— Лилия концертыма да кайтып, чыгыш ясады, — ди Гөлфирә.
div>
Аның хыялын ике улы тормышка ашырырга ярдәм иткән. Ул икесен дә музыка мәктәбенең баян классына укырга биргән. Олы улы Булат баян классын бишле билгеләренә тәмамлап, укуын башка юнәлештә дәвам иткән.
— Баянчы булмаса да, тиешле дәрәҗәдә уйнарга өйрәнде. Икенче улым Салават та баян дәресләренә бик теләп йөри. Бәлки, ул минем хыялымны дәвам итеп, шушы юнәлешне сайлар, — ди ана.
— 2001 елдан бирле бәйрәмнәр оештырабыз. Районга да, Казанга да, Чаллыга да, Мәскәүгә дә чакыралар. Мөмкинлегебез булса, барысына да барабыз. Ирем башка өлкәдә эшләсә дә, бәйрәмнәр уздыруда Равилем — уң кулым. Ул мине аңлый, үзе дә бик матур җырлый, бергәләп тә җырлыйбыз. Парлап чыгып китәбез, бергә кайтып керәбез.
Эшем бик ошый. Өйдә урыннан тора алмаслык булып авырып яткан вакытларым да була. Ә халык алдына чыгып баскач, бөтенесе онытыла, бәйрәмне алып барам. Тамашачы алдына чыгып басуның әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык үз рәхәте бар. Моны бары тик шушы өлкәдә эшләүчеләр генә белә, — ди Гөлфирә.
Комментарийлар