Хикмәт анда гына түгел. Биредә соңгы 15 елда дини укытулар алып барыла. Баштарак йөздән артык кеше укыса, бүген сабакка йөрүчеләрнең даими саны 50-60 тирәсендә тибрәлә.
Балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар да укый. Аларга белемне шушы авылның имамы, абыстайлары бирә. Эш шулкадәр дәрәҗәгә җиткереп куелган: бар җирдә тәртип. Укыту атна дәвамында алып барыла. Балалар мәчеткә тартылсын дип, укырга килгәч аларга тәмле-татлы ризыклар биреп җибәрәләр. Ел саен балаларга зур-зур пакетлар биреп укудан озатып калалар. Илмир хәзрәт аларны пылау белән сыйлый, төрле чаралар уздыра. Җәлил хәзрәтнең әйткән сүзләрен истә тотулары да юктан түгел: “Салган орлык шытмыйча калмас”.
Яшерен-батырын түгел, теләсә нинди эш теге яки бу лидерга барып тоташа. Әйдәп йөрүче булганда гына зур эшләр башкарып чыгарга була. Туембаш авылында дини эшләрнең башында торучы кешеләрнең берсе Миләүшә абыстай Сәетова. Авылның имамы аның улы. Аңарчы бик тә мөхтәрәм кеше Габделхәй хәзрәт эшләгән. Бакыйлыкка күчкән хәзрәтне гел җылы сүзләр белән искә алдылар.
– Авылыбызның “изюминкасы” – аның иманлы булуында. Безгә, авылыгыз җәннәт кебек, диләр. Кеше безгә килә дә – шакката. Әллә нинди төзелешләр дә алып бармыйбыз, югыйсә. Авылыбызда азан әйтелеп тора, тәравихлар укыла. Рамазан аенча микрофоннан Коръән укыла. Болар барысы да авылның бәрәкәтен күрсәтеп тора. Хаҗга баручы шуның кадәр күп. Тәравихларда 45-50 кеше дә була. Байлык акчада түгел бит ул. Безнең байлык иман байлыгында, – дип сөйли баш абыстай.
Бу гаиләнең бик кызыксынучан һәм битараф булмавын да күреп кайттык. Тарих белән дә кызыксыналар. Әйләнә-тирә табигатьне дә, республиканың кызыклы урынннарын да өйрәнәләр. Чит илләргә дә барып кайталар. Үз авылларының тарихын да онытмыйлар. Озакламый Туембаш тарихына багышланган китап та чыгачак икән. Аны әзерләүдә авылдашлары тарихчы Фәрит Вәлиевнең өлеше зур.
Комментарийлар