16+

Мичләре Чуашстанда гына түгел, Ульяновск, Екатеринбург кебек төрле төбәкләргә дә тарала 

Урмай, Тукай, Шыгырдан кебек ныклы татар авылларында эшчән, булдыклы кешеләр яшәгәнлеген ишетеп беләбез. Бу юлы үз күзләребез белән аларның ниләр майтарганын күреп кайттык. Җирле эшмәкәрләрнең хәләл эш алып бару рәвешләрен күзәттек.

Мичләре Чуашстанда гына түгел, Ульяновск, Екатеринбург кебек төрле төбәкләргә дә тарала 

Урмай, Тукай, Шыгырдан кебек ныклы татар авылларында эшчән, булдыклы кешеләр яшәгәнлеген ишетеп беләбез. Бу юлы үз күзләребез белән аларның ниләр майтарганын күреп кайттык. Җирле эшмәкәрләрнең хәләл эш алып бару рәвешләрен күзәттек.

Шыгырданлылар да, урмайлылар да, тукайлылар да бер сүздән, эшнең уңышы – барысы да бәрәкәт булудан килә дип саный. Биредә бар эш дини кануннар белән ныгытылып алып барыла. Ни генә эшләмиләр. Бу авылларда тулы бер эшмәкәрләр полкы бар, диярсең. 

Тимердән чәчәкләр, төрле кирәк-яраклар ясаучы Илнур Карнеев бүген бик тә танылган мич ясаучыга әйләнгән. Ул тимердән мичләр ясый. Бәлкем әле кемнәрдер аның Самира маркалы мичләреннән инде файдалана торгандыр. Мичләре Чуашстанда гына түгел, Ульяновск, Екатеринбург кебек төрле төбәкләргә дә тарала аның. 

– Бөтен сер – бәрәкәттә. Һаман уйланасың. Халыкка яхшы, файдалы булсын өчен ничегрәк ясарга икән, дип уйлыйсың,  – дип сөйли ул.

Мичләрнең төрлесе бар. Бәяләре дә төрлечә. 13 ел элек ныклап башланган эшенең шундый зур әйләнешкә чыгуын күзәтәсең. Бүген көненә 15-18 мич ясый алар. Елына зур-зур мичләр белән 7- 8 фура  гына озаталар. Чынлыкта, Илнур үзенең ничә мич ясаганын инде хәтерләми дә. Ә менә беренче мич ясаган вакытларын ул көлеп тә, сагынып та сөйли. 

– Үзем дә эретеп ябыштыручы булып эшли идем. Мич кирәк булгач, алырга бардым. Карыйм, миче әллә ни түгел. Болар кебек мин үзем дә ясыйм дидем. Ясадым да. Аннан күршем күреп, ул да сорады. Күршенеке тагын да яхшырак килеп чыкты. Шуннан районга алып төшеп күрсәтим әле дип уйладым. Менә шундый-шундый мич эшләдем дип тәкъдим итәргә төшкән идем, шул арада халык җыелды. Һәрберсе миңа да, миңа кирәк диләр. Шунда күршенең мичен дә сатып калдырдым. Ул вакыттан бирле үзем эшләмим, мине халык эшләтә, халык ашата. Безнең бернинди реклама да юк. Мичнең бәясе 10 меңнән тотына. Бик яхшыракларын 50 меңгә дә ясыйбыз. Анысының тимере дә, корычы да башка. Андый мичкә бер кочак утын җитә, – дип сөйли Илнур. 

Мичкә кушамат та таба, кызының исемен куша. Кызы дигәннән, Илнур - 5 бала әтисе. Балалы йортта бәрәкәт күп була, дип тә өстәп куярга онытмый ул. Безгә Илнурның ихласлыгы да, самимилеге дә, үзенә күрә үзенә хас фәлсәфәсе дә ошады. “Булганына шөкер итәргә кирәк. Җитә. Бөтен акчаны эшләп булмый. Үзең өчен дә, балалар өчен дә яшәргә кирәк”, – ди ул.

Әнә гади “болгарка” инструменты белән башланган тимерләрне бүген ул компьютер аша махсус техника белән кистереп ясый. Һәр эшнең тәртибе бар. Мич ясау  да тимердән чәчәк ясау гына түгел. Күңел җылыңны салмыйча гына, моның кадәр эшне башкарып та чыгып булмый. Иң мөһиме – эшеңнән канәгать калулары. Бәрәкәтнең сере дә күп хикмәтләргә салынган шул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading