16+

Мәдәнияте бар. Мәдәният йорты гына юк...

Без үзебезне мәдәни республика дип атарга яратабыз. Мәдәни авылларыбыз да бетмәсен иде...

Мәдәнияте бар. Мәдәният йорты гына юк...

Без үзебезне мәдәни республика дип атарга яратабыз. Мәдәни авылларыбыз да бетмәсен иде...

Мин аларны “Вконтакте” йолдызлары дип атыйм. Һәм чын патриотлар дим. Әтнә районы Ары авылында гомер итүче мәдәният хезмәткәрләре Райлә һәм Фидаил

Кадыймовлар турында әйтүем.
Фидаил Кадыймов исеме газетабыз битләрендә һәм социаль челтәрләребездә даими кабатлана. Авыл хәбәрләрен, матур-матур фотолар белән еш сөендерә ул безне. Хәбәрләре җитәрлек чөнки. Ары авылында әле балыкчылар бәйрәме, әле Сабантуйлар, әле урам бәйрәмнәре узып кына тора. Быел гына Арыда Сабантуй узмаган. Сәбәбе җитди. Һәм аянычлы. Апрель аенда авылның, агач булса да, гөрләп торган мәдәният йорты янган иде. Аппаратуралар, проекторлар, сәхнә киемнәре... – барысы да янып көлгә әйләнә. Ул мәдәният йорты (клуб дип язасым килми, чөнки Фидаил абый аны үзе дә клуб булмады ул, мәдәният учагы иде дип сөйли) инде легендаларга әйләнгән иде, чөнки XXI гасырда күмер белән ягылган, кочегар эшләгән (Фидаил Кадыймов үзе), мөгаен, бердәнбер экспонат булып калгандыр ул. Бинаның януы турында да яздык без. Һәм алга таба да аның язмышы, кем белә, бәлки төзелешен дә күзәтеп барырга сүз биргән идек үзебезгә. Бик кирәк ул Ары авылына. Әйткәнемчә, атна саен булмаса да, ай саен бөтен халыкны җыеп, нинди генә бәйрәмнәр оештырмыйлар биредә. Башында, әлегә дә баягы, мәдәният хезмәткәрләре, шул ук Кадыймовлар, аларның фикердәшләре тора.

Кызганыч, әлегә боз урыныннан кузгалмаган. Кемдер акча юк, кемдер программага кертелмәгән, кемдер киләсе елга керер бәлки, ди икән. Сайлаулар чорында яшибез. Матур вәгъдәләр бирергә ярата потенциаль депутатлар. Менә сезгә бер мөмкинлек: Әтнә районының Ары авылында кимендә 100 кешене (Фидаил Кадыймов 50 кешелек кенә булса да, ди үзе) сыйдырлык мәдәният йорты салынып куйса, нур өстенә нур булыр иде. (Арыдан кайтканда Биектау районының аерым авылларын күзәттем. Нәкъ менә без күзаллаган кечкенә генә, җыйнак кына мәдәният йортлары салынып куелган аларда. Моның өчен күп миллионнар кирәкмидер, дип уйлыйбыз)

Патриотлар
...Патриотизм турында күп сөйлибез без, туган илеңне, туган җиреңне ярату турында. Илне, дәүләтнең бөтенлеген саклаучылар патриотлармы? Әлбәттә! Шул ук саклаучыларга төрлечә ярдәм итүчеләр, көннәрен, кичләрен ризык әзерләүчеләр, челтәр үрүчеләр, башкалар патриотмы? Һичшиксез! Туган якларына, авылларына ярдәм итүчеләр, авыл бетмәсен дип тырышучылар патриотмы? Әйе! Ә менә гомерлеккә туган якларында калып, авыл бетмәсен, яшәсен өчен тырышып йөрүчеләр, шундагы халыкның кәефен күрүче һәм күтәрүче, бәйрәмнәр оештыручы, авылга республиканың төрле төбәкләреннән, хәтта ки Россия регионнарыннан коллективларны чакырып, авылны бөтен республикага, илгә танытучылар патриотмы? 1000 тапкыр патриот! Арыда гомер итүче Райлә һәм Фидаил Кадыймовлар – шундыйлар...

“Хәтәли бәрәңгесе” даны
Бу юлы без Арыга “Бәрәңге бәйрәме”нә бардык. Зур бәйрәм буларак ул әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Ләкин авыл күләмендә моңа кадәр дә уздырылган.
- Элек тә без мәдәният йортыбыз каршында бәрәңге бәйрәме оештыра идек. Бәрәңге пешереп, балаларны, авыл халкын җыеп сыйлый идек, - ди Фидаил абый. - Шуны җитәкчеләр күреп алган да, фестиваль, җыел рәвешендә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Узган ел беренче тапкыр оештырдык. Ләкин әлеге бәйрәмнең тагын да тирәндәрәк яткан тарихы бар. Бу авылда Мөхәммәтгали дигән карт яшәгән. Хәллерәк кешеләр булганнардыр инде, бәрәңгене күпләп үстергән болар. Ул, табага мул гына май салып, бәрәңгене урталай кыздырып ашарга яраткан. Кызган бәрәңгенең исе урамга ук чыга икән. Хәтәли дип кушамат такканнар үзенә, “Хәтәли бәрәңгесе” дигән төшенчә дә барлыкка килгән. Кайдадыр ул “кабартма бәрәңгесе”, кайдадыр “Сталин бәрәңгесе”, “Пушкин бәрәңгесе” дип йөртелгән. Бу авылда гына “Хәтәли бәрәңгесе” дип аталган. Үзебезчә, бәйрәмнең максаты да – “Хәтәли бәрәңгесе”нең данын яшәтү, традицияләребезне башкаларга күрсәтү, авылыбызның исемен тарату.

“Бәрәңге бәйрәме” Сабантуй уза торган мәйданда оештырылган. Инде кечкенә була башлаган ул мәйдан. Иминлек сагында торучылар да, үзләре дә Сабантуйны башка җиргә күчерергә уйлаган инде. Чөнки бәйрәмгә килүчеләр хәйран икән монда. “Машиналарын әллә кайларда, авылның теге башында ук калдырып киләләр иде. Җитмәсә, көненә ике Сабантуй оештыра идек без. Көндезгесен һәм кичкесен – анысын “Кичке уен” дип атый идек. Кичкесендә көрәш кенә булмый иде”, ди Фидаил абый. Алай гына түгел, авылда берара “Кышкы Сабантуй” да оештырылган. 1 гыйнвар көнне!

Бу юлы бәйрәмгә җыелган халык (кунаклар күп иде, машиналар, чыннан да, әллә кайларда ук калдырылган. Сабантуй да узмагач, бер-берсен сагынышканнар, күрергә, очрашырга теләгәннәр булса кирәк – милли бәйрәмнәребезнең асылы да шунда бит!) Татарстанның төрле районнарыннан һәм Марий Элдан килгән милли коллективларның чыгышларын карады, бәрәңгедән пешерелгән төрле тәм-томнардан (бәрәңге шулпасы, бәрәңге тәкәсе, бәрәңге пәрәмәче, бәрәңге пирогы...) авыз итте, бәрәңге фигуралары янында фотога төште, яңа сортлар белән танышты. Профессиональ артистлар да чакырылган. Танылган алып баручы Азат Фазылҗанов, Гүзәл һәм Муса Камаловлар, Гайсә Маликов, Гөлүс Хәбибрахманов халыкның кәефен күрде. Гөлүсне һәм аның “Син минеке” җырын бигрәк тә үз итә, яттан белә арылылар. Чөнки җырга клип нәкъ менә биредә – Ары авылында төшерелгән.

Кунаклар дигәннән, бәйрәмдә район хакимияте җитәкчеләре күренмәде.

Клип дигәннән, Арыда артистларны еш күрәбез. Илсөя Бәдретдинова да биредә клип төшергән (Ары күлендә кер чайкаган клипны хәтерлисезме?). “Гашыйклар тавы”, “Кырык дүртнең май аенда” фильмнарының күп өлешләре бу авылда төшерелгән, массалы күренешләрдә авыл халкы катнашкан. Аннан килеп, арылылар республикада узучы төрле фестивальләрдә теләп катнаша, район делегациясе составында күптән түгел генә Владимир шәһәрендә узган Сабантуйда да катнашып кайтканнар. Фидаил абый үзе фотосурәтләр төшерә, бәйге-конкурсларда җиңүчеләр арасына керә. Шигъри җанлы кеше булуы, йорт-тирәләрен җәен-кышын гүзәллектә тотучы, төрле сыннар, фигуралар ясавы турында газетабызда язган идек инде.

...Кайсы гына яктан килеп карасаң да, Ары – мәдәниятле, мәдәни авыл. Кызганыч, бүгенге көндә авылда мәдәни үзәк – мәдәният йорты гына юк. Өметләр бар. Аклансын иде алар!
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading