- Александр Далматов исемле режиссерны мин инде белә идем, кастингларына да йөрдем, ләкин ничектер һаман алмыйлар иде. Көннәрдән бер көнне Александр миңа үзе шалтырата. “Рәйхан, килеп кара әле. Алмазны да автор ролендә күрәсе килә” ди. Шулай үземне дә чакырды, Алмазны да күндерергә дигән “задание” бирде (көлә). Алмаз сериалда төшкәндә бөтенләй икенче яктан ачылды. Режиссёр, операторлар, төшерү командасы аңа гашыйк булды! Алмаз бит кинода беренче тапкыр төшә. Ләкин төшерү процессына ул шулкадәр тиз кереп китте. “Минем башымда йөз төрле картина, үземне берьюлы берничә ракурстан күрәм” дип әйтә иде. Ул шулай анализлап, үзенә һәрчак читтән карарга тырышып, бик җитди эшләде. Соңгы серияне без Туфан абый Миңнуллинның дачасында төшердек, аннары безнең белән аерылышырга теләмичә, бик моңсуланып кына саубуллаштылар. Безнең өчен бу искиткеч зур тәҗрибә булды. Кинода төшү миңа бик ошады. Беренче чиратта Алмаз өчен шат. Аны күндерә алуыма сөендем. Туфан абый дачасы, Нурихан Фәттах йорты, Мансур абый Гыйләҗевның йортында төштек. Шундый зур шәхесләр бит алар! Безне чакырганнары өчен командага бик зур рәхмәт!
- Кинода төшү шәп инде ул, дубльләр дә берничә булырга мөмкин. Ә театр – ул бит башка дөнья. Һәр уйнау өр-яңадан төследер. Артык бирелеп уйнап, аннары шул халәттән чыга алмаган ролең бармы?
- Үземдә андый әйберне бер дә күзәткәнем юк. Без хәзер шундый кызык вакытта яшибез бит. Мәсәлән, театрда иртә белән бер төрле, кичен икенче төрле спектакль. Шуңа монда “образдан чыга алмыйм” дип йөрергә синең вакытың юк. Иртән Шүрәле, кич Дездемона, аннары әле тагын кемдер була аласың (көлә).
- Күпчелек иҗат кешеләре һавада очып йөри, бу беркем өчен дә сер түгел. Ә синдә төплелек, җитдилек сизелә. Гаиләдән киләме ул? Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында тууыңа бәйлеме?
- Белмим дә инде. Төрлесе бардыр. Тугызынчы сыйныфтан соң мин театр училищесына керәм дип әтиемә ялындым, ул карышты. Әтием үзе шул мәктәпне узган кеше бит, шуңа уйлангандыр инде. Шулай да аны җиңдем һәм без гаиләбез белән театр училищесына киттек. Ул чакта училищеда эшләгән Кәримуллина Раушания Шәрифҗан кызы миңа бик озак кына карап торды, әмма бер сорау да бирмәде. Шулай бераз торгач: “Син, кызым, җиде үлчәп бер кисә торган кешегә охшаган. Музыка училищесына бар!” – диде. Мин күндем, музыка көллиятенә укырга кердем һәм анда керүемә бер дә үкенмим.
- Ә синең башлангыч музыка белемең бар идеме?
- Әйе, мин музыка мәктәбен тәмамладым, хорда җырлый идем. Миңа белем биреп, шәхес буларак формалашуымда зур роль уйнаганнары өчен барлык укытучыларыма да бик рәхмәтлемен. Көллияттә Римма апа Ибраһимова безгә шулкадәр күп дәресләр бирде, һәрьяклап үстерде. Хәзер күпләр эчтәлекне карап тормыйча, өстән-өстән генә җырлый. Ә Римма апа “Нәрсә турында җырлаганыңны аңлап җырла” дип әйтә килде. Күрәсең, ул инде шул чакта ук минем актриса булачагымны чамалагандыр. Училищены тәмамлагач әтием “Кызым, Фәрит абыең курс җыя, бәлки консультациягә барып карарсың” диде. Әтиемнең бу сүзләреннән мине ток суккандай булды. Шунда ук ризалаштым. Язмышымны театр белән бәйләргә теләвемне, мөгаен, шунда аңлаганмындыр. Берничә ел элек театр училищесына кермәү юкка булмаган, күрәсең. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Нәкъ менә Фәрит абыйга эләгүем бик зур мөмкинлекләр ачты.
- Кайберәүләр андый мөмкинлекне дә кулдан ычкындыра бит. Фәрит абыйга эләккәч тә, ул әле театрга алдылар дигән сүз түгел.
- Әйе, 4 ел дәвамында җигелеп укырга, эшләргә кирәк. Уку тәмамлангач та кайсыларыбыз театрда калуны безгә ахыргача әйтмәделәр. Инде чыгарылыш кичәсе дә үтте, ә җавап һаман юк. Без бит төркемдә ун кеше идек. Шулай итеп без 301 нче бүлмәдә җыелдык (Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинада – авт.). “Хәзер мине алмасалар нәрсә эшләргә?” дип эчтән борчылып утырам. Бу бит минем хыялым. “Без Камал театрына эшкә керергә тәкъдим итә алабыз... Рәйхан” диде дә, Фәрит абый миңа карады. Мин шунда шатлыгымнан үлә яздым, акылдан шашардай булдым!
- Ник икәнен үзем дә аңламыйм, ләкин еш кына сезнең курсның диплом спектакле “Беренче театр”дагы ролең искә төшә. Әкәмәт булган иде бит ул: кара тәнле Биби!
- (Көлә). Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты бугай ул. Галиәсгар Камал тексты мондый бит: “Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара”. Шулай язгач, без дә кара итеп ясарга булдык. Без дигәндә Фәрит абый, Айдар Җаббаровны әйтүем. Ул вакытта шундый асрау була алган бит инде, без аны шулай күз алдына китердек. Дөресен әйткәндә, шул рольгә кадәр мин йоклаганмын кебек, менә шунда гына уяндым. Төркемдәшләрем берсе бер яктан ачыла, икенчесе икенче яктан. “Мин кайчан ачылам инде?” дип каңгырап йөри башлаган идем (көлә). Нәкъ менә шушы комедия, кәмит Биби роле миңа бик туры килә торган булып чыкты бит. Хәзер андый ролем юк, ә минем тагын шундый комедиядә уйныйсым килә.
- Әле сиңа уйнарга да уйнарга... Шуңа борчылырга урын юк дип уйлыйм. Ә Камал театры репертуарындагы кайсы спектакльне һәр тамашачы карарга тиеш дип уйлыйсың?
- Беренче тапкыр “Тормышмы бу?”ны карагач үкереп елаган идем (“Тормышмы бу?” – Айдар Җаббаров Гаяз Исхакыйның берничә әсәрен берләштереп, 2018 елда чыгарган спектакль – авт.).
- Сәхнәдә синең өчен ниндидер табу бармы? Берәр нинди кабәхәт рольдән баш тартыр идеңме?
- Андый рольне киресенчә уйнар идем мин. Ул бит шулкадәр кызык! Алмазның “Рәшә” спектаклендәге роленнән соң бер тамашачы артыннан бик усал сүзләр әйтеп калган. Бу бит инде бик шәп уйналган дигән сүз. Алай ничектер уйлаганым юк бугай. Нинди генә роль булса да, ул бит тәҗрибә. Беренче чиратта, ул синең эшең, икенче яктан караганда, үзеңне яңача ачу, күрсәтү. Бу бит шундый кызык. Икенче бер мәсьәлә башымнан чыкмый әле: менә берьюлы 2 яки 3 спектакль чыгару ничегрәк була икән ул? Ярый, әлегә бездә андый ихтыяҗ юк, чөнки артистларыбыз җитәрлек. Ләкин залларыбыз да өчәү бит. Шулай килеп чыга калса ничек булыр иде икән? Мине хәзер шундый уй биләде әле.
- Музыка белемең була торып та, беркайчан да җырчы булырга теләмәдеңме?
- Минем өчен ул кызык түгел иде. Җырлап кына йөрсәм, бик тиздән миңа күңелсез була башлар иде... Кызганыч, хәзер һәр икенче кеше җырчы. Мин элегрәк төрле музыкаль каналларны әле карый идем. Ләкин хәзер алардан бөтенләй читләштем. Мин Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева, Римма Ибраһимованы тыңлыйм. Аларның җырларында кечкенә генә спектакль уйнала. Аларда тирәнлек. Хәзерге көн җырчылары арасында да берничә яратып тыңлаган җырчым бар. Беренче чиратта, әлбәттә инде Салават абый Фәтхетдинов. Ул безнең өчен үрнәк. Җырчылар менә шундый булырга тиеш. Шуны аңламаган кешеләр җырчы булу теләген читкә куйсыннар иде. Тагын Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаеваның иҗатын яратам. Гөлназ белән без бергә укыдык.
- Бик баналь, әмма мөһим сорауны бирим әле. Чын артист нинди булырга тиеш?
- Миңа калса, иң беренче чиратта, татар театрында татар телен саф, камил белүче, татарча фикерләүче артист булырга тиеш. Икенчедән, ул үз халкын, үз милләтен яратып, уйнавы белән нинди дә булса фикер сеңдерергә тырышуын уйлап, белеп, бар сәләтен дә шуңа юнәлткән кеше булырга тиеш. Аннары гына инде җырлау, бию һәм башка осталыклар.
- 120 еллык татар театры тарихында чын мәгънәсендә бөек артистлар аз булмаган, шөкер. Менә хәзер сиңа шундый мөмкинлек бирсәләр, кемнәр белән күрешер, сөйләшер, киңәшләшер идең?
- Әлбәттә “Сәйяр” труппасы белән. Алар башлаган юл турында без бит инде укып кына беләбез. Бүгенге артистларга алардан шушы тарихны сөйләтер идем. Бәлки шуннан соң эшләгән эшебезнең кадере тагын да артыр иде. Кайчакта яшьләр үзләренең кая килеп эләккәннәрен аңлап бетерми төсле. Менә аларга да зур мәктәп булыр иде. Күз алдына китер: зур залда утырабыз, сәхнәгә “Сәйяр” труппасы күтәрелә, без аларга сораулар бирәбез... Татар театры каршылыклар аша күтәрелгән бит. Шуның кадерен белсәк иде.
Таңсылу Мостафина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар