16+

Марат Әхмәтов: «Сөткә мондый сатып алу бәяләре булганда айга миллиард ярым сум югалтабыз»

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек иминлеге һәм экология мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар.

Марат Әхмәтов: «Сөткә мондый сатып алу бәяләре булганда айга миллиард ярым сум югалтабыз»

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек иминлеге һәм экология мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар.

Дәүләт Советы комитетларында Хөкүмәт хисабын карау дәвам итә. Бүген республика Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар берничә федераль закон проекты һәм төбәкләрнең инициативалары турында фикер алыштылар. Утырышны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде, утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Хөкүмәт хисабын тәкъдим итәр алдыннан җитди эш бара. Тармаклар буенча эшчәнлек нәтиҗәләре республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләрендә ясала, Хөкүмәтнең әзерләнгән хисабы депутатларга танышу өчен җибәрелә, ә аннары Хисап парламентның барлык профильле комитетлары утырышларында карала.

Хөкүмәт эше турында хисапны ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов тәкъдим иттеләр. «Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5 трлн 730 млрд сумнан артып китте (үсеш 102,9%), сәнәгать җитештерүе индексы 109,9% тәшкил итте, – дип белдерде Олег Пелевин. – Гомуми сәнәгать потенциалының якынча 20%ын  махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары формалаштыра, аларның республика икътисадына керткән өлеше 9,3% тәшкил итте. Кече һәм урта бизнес үсә. Хәзерге вакытта республикада 185,5 мең КУЭ субъекты эшли, аларның икътисадтагы чагыштырма күләме 24,3% тәшкил итә». 

Парламентарийлар авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек иминлеге һәм экология мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар. Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, республиканың Экология көн тәртибе тар белгечләр эше булудан туктады:  ул –  һәркемнең эше, күп кенә фәннәрнең синтезы, галимнәрне, цифрлы новаторларны һәм, иң мөһиме, кешеләрнең үзләрен берләштерүче темага әверелде.

«Экологик иминлек турында сөйләгәндә, без еш кына миллиардлар, тонналар һәм километрлар белән нәтиҗә ясыйбыз, әмма һәр шундый күрсәткеч артында иң мөһиме — конкрет кешенең, аның гаиләсенең, балаларының тормыш сыйфаты тора, – дип басым ясады Азат Җиһаншин. – Татарстанда ачыктан-ачык диалогның уникаль моделе төзелгән, анда һәр җитди проект дәүләт, фән, бизнес һәм җәмәгатьчелек катнашында гамәлгә ашырыла».

Татарстан, профильле министрлык башлыгы билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә әһәмиятле экологик чараларны гамәлгә ашыруда алдынгы позицияләрдә тора. 8 ел эчендә республикада 107 миллиард сумга якын 1300дән артык табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылган. 117 миллиард сумлык экологик зыян булдырмый калдырылган һәм 3,5 миллион кешенең тормыш сыйфаты яхшыртылган. 

2025 елдан «Экология» илкүләм проектына алмашка «Экологик иминлек» проекты килгән. Татарстан өч федераль проектта катнаша – «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад». 8 табигатьне саклау инициативасы планлаштырылган. Финанслауның гомуми суммасы якынча 3 млрд сум тәшкил итә, аның зур өлеше «Россия суы» федераль проекты буенча эшләргә юнәлдереләчәк.

Азат Җиһаншин 2021 елда башланган Казанның ләм кырларын рекультивацияләү мәсьәләләренә аерым тукталды. «Бу проект Россиядә иң катлаулысы, ул сынау проекты, – дип билгеләп үтте министр. – Эшләр дәвам итә, бүгенгә объект 93%ка әзер. Җыелган ләмнең 86%ы геотубларга салынган».

2025 елда шул ук федераль программа кысаларында Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуның икенче этабы башланды. Беренче этап 2022 елда төгәлләнгән, ул вакытта белгечләр Түбән Кама сусаклагычының терәк зонасында 1,5 километрга якын үзәнне чистартканнар. Киләчәктә – Яр  Чаллы шәһәрендә Чаллы елгасын чистарту, шулай ук Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге инициативасы белән Казанда Нокса елгасын экореабилитацияләү проекты. 

Гомумән алганда, дәүләт программасы кысаларында 2025 елда 26 су чистартуга кагылышлы чара уздырылган, тугыз елганың үзәннәре чистартылган, 5 гидротехник корылма ремонтланган, өч су объекты савыктырылган.

Экологик программаларда муниципаль берәмлекләр актив катнаша. «Бюджетлардан 527 миллион сум бүлеп бирелгән, бу «яшел акча» дип атала, – дип сөйләде Азат Җиһаншин. – Бу акчаларга узган ел 296 табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылды, шул исәптән санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү, «кыргый» карьерларны рекультивацияләү һәм территорияләрне яшелләндерү».

Татарстанда 425 эчәр су чыганагы бар, аларның саклану запасы тәүлеккә 2 млн куб тәшкил итә. Әлеге табигый ресурслардан файдалануның максималь нәтиҗәлелеге өчен 2022 елдан 2024 елга кадәр республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың барлык районнарында су җыюурыннарында масштаблы ревизия үткәрелде.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча кичекмәстән лицензияләүне таләп итә торган 600 өстенлекле су җыю урыны бүлеп бирелде, – диде Азат Җиһаншин. – Ревизия шулай ук эчәргә яраклы сыйфатлы су кытлыгы булган торак пунктларны да ачыклады. Бу проблеманы хәл итү өчен районнар заявкалары буенча су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын эзләү алып барыла. 2025 елда мондый эзләнү эшләре Сарман, Югары Ослан һәм Тәтеш районнарында төгәлләнгән инде. 2026 елга Апас, Арча, Кукмара, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарында планлаштырылган».

Министрлыкның күзәтчелек эшчәнлегенә килгәндә, 2025 елда инспекторлар санкцияләнмәгән чүплекләр, чистартылмаган юынтык суларны агызу, файдалы казылмаларны законсыз чыгару һәм лицензия шартларын үтәмәү кебек хокук бозулар белән еш очрашкан. Узган ел 400 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Табигатькә зыян салган өчен 97 млн сумнан артык 178 дәгъва, шулай ук ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында 269 таләп белдерелгән.

Комитет утырышында 2025 елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

 «Тулаем алганда, узган ел республика авыл хуҗалыгы өчен җитештерү ягыннан нәтиҗәле булды, продукция күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте, чагыштырмача үсеш – 107,3%, – дип белдерде Марсель Мәхмүтов. – Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алганда, АПК продукциясенең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте. Узган елның барлык җитештерү күрсәткечләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы килешүләр кысаларында, аграрийлар тарафыннан үтәлде»

5 ел эчендә авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә 193 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән. Марсель Мәхмүтов сүзләренә караганда, аларның шактый күләме югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. «Идел буе федераль округындагы барлык капитал салуларның 25%ы безнең республиканга туры килә», – дип басым ясады министр урынбасары. 

2025 елда 524 мең тонна ит һәм 1 млрд 636 млн данәдән артык йомырка җитештерелгән. 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Сыерларның продуктлылыгы 8873 килограммга кадәр арткан. «Татарстан Россиядә иң эре сөт җитештерүче булып тора. Шуңа күрә сөт базарындагы теләсә нинди бәяләр тирбәнеше безгә аеруча нык тәэсир итә, – дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов. – Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сатуның уртача бәясе, өстәлгән бәягә салымнан башка, 34,72 сум тәшкил итә. Узган ел дәрәҗәсенә карата бәя 9,39 сумга яки 27% ка түбәнрәк, ә ел башыннан бәя 4,27 сумга яки 12% ка кимегән. Ике ел дәвамында сөт чималына бәяләр тотрыклы рәвештә югары булганнан соң, бүген без ваклап сатуда стагнация күрәбез – ваклап сатуда сөт продукциясенә бәяләрнең артуы һәм халыкның реаль керемнәренең артта калуы 2025 елның мартына сөт продукциясенең максималь запасларына (+35%) китерде. Бу хәлдән чыгу юлын без сөт продукциясе экспортын үстерүдә күрәбез».

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, сөткә сатып алу бәяләре – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик мөһим фактор. «Мондый сатып алу бәяләре булганда айга миллиард ярым сум югалтабыз, республика өчен бу мөһим мәсьәлә», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы.

Үсемлекчелеккә килгәндә, профильле министрлык башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзер төп бурыч –  чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру. «Әлегә ел уңай бара, уҗымнарның 98%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә», – дип белдерде Марсель Мәхмүтов.

Республиканың азык-төлек иминлеген формалаштыруга кече хуҗалыклар да зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте министр урынбасары. «2025 елда алар 160 млрд сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерделәр, бу 2024 елга караганда 6% ка күбрәк, әмма үсешне бары тик шәхси хуҗалыкларда гына үсемлекчелек күләме исәбенә билгеләп үтәбез, фермерлар буенча тулаем алганда 2,4% ка кимибез, – диде Марсель Мәхмүтов. – 2025 елда кече формаларга турыдан-туры ярдәм итүгә 6 юнәлеш буенча 1,5 млрд.сум юнәлдерелде. Республика Рәисе ярдәме белән 2025 елда савым сыерларын тоту өчен өстәмә рәвештә 184 млн сум акча бүлеп бирелде. Бер сыерга субсидияләр бердәм ставка буенча 6,3 мең сумга кадәр артты».

Башка субсидияләр күләме дә арттырылган. Ярдәмнең яңа формалары кертелгән, аерым алганда, КФХларга тотылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 60% күләмендә субсидияләр бирелә, бер КФХга максималь күләме 10 млн сумга кадәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз агробизнесын ачуга агромотиватор гранты кертелә.

Фикер алышуга йомгак ясап, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов ассызыклаганча, катгый санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында Татарстан агросәнәгать комплексында үз позицияләрен саклап калды, республика илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче төп регионнар рәтенә керә. «2025 ел нәтиҗәләре буенча без авыл хуҗалыгы продукциясен тулаем җыю буенча лидерлар бишлегенә кердек. Продукция күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте, бу шактый зур күрсәткеч», – дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Татарстан гадәттәгечә терлекчелек һәм үсемлекчелекнең алга киткән төбәге булып тора. «Районнар алдында мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметмәү бурычы тора. Моннан тыш, терлекчелек предприятиеләре биологик яклау буенча юл карталарын үтәү эшен мөмкин кадәр тәэмин итәргә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Нәҗип Хаҗипов тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә.

Парламентның профильле комитетларында Хөкүмәт хисабы буенча киң фикер алышу иртәгә дәвам итәчәк, шуннан соң башкарма хакимият органнарының еллык эшенә йомгак ясала торган төп документ Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading