16+

“Малны киметмәс өчен бөтен Россия буенча азык эзләп йөрдек”

Азнакай районына эшлекле сәфәргә баргач, район башлыгы Марсель Шәйдуллинда кунакта булдык.

“Малны киметмәс өчен бөтен Россия буенча азык эзләп йөрдек”

Азнакай районына эшлекле сәфәргә баргач, район башлыгы Марсель Шәйдуллинда кунакта булдык.

Җитәкче кәнәфиенә утырган кеше өстенә бик зур җаваплылык йөкләнә. Ә бөтен район тормышы өчен җавап бирү, үзегез аңлыйсыз, җиңел эш түгел. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагыннан башлаган кеше буларак, Марсель Шәйдуллин белән шушы темага әңгәмә кордык. 

– Сез 15 елга якын район җитәкчесе вазифасында эшлисез. Беренче елларны һәм хәзерге заманда эшчәнлекне чагыштырсак, аерма бармы? 
– Бер ел да икенчесенә охшамый, һәр елны яңа проблемалар, проектлар, хәл итәргә кирәк мәсьәләләр туып тора. Ютазы районына җитәкче итеп билгеләнгән елны, мәсәлән, корылык булган иде. Малны киметмәү өчен бөтен Россия буенча азык эзләп йөрдек. 13 мең башка якын мөгезле эре терлекне саклап кала алдык. Ә Азнакайга район башлыгы итеп билгеләнгәч, эш бөтенләй үзгә икән дигән нәтиҗәгә килдем. Район сөт, игенчелек буенча республикада алдынгы. Димәк, без шушы исемне акларга, елдан-ел яхшырак нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш.

– Районнарда хәзер инвесторлар эш итә. Сезнең якларда да шулаймы?
– Иң зур җир биләмәләре – “Агросила” холдингында. 40 мең гектарга якын җир, 7 меңгә якын мөгезле эре терлекләре бар. “Союз-Агро” хисабында 16-17 меңгә якын чәчүлек мәйданнары, 4 меңгә якын мөгезле эре терлек. “Август” компаниясенең дә 10 мең гектарга якын җире бар. Шәхси һәм күмәк хуҗалыкларыбыз эшләп килә, шөкер. Без үзебезнең тарафтан мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.

– Хәзер инвесторлар кечкенә фермаларны ябып, аларны зур комплексларга берләштерә. Бу үзгәрешләргә ничек карыйсыз?
– Таяк ике башлы бит. Хәзер бар республика буенча зур комплекслар җиткерәләр. Бу, әлбәттә, яхшы. Комплекслар барысы да заман таләпләренә туры килә. Әмма авылда ферма ябылу – уңай күренеш түгел инде. Ничек булса да ферманы саклап калырга тырышабыз. Инвесторлар белән килешеп, фермаларны хуҗалык җитәкчеләре сатып ала. Һәр елны грантларда катнашалар, ел саен бишәр, алтышар грант оталар. Кайберләре эшләп карарга тырыша, әмма килеп чыкмый. Вакыты шундыйрак бит әле. 

– Авыл кешесен иң борчыган сорауларның берсе җитештергән продукциянең хакы. Азнакайда вәзгыять нинди?
– Сөт бәясе мактанырлык түгел. Хуҗалыклардан уртача 40-42 сумга җыялар. Узган елны хакы 10 сумга кыйммәтрәк иде, шуңа күрә быел хуҗалыкларда 100-200 башка терлек саны кимеде. Авыл хуҗалыгында кыенлыклар саны чутлы түгел бит. Һәр мәсьәлә бер-берсенә бәйле, шуңа системалы эш алып барырга кирәк. Бөртеккә бәя берничә ел рәттән канәгатьләндерерлек түгел. Элек бөртекле культураларны 60 мең гектарда чәчә идек, хәзер 40 меңгә калды. Моңа өстәп безнең якларда өч ел корылык та әле. Уртача уңыш гектарына 35 центнер. Быел урып-җыю сезонының иң кызган вакытында яңгыр яуды. Бөртекнең сыйфатына зыян килде. Билгеле, моңа беркем дә шатланмый, шулай да зарланып утырып та дөнья алга таба бармый. Эшләргә кирәк. Шушы вәзгыятьне исәпкә алып, инвесторлар да майлы культураларга өстенлек бирә башлады.  

– Кырда эшләргә кешеләрегез җитәме?
– Кадрлар мәсьәләсе һәрвакыт актуальлеген югалтмый. Оешмалар белән сөйләшеп, урып-җыю сезонына эшчеләр яллыйбыз инде. Ул бит бер вакыт кына, җитешергә кирәк. Азнакай районында нефть табу-эшкәртү эшчәнлеге дә алга киткән. нефтьчеләр югарырак хезмәт хакы тәкъдим итә алгач, кешеләр эшкә шунда бара.

– Районда нефтьчеләрнең ярдәме сизеләме соң?
– Һәрьяклап ярдәм итәләр. Актүбә бистәсе, Мәлбагыш авылында үзләренең проектларын булдырдылар. Шәһәр, район өчен яңа объектлар төзү, төзекләндерүдә дә ярдәм итәләр. Күптән түгел яңа ЗАГС төзелде, республикада иң зур ачык бассейн эшләп килә – барысы уртак проектларыбыз. Киләсе елга юбилейга әзерләнәбез, юллар, объектлар төзекләндерүгә планнарыбыз зурдан. Нефтьчеләребезгә бик рәхмәтле. Кеше белән дә, техника белән дә, матди яктан да ярдәм итәләр. Шул ук вакытта дәүләт программаларын да гамәлгә ашырабыз. Быел гына да ике мәктәпне төзекләндердек, район мәдәният йортында да ремонт тәмамлана. Сөйләшәбез, килешәбез, башкача булмый. 
Блиц-сораштыру

– “Эш беткәч, уйнарга ярый”, – дигән мәкаль бар. Сез эштән соң нәрсә эшлисез?
– Соңгы арада футбол буенча тренировкага йөрибез. Муниципаль берәмлекләр арасында спартакиада бара. Без шәһәрләр арасында 7-8 ел тирәсе икенче урынны яулап киләбез. Быел Казанны җиңәргә исәп. 

 – Сезнең өчен ял нәрсә ул?
– Гаилә белән бергә үткәргән көн. Бакчада эшләү дә – ял, үз йортыбыз белән торгач, эш күп. Тиздән кар көрисе була.

– Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
– Әти кебек хуҗалыкта җитәкче буласым килгән иде. Балачакта аңа ияреп эшкә йөрдем. Әти бөтен илдә дан тоткан иң алдынгы хуҗалыкларның берсе – Токарликов исемендәге совхозны җитәкләде. Мин дә аның эзеннән киттем дисәк була, авыл хуҗалыгында хезмәт иттем. Хәзер инде җитәкче вазифаларын башкарам. Хыялым чынга ашты. 

– Сезнең иң яраткан мультфильм бармы?
– Без “Ну, погоди!”, “Карлсон” карап үскән балалар инде. 

– Гел кабатлый торган сүзләрегез бармы?
– “Алга барырга”, – дип әйтәм. Азнакай районы гөрләп торсын, чәчәк атсын өчен тырышабыз. Азнакай – чемпион. 

– Бер көнегез бөтенләй буш булса, нишләр идегез?
– Гаилә белән булыр идем. Кайвакыт аларга игътибар җитеп тә бетмидер. Гаилә – иң зур таяныч, терәк. Балалар, гаиләм белән үткәргән вакыттан көч алам. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading