16+

Мәскәүлеләр – табакта, арборлылар – капчыкта

Әллә инде арборлылардан ишеткәннәр, бу ялларда Мәскәүнең Сокольники паркында да таудан шуу ярышлары уздырганнар. Арборлылар салам тутырган капчыклар белән шусалар, болар тауның түрен табакка утырып яулаганнар. Җиңүчегә ун мең сум акча да биргәннәр әле. Әй, акча биреп тау шудыра башлагач юк инде ул. Балтач районының Арбор авылы халкына бу нисбәттән...

Мәскәүлеләр – табакта, арборлылар – капчыкта

Әллә инде арборлылардан ишеткәннәр, бу ялларда Мәскәүнең Сокольники паркында да таудан шуу ярышлары уздырганнар. Арборлылар салам тутырган капчыклар белән шусалар, болар тауның түрен табакка утырып яулаганнар. Җиңүчегә ун мең сум акча да биргәннәр әле. Әй, акча биреп тау шудыра башлагач юк инде ул. Балтач районының Арбор авылы халкына бу нисбәттән...

Мин үзем мондый бәйрәмнәрне хыялларны чынга ашыру өчен менә дигән мөмкинлек дип саныйм. Йә, уйлап карыйк әле: кайсыбызның гына, чана, чаңгы шусаң иде бер яисә күптән инде волейбол тубын күргән дә юк, ничек итеп уйный идек бит дип сагынып, көрсенеп утырганы юк икән. Арборда хәлләр башкача, күпкә гадирәк, йөз җитмеш хуҗалыклы авылда волейбол уйнарга гына җиде команда җыелган. Ярышларның төп иганәчесе «Арбор» ҖЧҖ рәисе Хәмит Баязитов: «Әле тагын бер команда җыйнала иде, кертмәдек», - дип шаярта. Яшьләрне тәҗрибә һәм акыл белән җиңәрбез дип булса кирәк, үз командаларына күрше хуҗалык җитәкчесе Рәшит Һадиевны да алганнар. Волейбол уйнау буенча бераз калышканнардыр, бәлки, ә менә иң яхшы кәеф аларда булгандыр, мөгаен. Мини футбол уенында да җиде команда иде. Монысының инде статусы башкарак, күрше авыллардан һәм Мари Эл Республикасыннан да командалар катнашты. Футбол башка мәйданда иде, мин дә читтән генә күзәтеп килдем. Әлбәттә инде, егетләр булган җирдән кызлар калмый. Хәер, футбол уйнаган егетләр янында йөрсәң дә ярый. Сәламәтлек көннәрендәге тагын бер спорт чарасы да зур игътибарга лаектыр: ул да булса, кышкы кичләрнең берсендә авыл халкының бер булып йөгерергә чыгуы. Нәниләр дә, әбиләр дә узыша бу көнне.
Бәйрәм булгач, әлбәттә инде, самавыр кайнады, табада коймак чыжлады, казанда ботка пеште. Үзешчәннәр тау итәгендә нарат егетләре көнләшерлек итеп биеде, җырлады, җитезләр шаян уеннарда катнаштылар.
Без барыбыз да табигать балалары шул. Аның куенына чумып күзне камаштырырдай аклык дөньясында калабызмы, яисә чыклы үләнне ерып таңга каршы атлыйбызмы - һәркайсында без үз-үзебезне тапкандай, аңлагандай булабыз. Күзне чытырдатып йомып таудан аска атылганда да шул кичерешләр...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading