Тизлек заманында, туктаусыз стресс шартларында авыл контенты медитация ролен үти башлады.
Халык социаль челтәрләрдәге «ялтыравык» тормыштан арыды. Ясалмалылыкның нәрсә икәнен белмәгән гади авыл кешеләрен, алар арасындагы ихлас сөйләшүләрне, гади юморны чагылдырган роликлар хәзер күбрәк карала. Һәм әлеге тренд бездә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә. Белгечләрдән һәм блогерларның үзләреннән моның сәбәпләрен ачыкларга тырыштык. Лилия Ханова, «Башкорт авылындагы тормыш» блогын алып баручы: — Блогымда башкорт халҡының көнкүреше, теле, милли ризыклары, тарихы белән бүлешәм. Һәм минем язылучыларым да — матур телле, йомшак сүзле, итагатьле кешеләр.
Башкортларда «Гадилектә — бөеклек» дигән афоризм бар. Бу — минем тормыш девизым. Бөтен булмышым белән кешеләрне, гади тормышны яратам. Блог алып бармаган вакытта да шәхси аккаунтымда үзебезнең көнкүрешне ничек бар — шулай чагылдыра идем. Кеше интернеттагы ясалмалылыктан арына, яңа пешкән икмәк исе, кайнап торган самавыр, дөбердәтеп сыер сауган тавышлар якын хәзер аңа. Мин Уфада яшим. Колледжда укытам.
Әлегә декрет ялында. Бала белән өйдә вакытта башлаган шөгыль зуррак масштаблар алып, яраткан эшемә әверелде.
Мин күрсәтеп барган бу гади тормыш чынлап та трендка әйләнде. Кеше үз тамырларына, табигыйлеккә омтыла башлады. Хезмәт кешеләренә ихтирам хисе уянды. Авылда дөнья көтү, мал карау хәзер ниндидер хурлык түгел, ә зур горурлык итеп кабул ителә.
Бу күренеш мине куандыра, чөнки гади тормыш — чын тормыш дип әйтер идем мин. Әлеге тренд безнең халыкларыбызның асылына, кыммәтләренә кайтуы турында сөйли.
Ләйлә Лерон, социаль челтәрләр белгече:
— Бу тенденциянең төп сәбәпләрен халыкның интернеттагы ясалмалылыктан һәм "гламур«дан аруыннан күрәм. Озак еллар дәвамында социаль челтәрләрдә «идеаль тормыш» — камилләштерелгән фотолар, кыйбатлы машиналар, байларча ял өстенлек алган иде. Ләкин вакыт үтү белән, халык мондый фильтрлы тормыштан арыды. Кешеләрнең чын тормышны күрәселәре килә башлады.
Татарстанда гына түгел, гомумән бөтен дөньяда яңа тренд күзәтелә. Ул булса — истәлекләр барлау, русча әйткәндә, ностальгия һәм шау-шулы тормыштан качып, тынычлык эзләү. Тизлек заманында, туктаусыз стресс шартларында авыл контенты бер төрле медитация ролен үти башлады. Бүгенге аудитория «чынбарлыкка» тартыла.
Авыл блогерлары еш кына макияжсыз, гади эш киемендә, көндәлек эшләре белән мәшгуль, шуларны күзәтеп, халык алардан ниндидер тынычлык таба.
Үз тамырларыңа тартылу тренды да бар хәзер. Татарстан һәм Россия төбәкләре контекстында бу тренд шулай ук милли уникальлек арту, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм милли ашларыбызны саклау теләге белән дә бәйле.
Бу тренд вакытлыча гына түгел дип уйлыйсы килә. Кешеләрнең «сафлыкка» һәм «гадилеккә» тартылуы мине сөендерә. Әмма да ләкин бар татар контенты да авылча булуын бик үк теләмим. Чөнки без татар халкы авылдан чыгып та өлгермәгән, ә безне бу трендлар янәдән «авылга» илтеп ташлый.
Данил Сәфәров, журналист: — Элек социаль челтәрләрдә йолдызлар тормышын ябырылып күзәтәләр иде. Матур тормышны бер күз белән генә булса да күрү теләге табигый. Бразилия, Мексика сериаллары карап үскән буын бит без. Соңгы вакытта гламур контенттан, бәлки, бераз тую күзәтеләдер. Аның ясалма икәнен аудитория интуитив рәвештә сизә башлады, дип уйлыйм
Ясалмалылык туйдыргач, табигыйлык алга чыга. Шуңа күрә хәзер бакча, аш-су, киңәш-табыш, көнкүрешен төшереп барган блогерлар барлыкка килде. Минем дә бакчам бар, аныкы да. Мин дә бүген өчпочмак пешердем, ул да пешергән. Аның миннән бер артык җире юк. Бәлки, сөйкемле сөяге, харизмасы күбрәктер һәм камерадан курыкмый, шул гына.
Ә йолдызлар, аңа карап, аудиторияләрен югалтмый. Кыланмышлары һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак. Әмма халык аларның контентын ясалма дип кабул итә, минемчә. Кайвакыт аларның бер рилзын төшерүгә дә аерым сценарий, саллы бюджет һәм тулы бер команда таләп ителә бит.
Шундый карикатура бар: алманың көзгегә карап торган ягы шоп-шома, ә арткы ягы төрткеле, бәрелгән, шиңгән һәм бераз корт ашаган. Гламур контент белән дә шундый ук хәл. Режиссер әйтмешли, «Не верю!»
Галия Гыйләҗева, психолог: — Социаль челтәрләрдәге матур сурәтләр артында еш кына күп проблемалар торуын без психологлар яхшы беләбез. Алар турында язмыйлар гына. Бер яктан кешеләр бу матур тормышның ясалма булуын тоя. Ә икенче яктан, аларның әлеге идеаль күренешләрдән арыганлыгы турында да сөйләргә мөмкин.
Һәр кешенең үз кимчелеге-җитешсезлеге бар. Һәм шуңа да блогерлар, халыкка якынаерга тырышып, контентның сыйфатын үзгәртә башлыйлар, әйтик, күпкә чынбарлырак итеп бирергә тырышалар.
Өстәвенә, шуны аңларга кирәк, кеше карап барган шома, матур контент чынлыкта тормышыбызда булмаска да мөмкин, һәм бу, әлбәттә, кеше халәтенә бик нык йогынты ясый. Шуннан негатив кичерешләр барлыкка килергә мөмкин, әйтик, көнчелек, кеше үз-үзен бәяләмәү, үзен булдыксыз итеп тою. Шуңа бәйле рәвештә андый контентлардан кеше читләшә башлый. Блогерлар да моны яхшы сизә, халыкка якынаю ягын карый.
Күптән түгел «ВКонтакте» да, клипларда һәм сторисларда иң популяр темаларны өйрәнеп, кулланучыларга шәһәр читендәге тормыш, төрле һөнәрләрнең эчке «кухнясы», шулай ук сәяхәтләр һәм ял итү турындагы роликлар ошавын ачыклаган. «Табигать һәм шәһәр читендәге тормыш темасы белән кызыксыну аеруча артты.
Кешеләргә авыл пейзажлары, дачага бару һәм саф һавада ял итү турындагы роликлар ошый — мондый видеолар дистәләгән миллион карау җыя һәм аларны караучылар үзләренең планнары һәм тарихлары белән уртаклашып, күп комментарийлар калдыра.
Шулай ук үз һөнәрен һәм гадәти тормышын бизәмичә күрсәтүче блогерлар популяр. Медиклар, фермерлар, төзүчеләр, үз эшенең һәм көнкүреш тормышын ничек бар, шулай күрсәтүче авторларны яратып карыйлар» дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.
Комментарийлар