16+

Күренекле авылдашларыбыз белән очрашудан һәркем рухи азык алды

Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбе югары дәрәҗәләргә ирешкән, күркәм эшләре белән танылган элекке укучылары белән горурлана ала. Шаһидуллиннар гаиләсе белән авыл мәктәбендә узган җылы, якын очрашу кичәсе онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Күренекле авылдашларыбыз белән очрашудан һәркем рухи азык алды

Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбе югары дәрәҗәләргә ирешкән, күркәм эшләре белән танылган элекке укучылары белән горурлана ала. Шаһидуллиннар гаиләсе белән авыл мәктәбендә узган җылы, якын очрашу кичәсе онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Әтиләре Сәлим абый лаеклы ялга чыкканчы хокук саклау органнарында, әниләре Гафия апа хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләде, кызганычка каршы мәрхүмә инде. Дус, тату, җырга-моңга сәләтле, әтиләре гармунчы да әле, гаиләдә өч бала дөньяга килә.

Өлкән уллары Наил, әнисенең һөнәрен сайлый. Казан медицина институтына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый. Юллама буенча Ульян өлкәсе Дмитровград шәһәренә китеп, биш ел шунда эшләп, кире Казанга кайта. Алга таба Наил Сәлим улы спортчылар белән эшләүче табиб һөнәрен үзләштерә. Очрашуда сүз алып югары категорияле табиб һөнәре турында бәян итте. Сорауларга җавап бирде. Икенче уллары Ренат Сәлим улын республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яхшы белә. Ул Татарстанның атказанган артисты, җырчы, үзе дә көйләр яза. Ренатның чыгышын авылдашлар көтеп ала. Ренат Сәлим улы авылыбызның гимнына әйләнгән "Норлатым" җырына көй язучы, үзе үк башкаручы да. Әлеге кичәдә ул яраткан җырларын башкарды. Шаһидуллиннарның кече кызлары Галия да табиб булырга хыяллана. Врач-эпидемиолог дипломы алгач, 1984 нче елда Мәскәү районы санэпидемстанциясендә баш табиб урынбасары булып эшли башлый. Таләпчән, үз эшенә җаваплы караган белгечне, 1999 нчы елда Казан балалар санаториясенә баш табиб итеп билгелиләр. 2014 нче елда әлеге санаторий бинасында, Анжела Вавилова фонды оештырган балалар хосписы ачыла. Нәфис, зыялы, ягымлы Галия Сәлим кызына хоспис белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Савыгуга өмет итеп килгән һәркемгә җылы сүзләр әйтеп юата, кирәк чакта психолог була, яшәүгә өмет уята, ышандыра, күңелләрен күтәрә ул... Очрашуга килгән авылдашлар, укучылар Галия Хисамова-Шаһидуллина сөйләгәндә, тын калды, аны күз яшьләре белән тыңладылар. 

— Бездә очраклы кешеләр эшли алмый. Караучысы булмаган, тумыштан балалар параличы белән авыручылар, лейкоз белән чирлеләр һәм башкалар. Без көн саен үлем белән очрашабыз. Авыр, билгеле. Нишләмәк кирәк, бездән терелеп чыкмыйлар, без бары аларның авыруларын җиңеләйтүче генә. Барабыз да бер йорт кешеләре шикелле яшибез, шәфкать туташлары да, кече персонал да. Яшәргә санаулы вакыты калган авырулар янына кереп, ничек тә хәлен җиңеләйтәсе килә. Алар белән аралашабыз. Бер гыйбрәтле хәлне сөйлисем килә.  Балалар йортында тәрбияләнеп, саркома белән авыручы 23 яшьлек кыз белән еш аралаша идек, бермәлне аңардан нинди хыялларың бар дип сорадым. Самолетта очканым юк, очып карыйсым килә, ди. Шуннан аэропорт җитәкчелеге белән сөйләшеп, кызның хыялын тормышка ашырдык. Кешене өмет яшәтә бит, шуннан соң ярты ел яшәде ул кыз. Аннары хосписта шундый традиция бар. Күк йөзен хәтерләткән зәңгәрсу стендыбыз бар, гомере өзелгән балаларның әти-әниләре баласының исем фамилиясен йолдызчыкка язып, аны стендка беркетеп куя. Күккә ашкан фәрештәләр, кыскасы. Яз җиткәч тагын бер традициябез бар, искә алу көне. Шулай ук, әти-әниләре, туганнары килеп хоспис мәйданында җимеш агачлары, алмагач, чия, абрикослар утыртабыз. Агачларга баласының исемен язып куялар, көз җиткәч җимеш агачларының уңышларын җыябыз. Бу да үзенә күрә бер тынычландыручы шөгыль булып тора, -дип сөйләде авылдашыбыз.

Галия Сәлим кызының тырыш хезмәте югары бәяләнә, "Республикабызның атказанган табибы", " Республикабызның Сәламәтлек саклау отличнигы" дигән мактаулы исемнәр йөртә. Галиябез әле бик матур җырлый да, тау чаңгысында шуа, ял вакытларында гел авылга әтисе янына кайтып йөри. Әле бит ул әни, дәү әни, тормыш иптәшенә тугры, сөекле хатын да. Әлеге бик җылы, мәгънәле, күренекле Шаһидуллиннар гаиләсе белән очрашуны авылыбызның "Ак калфак" хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, югары категорияле укытучысы Роза Илдус кызы Ягудина оештырды.

Рузалия Ибраһимова

Яшел Үзән районы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур очрашу кичәсе

    Мөһим

    loading