16+

Казылыктан башланган эш

Сан ягыннан кумыйбыз, сыйфатка өстенлек бирәбез, ди Гыйльмуллиннар.

Казылыктан башланган эш

Сан ягыннан кумыйбыз, сыйфатка өстенлек бирәбез, ди Гыйльмуллиннар.

Мәдинә һәм Рәшит Гыйльмуллиннар 53 ел бергә. Шул дәвер эчендә бер-берсен ятлап бетергәннәр. Бердәнбер уллары Илшатны авылда үз яннарында төп йортта калдырып, 30 ел килен белән яшиләр. 

- Киленнән уңдык без, - ди Мәдинә апа. – Рамилә авыл мәктәбендә башлангычларны укытты, хәзер хезмәт стажы белән пенсиягә чыкты. 15 еллап ике каенана белән торды. Шул вакытта ник беребезгә караңгы чырай күрсәтсен. Әлфия апа да яратты үзен. Безнең нәселгә килгән киленнәрнең иң йомшагы, иң тәмле теллесе Рамилә, дип әйтә иде. 

Совхоз кавыштырды
- Рәшит абыеңның туган көнендә гаилә кордык без, - ди Мәдинә апа. Танышулары да бик кызык кына килеп чыга. Икесе дә бер авылдан булсалар да, моңа кадәр бер-берсенә игътибар итмиләр. Мәдинә апа мәктәпне тәмамлау белән, Ключищи училищесында бер ел бухгалтерлыкка укып, совхозга эшкә кайта. Рәшит абый - амбар мөдире. “Миңа - 19, Рәшит абыегызга 25 яшь иде. Озаклап йөрмәдек, 12 мартта өйләнештек”, - ди Мәдинә апа. 

Гыйльмуллиннар авылда күп балалалы гаиләләрнең берсе була. Алты малай, бер кыз тәрбияләп үстергән әтиләре Галимулла абый малайларын читкә чыгарып җибәрү уе белән яна. Рәшите өйләнгәч, яшь гаиләне дә абыйлары янына читкә җибәрергә тели, тик яшьләрнең туган җирләреннән китәсе килми. Балалары Илшат туа. Рәшитнең энесе Рафис та өйләнә. Татар халкының язылмаган кануннары буенча төпчек малай төп йортта калырга тиеш. Төп йортта өч елга якын ике килен бергә яшәгәннән соң, Рәшитне башка чыгаралар. 

- Бер генә бала булса да Илшатны иркәләп үстермәдек, - ди Рәшит абый. – Эштән кайтышыбызга өйдәгесен карап куярга куша идек. Гомеребез буе күпләп терлек тоттык. Илшат үз теләге белән армиягә барды, Әтнә техникумын тәмамлады. Армиядән кайткач, читкә китү турында хыялланды. Каршы төштек. Бер чыгып китсә, кире кайтмас, дип уйладык. Җибәрмәдек. Үзебезнең авыл кызы, классташы, укытучы кыз Рамиләгә өйләнде. 

Ике каенана
Рамилә белән Илшат төп йортта яши башлый. Гаилә ишәя башлагач, яңа йорт салырга булалалар. Ике кыздан соң, өченчегә малай да алып кайталар.
- Илшат өйләнгәннән соң ялгыз калган Әлфия апамны үзебезгә алып менәргә булдык. Әти-әниләр исән вакытта Әлфия апа алар белән яшәде, тормышка чыкмады, әти-әниләрне карап, соңгы юлга озатты. Ялгызы калгач, яшәргә курыкты. Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Әлфия ападан сорадык, кайсыбызда торасың килә, үзең сайла, дидек. Безгә менәргә булды. Шул вакытта Рәшит тә, Илшат белән Рамилә дә каршы чыкмадылар, теләге булса яшәсен, диделәр. Әлфия апа ашарга пешерергә ярата иде. Ул вакытта без барыбыз да эшлибез. Эштән кайтышыбызга ашарга пешереп каршы алды. Оныкларны карарга булышты. Рамиләгә эшкә чыгарга туры килгәч, Гүзәлне үзем карыйм, диде. Рамилә ничә еллар ике каенана, бер каената белән торды, бер тапкыр да тавышын күтәрмәде. Ул хәзер дә шундый. Әлфия апа аңа беркем түгел, авырсынмый карады, мең рәхмәтле мин аңа, - ди Мәдинә апа. - Егылып, янбашын сындырды, операцияләр ясаттык. Шул вакытта да Рамилә карады. Аның кулы да, теле дә йомшак, Рамиләдән башка кеше кирәкми миңа, диде. Рамилә белән бергәләп мунча керттек. Оныклар мәктәптән кайткач тизрәк Әлфия апа бүлмәсенә керәләр иде. Аларны сагынып көтеп ала, бергәләп сөйләшеп утырдылар. Шул вакытлар исемә килә дә, күзләремнән яшьләр килә. Рамилә үзе генә түгел, балаларны да апамны хөрмәт итәргә өйрәтте. Инде уңайланды дигәндә, инсульт булып, урын өстендә калды. Озак ятмады. Кайберәүләр үз әниләрен дә карамый, безнең килен бернинди сыкраусыз минем апамны да карады.  

Казылыктан башланган эш
Илшат армиядән кайткач совхозда шофер булып эшли башлый. Әмма бу эшкә күңеле ятмый. Үзенең эшен ачасы килү теләге белән яна. Күпләп терлек тоткач, итне урнаштыру проблемасының ни икәнен белә. Үзе эшкәртеп карарга була. Өй территориясендә кечкенә генә цех булдырып, казылык эшләргә керешә. Ыслау җиһазлары ала. Итләр ыслап карый. Кешеләр ишетеп, итләр алып килә башлый. Колбаса да ясап карый. Килеп чыга бит, халык та ярата. Сорау арта. Йорт территориясендә генә бу эшне алып барып булмаячакны аңлап, җир алып, ит эшкәртү цехы төзергә карар кыла. 2015 елда эшне башлап җибәрә. Авыл халкына эш урыннары булдыра.  

Акрынлап яңа цехлар төзү эшен дәвам итә. Казылыктан башланган эш, ярымысланган колбаса, сарделька, пешерелгән колбаса, сосиска, итләр ыслау, тушенка, балык ыслау, лимонад ясау белән дәвам итә. Кышкы чорда китергән итләрне эшкәртеп өлгермәгәч, цехта эшләүчеләрнең эш сәгатьләрен озынайтырга да туры килә. Кышкы чорда өй тирәсендә артык эш булмагач, кызлар да каршы төшми, эшлиләр. Кайвакыт алар гына өлгермәсә, өстәмә кешеләрне дә чакырырга туры килә. 

Соңгы вакытта икенче мич алып, балык ыслау эшенә керешкәннәр. Аны аерым бер егет эшли. Балыкны күмәртәләп сату складыннан иң яхшыларын алып кайтырга тырышалар. Нишләп балыгыгыз кибеттәге кебек сары түгел, диючеләр дә бар икән. “Табигый булсын, дип буягычлар кушкан юк, болай да химия күп ашыйбыз. Бик тәмле, дип яратып алалалар. Сораучылар күп, җиткереп булмый”, - ди Рамилә.  

Ел әйләнәсе тушенка цехы эшләп тора. “Кызлар көн буе тушенка пешерә. Икенче көнгә цехтагыларга җиңелрәк булсын дип, кичен чыгып бушатып керәбез. Соңгы вакытта тушенкаларга да заказлар күбәйде. Сыер, тавык, ат, күркә, куян тушенкасыннан тыш, сарык итеннән дә ясап бирә башладык, бик яраталар. Бер килентыбыз әллә ничә тапкыр килеп ясатты инде”, - ди Рамилә.  

Июль аенда лимонад чыгару эшенә керешкәннәр. “Лимонад дигәч тә, бик мәшәкатьле эш икән. Суга салдым да, эчемлек ясадым түгел, тырышырга кирәк, бу эшкә өйрәнеп кенә киләбез. Бик җиңел генә тотынган идек, алай булып чыкмады. Тәмле лимонад ясауның да үз хикмәте бар. Шикәр кайнатып, ширбәт ясап эшлибез. Кайберәүләр килә дә, элеккеге Буратино лимонады булган бит бу, диләр.  Тәмле булсын дисәк, технологлар биргән рецепт белән генә булмый, кызлар тәмләп карый-карый, үзебезнең рецептны булдырабыз”, - ди Илшат.

Аларның һәр цехында аерым кешеләр эшли. “Кызлар бик молодец, иртән килү белән һәркайсы үз эшенә керешә, нәрсә эшләргә тиешлекне беләләр һәм сыйфатлы булсын өчен тырышалар, белмәсәләр өйрәнергә тырышалар”, - ди Рамилә. Ә сыйфат клиентларны җәлеп итү өчен кирәк. “Сарафан радио” сы да яхшы эшли. Бер-берсеннән ишетеп, әллә кайлардан кадәр киләләр. 

Башка төбәкләрдән дә киләләр
Удмуртия, Мари Иле, Киров төбәкләре... Татарстанның иң ерак нокталары - Актаныш, Болгар, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Кама Тамагы, Лаеш, Әлмәт, Зәй районнары халкы ара ерак дип тормыйлар, юлда 4әр сәгать юл узсалар да, Балтач районы Бөрбаш авылында ит эшкәрттерүне өстенрәк күрәләр. 

Сан ягыннан кумыйбыз, сыйфатка өстенлек бирәбез, ди Гыйльмуллиннар. Дуңгыз итеннән кала, барлык итләрне дә эшкәртеп бирәләр. Үзләре дә күп итеп атлар тота. “Үзебез асраганны суеп, эшкәртеп, әзер продукция итеп халыкка сатабыз. Мәшәкате күп булса да, нәтиҗәсе куандыра”, - ди Илшат. 

Алар бер урында гына таптанып торырга яратмый. Технологлар белән бергәләп нинди дә булса яңалык кертергә торалар. “Яңалыкларны бергәләп өйрәнәбез. Көч барында эшләргә инде. Планнар күп, барысын да әйтеп тә бетерергә ярамый, тормышка ашырырырга язсын. Илшат гел яңалык эзләүдә. Уйлый да, технологлар белән сөйләшә дә, эшли дә башлый. Кайчак ни уйлаганын белми дә калабыз”, - ди Рамилә.  

Гаилә бизнесын алар бергәләп алып бара. Сезон вакытында кичке 9-10нарда гына өйләренә кайталар. “Әти белән әни өйдәгесен карап тора. Кызлар Казаннан кайту белән цехка чыгып безгә булыша. Кияүгә дә бу гадәт керде, кайту белән тизрәк ярдәм итү ягын карый. Улыбыз авылда мәктәптә укый. Каникулда иртә таңнан безнең янда эштә. Мәктәптән кайтканнан соң ярдәм кирәк булса чакыртабыз. Кызлар көлә, кешенең балалары шәһәрдән авылга ялга дип кайта, без - эшкә, диләр. Бергәләп тырышканда гына эш бара шул”, - ди Гыйльмуллиннар.   

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading