдер әле һаман күзләрен бер ноктага төбәп карачкы хәлендә утыра, кемдер һаман шыңшый иде. Ул төн шулай йокысыз узды. Күзгә йокы кермәде. Бу төнне исән-сау чыксак, иртәгә үк монда эзебез дә булмаячак дигән уртак теләк белән төн узды. Билгеле, урамдагы бәдрәф бүлмәгә күчте.

...Хәтерлисездер, һәр әкияттә дә диярлек матур кызлар, куркыныч дию пәриләре, җеннәр, батыр егет бар. Ул әкиятләр, белгәнебезчә, укучы теләгәнчә, матур тәмамлана. Безнең әкият тә шулай – без теләгәнчә, матур тәмамланды.

Иртәнге якта җимерелгән ишек янында «кишер каскалы» бригадир, ягъни «батыр егет» пәйдә булды. Теге юньсез «җеннәрне» тиз генә табып безнең алга бастырды. Кат-кат гафу үтенгәннән соң, «төнге җеннәр» юкка чыктылар. Ә кызлар, билгеле инде, куркыныч төш күреп уянган сылулар кебек, җырлый-җырлый бәрәңге кырына юл тоттылар. «Кишер каска» аларның «Эх, тәмле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге!» дигән җыр сүзләрен авыз эченнән кабатлап, «матаен иярләп» китеп барды...

Гадәттә, чит ил студияләрендә төшерелгән «ужас» фильмнарда «инде бетте» дигәндә генә тагын бер «җен» чыгып, «мин әле исән! мин әле тагын киләчәкмен!» дигән мәгънә белдереп тамашачыны исәрләндерә. Шуңа да мин андый шомлы, куркыныч чит ил фильмнарын карарга яратмыйм. Миңа халык әкиятләре күбрәк ошый...

Аларның тыныч, матур тәмамлануы, яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгуы, матур күңелле, яхшы кешеләрнең бәхетле яшәүләре миңа гына түгел, барыбызга да ошыйдыр, күрәмсең.

Хәзерге кызларның юлларында «коерыклы җеннәр», «явыз дию пәриләре», «албастылар» очрамасын иде, инде очраган икән, аларның коерыкларын боручы кыю, батыр егетләр һәрчак янәшәдә булсыннар дигән теләктә калам...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

 

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading