16+

«Мин халык яклы, кирәксә судлашабыз, куйдырмыйбыз»

Биектау районының Зур Битаман авылы халкы борчуда: мәктәптән ерак түгел генә, инде өченче кәрәзле элемтә каланчасы урнаштырмакчылар.

«Мин халык яклы, кирәксә судлашабыз, куйдырмыйбыз»

Биектау районының Зур Битаман авылы халкы борчуда: мәктәптән ерак түгел генә, инде өченче кәрәзле элемтә каланчасы урнаштырмакчылар.

Ике як тартыша, кайсысы өстенлек алыр: зур акчалар эшләргә исәпләгән подрядчы оешмамы, әллә моңа дәррәү каршы чыккан авыл халкымы? Соңгыларын кем яклар?

Берсе янына, икенчесе...
Авыл халкы шалтыраткач, җирлеккә кузгалдык. Нәрсә дип әйтим, битаманлылар басма матбугатның бу мәсьәләне төбеннән хәл итәсенә  өметләнә. Әмма, халык саулыгын кайгыртудан бигрәк, заман алгарышы өчен колач җәйгән кануннар бар, сүз дә юк, алар көчлерәк... 

Бүген, килешәсездер, чыбыксыз элемтә, интернет заманы. Һәрберебезгә яхшы телефон: айфон, соңгы модель смартфоннар, шул ук вакытта урамның, өйнең теләсә кайсы почмагында тотарлык югары тизлекле интернет кирәк. Кәрәзле элемтә каланчалары менә шуның өчен урнаштырыла да. Ләкин аны кәрәзле элемтә компанияләре түгел, подрядчылар эшли, ягъни заказ алына, урын сайлана, тиешле тикшерүләр үткәрелә һәм каланча килеп баса. Халык монысына гына риза да. Менә шул берсе янына икенчесе, өченчесе елыша. Подрядчының үз максаты – акча эшли, кулланучыда элемтә компаниясен сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, дип аклана. Ә менә халык кәрәзле элемтә каланчыларыннан агылган магнит дулкыннарының зыянлы булуын, авырулар күбәюеннән курка. Үз чиратында алар икесе дә хаклы.

Зур Битаман авылында килеп туган вәзгыять тә шушы. Подрядчы өченче каланчага казык какмакчы. Моңарчы куелган ике каланчаны алдыру хыялы белән яшәгән авыл халкы, әлбәттә өченчесенә каршы. Мәктәптән 200 метр читтәрәк кенә урнашкан каланчалар урынында элек урам булган, әти-әнисе, әби-бабасы нигезенә дәгъва кыласы балалары җиренә берникадәр вакыт бәрәңге утырткалаган, кайберләре соңрак печән чәчкән, әмма кирәксенмәгәч, рәсмиләштермәгәннәр. Шул нисбәтле кишәрлекләр дә муниципалитетныкына, ягъни дәүләт милкенә әйләнгән. 

Каланчаларның беренчесе “Летай” компаниясенеке. Ул чакта авыл халкының күбесе аны белми дә кала. Печән җирен таптап йөргәннәре өчен, тавыш күтәрүчеләр табылса да, сезнең җир түгел, рөхсәт кәгазе бар, дип сүзне кыска тоткан подрядчы, килгән зыян өчен ярты капчык үлән орлыгы биреп котыла. Ни хикмәт, кинәт кенә икенче каланча да баш калкыта. Халык ахырдан ризасызлана. Өченче каланча куярга йөрүләрен белгәч, сабырлыгы сына.  

–    Печән чаптырырга төшкәч, тимер казыкларын таптык. Чапкычны сындыралар дип, алып ташладык та, подрядчы оешманың җитәкчесе Екатерина Андропага шалтыраттык. Мин белмим, дип гаҗәпләнде. Ике атнадан барып карасак, казыклар тагын үз урынында. Кабат шалтыраттык. Сез авыл халкы белән сөйләшегез әле, дип каланча куярга ниятләгәнен Екатерина да таныды. Озак көттерми генә төянеп килеп тә җиттеләр, – ди Рөстәм Валиуллин.

Узган елның 10 октябре бу. Каланча куючылар янына яшен тизлеге белән авыл халкы да җыела. Сүз көрәшеннән китә туфан күтәрелеп... Бораулауны туктатыр өчен чокырга көрәкләр, тимер-томыр ташлыйлар, үзебез сикерәбез, дигәндә  каршы як чигенә – бораулау моторы сүндерелә. Авыл кешесе төне буе чиратлашып кизү тора. Ә иртәгәсен яклау эзләргә керешеп, район хакимияте, прокуратура ишеген шакыйлар, югарыдагыларга хат юллыйлар. Боз кузгала кебек, район башлыгы Равил Хисамутдиновның, мин халык яклы, кирәксә судлашабыз, куйдырмыйбыз, диюе дә көч бирә.

–    Мин агроном булып эшләгәндә кырдан кайтып та кермәдем, хәбәрләшергә кирәк, авыл башында ике каланча торганга карап,  “Летай” белән “МТС”ның элемтәсе һаман да шул “аксак-туксак” иде. Екатерина Андронованың үзе белән дә күрештек, килде ул. Җыелышкан халык та бик ярсыган иде, башта ул да үзен сабыр тотты, ахыр чиктә түзмәде: “Бумеранг әйләнеп кайтачак, менә күрерсез! Ә каланчаны мин барыбер куям”, – дип китеп барды. Ике көн дә үтмәде, теге бумеранг әҗередерме, күмәк хуҗалыкның җәй буе хәстәрләнгән терлекләргә кыш чыгарга җитәрлек печән склады янды... Анда ут чыбыклары да сузылмаган, шырпы йә тәмәке белән эш итмәсәң, һич ут кабарлык җир түгел, – ди Гомәр Фәйзрахманов. 

–    Арбаш авылына да каланча куясылар иде, халкы каршы чыкты, кырга илтеп бастырдылар. Куйсыннар, без каршы түгел, кырда урын җитәрлек. Күмәк хуҗалык рәисе дә бушка җир бирәм, ут энергиясе өчен генә түләрләр, ди. Ә бит кояш нурланышы белән каланчага беркетелгән антенна дулкыннары кушылып, беләсезме организмга  нинди көч белән тәэсир ясый? Коточкыч! Мин гомер буе химия, физика укыткан кеше буларак әйтәм. Читтә яшәп, олыгайган көнемдә туган авылыма кайтып төпләндем, калкансыман биз авыруым бар, ә бакча артында ук каланча! Кан басымы уйнаганга түзәр хәл юк, авылда яман шеш, йөрәк белән чирләүчеләр бермә-бер артты, – ди 74 яшьлек Филсинә Хидиятуллина.
Авылда авыручылар саны ишәюен фельдшер да инкарь итмәде. Әмма бу хәлне ул кәрәзле элемтә каланчасына да бәйләргә теләмәде. 

Кем каршы, кем халыкны яклый...
Авыл халкының ризасызлыгы зур. Подрядчы оешмага гына түгел, ә менә беренче каланчаны куйган елларда авыл җирлеге идарәсендә сәркәтип вазыйфасын башкаручы Гөлнара Камалиевага теләктәшлек күрсәтүе өчен дә ачулары килә. 

- Мин әлегә монда беркем түгел, – дип сүз башлады Гөлнара Камалиева. Бер кем дә булмагач, авыл җирлеге идарәсендә нишләп утыра, диярсең. – 2016 елга кадәр, ягъни “Летай” каланчасы куелганчы, телефоннан сөйләшергә роуминг иде, әле аны да тоткан җирен эзләп, почмак саен күтәреп йөрдек. Интернетны әйткән дә юк. 5 елдан МТС каланчасын өстәгәндә дә авыл җирлегенә беркем дә рөхсәт сорап килмәде, аның өчен рөхсәт тә кирәкми. Чөнки, безнең карамакта җирләр юк, барысы да дәүләтнеке. Безнеке дигәне әнә зират белән су башнясы җирләре. Монда да без арендалыйбыз, үзебезнең түбә юк. Ә авылдагы дәүләт җирләре белән «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» идарә итә. Ул чакта да халык ризасызланып хатлар язды, без аларны югарыдагыларга юлладык, әмма мәсьәләне халык файдасына хәл итәрлек җаваплар алмадык. Халык мәнфагәте дип инде... Тикшерүчеләр челтәрле элемтә каланчаларының зыяны юк дип раслый икән, халыкка нинди зыяны булсын, шуны аңламыйм. Җыелыш та җыеп карадык, белдерү язып элдем. Зур Битаман авыл җирлегендә 230 хуҗалык исәпләнә, 808 сайлаучының 47 се җыелышта катнашкан, имзалар шул кадәр генә.

Чынлыкта җыелышка килүчеләр күбрәк, каланча борчуын да уртага салып сөйләшәләр, әмма халыкка аңлату җитми, күбесе кул куймыйча кайтып китә. 
Зур Битаман авыл җирлеге башлыгы Фәрит Закиров исә киресенчә, халык яклы. 
–    2023 елга кергәч, 2022 елның хисап җыелышын үткәрдек без. Районнан килгән вәкилләргә авыл халкы җайлап кына үз гозерен җиткерде, авыл башында торган ике кәрәзле элемтә каланчасын башка җиргә күчереп булмасмы, диделәр. Хәлдән килгәнен эшләргә вәгъдә бирделәр бирүен. Өченче каланча куярга җыенганнарын ул чакта беребез дә белми идек. Узган елның апрель аенда районның “Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы” подрядчы оешмага элемтә объекты урнаштырырга арендага җир бүлеп биргән, ә бер айдан үз карарын юкка чыгарган. Подрядчы оешма  прокуратурага мөрәҗәгать итә. Нигезсез эш итүе ачыкланып, җир мөнәсәбәтләре палатасы 16 квадрат метр җирне подрядчыга кире кайтара. Ай саен алар җир арендасы өчен дәүләткә 40 сум түләп торачаклар. Подрядчы оешманың кәгазьләре тәртиптә. Безнең көч кенә җитми. Югары язылган хатлар да район карамагына әйләнеп кайтты, – ди җитәкче. – Вәкаләтләребез дә чикле. Элек рөхсәтсез кадак та какмаганнар. Хәзер әнә киләләр дә, теләсә кайсы почмагына басып, җирне борауларга да керешәләр. Авыл җирлегенә кереп, әйтеп кенә чыксалар да була югыйсә. Авылга килеп, кемнең нәрсә эшләп йөргәнен белмисең дә, әйтмиләр дә, үзең күреп яннарына барсаң да сөйләшмиләр, рөхсәтебез бар, диләр...

Авыл халкы белән аңлашыр өчен кабат җыелыш җыймакчылар. Бәлки уртак фикергә килеп булыр дип өметләнәләр. Өченче каланчага ике яңа урын да табылган, берсе – 60, икенчесе 40 метр гына ерактарак, икесе дә олы юлның икенче ягында. Тик бу ара “алдавыч” кына...

–    Подрядчы оешманың без тәкъдим иткән урынга ук китәсе килми. Анда күмәк хуҗалыкның җәйләве иде, ут кергән, кышын юлны үзебез ачтырып торырга да риза без. Әмма алар, каланча торган җирдә кәрәзле элемтә челтәре үрелерлек гөмбәз катлау хасил булырга тиеш, диләр, Зур Битаман авылы менә шул җәһәттән бик “уңдырышлы” күрәсең... Роскомнадзор килеп тикшерде, приборлары радиодулкыннарның да зыяны юк дип күрсәтте, – ди Фәрит әфәнде. 
Каршы як та нык тора

Подрядчы оешма – “Первая Башенная Компания”. Алган заказны ул вакытында эшләп тапшырырга тиеш. Тоткарланалар. Димәк, акча югалталар. Монда миллионнар әйләнештә. Екатерина Андронова белән дә элемтәгә кердек. 

–    Минем берәүне дә кимсетәсем килми. Халык көне-төне интернетта, мәгълүматның кирәген дә, кирәкмәгәнен дә укый. Кәрәзле элемтә каланчасының зыяны зур: авырулар арта, сыерның сөте кими,  сарыклар бәрәнләмәс дип куркалар. Ләкин бит ул прогресс. Замана алга бара. Бу бер минем теләгем генә түгел, без барлык элемтә компанияләре белән дә эшлибез. Каланчалар да федераль программалар нигезендә куела. Аны куяр өчен дә башта шул җирлекнең ихтыяҗы өйрәнелә, “Мегафон” элемтәсе сорыйлар икән, халыкка да сайлау мөмкинлеге булдырылырга тиеш. 10 кешенең каршы чыгуы гына башкаларның ихтыяҗына киртә була алмый. Таләпләр кырыс, барысын да катгый үтәргә кирәк, килдең дә каланча куеп китә алмыйсың. Район җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр бара, каланчаны алар әйткән җиргә куя алмыйбыз, анда тотмый ул. Каланчалар бер-берсенең сигналын тотарга тиеш. Әмма урынын, килешеп, берникадәр читкәрәк алабыз. Өченче вариант юк, – диде бүген ООО “Альянс Телеком” оешмасы белән эш итүче Екатерина Андронова. 

Авыл халкының да борчылуын аңларга була. Радиодулкыннарның зыяны цифрлаштыру җәһәтендә үсә барган саен артачак, монысы көн кебек ачык. Кулыбыздагы кәрәзле телефоннарның, телевизор, микродулкынлы мичләрнең дә зыяны тими дип әйтеп булмый, әмма тәүлек әйләнәсе кулланабыз. Зыянсыз заман – узган гасырдагы тормыш, мичкә утын ягып, чуен белән мичтә пешерелгән ризык, үзебез баскан ипи... Тәме дә икенче, газабы да җитәрлек.  Менә шул караңгылыктан яктылыкка юл ярдык та, инде килеп, кабат ризасызланабыз. Бәлки, замана техникасының зыянсыз эшләвен үзебез аңлап җиткермибездер дип, радиофизика өлкәсендәге белгечнең дә фикерен тыңладык. 

Фән кандидаты, радиофизик, КФУ мөгаллиме Олег Бадрутдинов мондыйрак фикердә:
–    Каланчалар куелганчы, магнитлы дулкыннарның зыяны тикшерелә. Моның үз нормативлары бар. Бу процедура үтәлмичә бер генә каланча да куелмый, таләпләр бик катгый. Әмма аларның зыяны бар, моңа да күз йомып булмый. Өйрәнүләр бара, әмма организмга күпме дәрәҗәдә һәм нинди зыян китерүе ахыргача ачыкланып җитмәгән.  Ни өчен балаларга кәрәзле телефон бирмәскә кушабыз? Электромагнитлы дулкыннар гәүдә аша үткәндә, гәүдәне җылыта. Бу үз чиратында баш миендәге кайбер процессларга зыян китерә. Монысы да әле өйрәнелү чорында гына. Электромагнитлы нурлар энергия күчерәләр. Аларның ешлыгы зуррак булган саен тирәсендә авыру китереп чыгаруга булышлык күрсәтүче молекулаларны да күбрәк  җыялар. Кәрәзле элемтә чарасы бүлеп чыгарган электромагнитлы дулкыннарның тәэсире дә кызык кына... Каланча төбендә яшәүчеләргә аның тәэсире юк дәрәҗәсендә яисә бик аз күләмдә, ә менә каланчадан еракта яшәүчеләргә аның тәэсире чынлап та бик зур. Ә бит киресенчә булырга тиеш кебек. Дөресен әйткәндә, әлегәчә фән дә электромагнитлы дулкыннарның тәэсирен дәлилли алмый. Өйрәнүләр бара. Бу авыл халкының борчуын искә алып, шуны гына әйтә алам, өч кәрәзле элемтә каланчасы янәшә торганда алар нурланышны бер-берсенә дә йөклиләр, әлбәттә. Аларның кеше организмына нинди йогынты ясыйсын берәү дә белми. Шуңа күрә, үз саулыгыңны кайгыртырга кирәк. Өченче каланчаны куйдырмау ягын карасалар әйбәт. Яисә үзләре тиешле белгечләрне чакыртып, нурланыш дәрәҗәсен тикшертсеннәр. Шәһәрдә әйтик, янәшә торган ике йортның берсе түбәсенә кәрәзле элемтә антеннасын куялар да күрше йорттагылары әй куаналар. Имеш, алар антеннасыз йортта яшиләр. Чынлыкта бит алар күрә зыянны, ә күршеләре зыянсыз гомер кичерә... – ди шәрехләде ул. 

Без үз чиратыбызда бу бәхәсне күзәтүебезне дәвам итәбез. Элемтә объектларын урнаштыручы подрядчы эшчәнлегенә гаеп ташлый алмыйбыз. Канун буенча, алар дөрес эш итә: үзләренә уңай булган җир кишәрлеге сорап, районның “Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы”на бер гаризалары да җитә, тоткарлыксыз бирелә. Ә менә халык саулыгын кайгырту кем җилкәсендә? Әлеге сорау әлегә ачык кала... 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading