Хатын-кызларның чәчәкләргә ис-акыллары киткәнне болай да беләбез. Ә ир-атның укытучы һөнәреннән китеп, чәчәк үстерә башлавы сәеррәк тә, кызык та. Хәер, чит илләрдә чәчәк бизнесы белән нәкъ менә ир-атлар шөгыльләнә бит.
Балтач районы Смәил авылында гына түгел, тирә яктагы салалар, хәтта районнарда да Илнур Латыйповны яхшы беләләр. Ул үстергән үсентеләрне ел әйләнәсе Смәилгә кадәр килеп алалар. Илнурга реклама бирү кирәк түгел. Социаль челтәр һәм “сарафанлы радио” – аның турында мәгълүмат таралу мәйданы.
– Мәктәптән хезмәт хакы аз булганга киттем. Анда эшләгән акчага гаиләне туендыру авыр. 2010-2012 елларда безнең хезмәт хакы 10-15 мең сум иде. Тарих укыту өстенә, мин әле завуч булып та эшләдем. Башта укытучылык белән теплицада эшләүне бергә алып барып карадым. Аннан инде эшләгән-эшләгән, берсен генә җиренә җиткереп башкарырга кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, теплицада үсентеләр үстерүне сайладым. Хатын-кызлар “наркотигы” инде бу, – ди Илнур.
Эш башлаганда ул суган үстерергә алына. Әмма яшел суган үстерү читтән караганда гына җиңел. Тиз үсә, күләме зур кебек. Ә эшкә тотынгач, нечкәлекләре шактый җыела. Суганның үсентесе сыйфатлы булмаса, ул кыяк чыгармый. Кыяк үскәч тә аны урнаштырырга, сакларга һәм сатарга кирәк. “Кайвакытта җитештерелгән яшелчә артык кала, кайчагында җитми иде”, – ди Илнур Латыйпов та.
Суган белән эш барып чыкмагач, эшмәкәр чәчәк үстерүгә күчә. Орлыкларны, гөлләрнең кечкенә үсентеләрен барысын да чит илдән кайтарта. Сәбәбе – Россиядә сыйфатның түбән булуы. Дөрес, чит илдән кайтартканда да куркыныч тудыра торган мизгелләр аз түгел. Үсентеләр, бигрәк тә салкын вакытта, туңарга, черергә мөмкин. Кайчагында берсе генә исән калмау очраклары да була икән. Әле утырткач та аларның үсеп китүе кирәк бит. Кыскасы, һәр үсемлек кебек чәчәкләр дә тәрбия һәм игътибар сорый.
– Бездә сатыла торган орлыкларның күбесен чит илдән күпләп алып, савытларга тутырып саталар. Ә үзебездә орлыклар селекциясе белән шөгыльләнә торган оешмалар берничә генә. Гомумән карасак, бездә бу юнәлештә хәлләр начар. Теплицада ел саен ассортиментны үзгәртеп торырга тырышам. Әмма чит-ят чәчәкләрне бездә бик белеп бетермиләр. Шуңа да үзебезнең якта таныш булган чәчәкләргә өстенлек бирәм. Андыйларны күбрәк сатып алалар. Бегония, яраннар, тамчы гөлне (фуксия) яраталар. Эшләсәң, бөтен нәрсәдән дә керем алырга була, – диде эшмәкәр.
Кайчагында зур кибетләрдән сатып алган гөлләр, шул ук бегонияләр дә, берничә көннән үләргә мөмкин. Илнур моның ни сәбәпле шулай булулын да аңлатты.
– Чәчәк – ул гөлнең нәсел калдыру билгесе. Аның үсешендә соңгы баскыч дияргә була. Чәчәк аттыру өчен күбрәк калийлы ашламалар бирәләр. Картайган булса, гөл шулай тиз шиңеп төшәргә мөмкин. Шул ук бегония ярты елга кадәр чәчәк ата. Мисалга, бездәге артум дигән сорт 6 ай ата, аннан ял итеп ала, шуннан соң тагын ата. Чәчәк атып бетергәч, аның кипкән ботакларын гына кисеп алырга кирәк. Бәрәңгеле бегонияләр бар. Алар көчен шул бәрәңгегә туплый. Февральдә яңа бүлбеләр чыгып, яңадан чәчәк ата башлый. Патшабикә пеларгониясе (королевская пеларгония — рус.) кибеттән алгач, берәр ай түбәнрәк температурада, 10 градуста тотарга кирәк. Примула да шулайрак. Каланхоэ чәчәк атып туктаганнан соң аны бераз ял иттерү сорала. Аннан соң аңа яктылык күп кирәк. Тәрәзә төбендәге яктылык җитмәскә дә мөмкин. Шуңа ясалма яктылык куйсагыз яхшы булачак, – дип киңәшләрен бирде Илнур Латыйпов.
Аның теплицасында 40лап төрдәге гөлләрне күрергә мөмкин. Яз көне яшелчәләр, бакчада үсә торган чәчәк үсентеләре дә пәйда була.
Авылның икенче башында Илнур Латыйпов тагын да зуррак теплицалар төзеп ята. Эшмәкәрнең киләчәккә планнары зурдан. Хыяллары чынга ашса – Балтачны гына түгел, бөтен республиканы чәчәккә күмәчәк әле Смәил егете Илнур!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар