16+

Россиядә банкротка чыгучылар саны кискен арткан: бер елда 560 меңнән артык кеше бурычларын түли алмаган

Россиядә 2025 елда судлар 561 719 гражданны һәм 3386 шәхси эшмәкәрне банкрот дип таныган.

Россиядә 2025 елда судлар 561 719 гражданны һәм 3386 шәхси эшмәкәрне банкрот дип таныган.

Бу хакта Россия Югары суды каршындагы Суд департаменты статистикасында хәбәр ителә.

«Российская газета» басмасына Федераль адвокатлар палатасы киңәшчесе Екатерина Худова белдергәнчә, узган елда гражданнарның банкротлыгы очраклары 32,1 процентка, ә шәхси эшмәкәрләрнеке 32,9 процентка арткан. Белгечләр бу тенденциянең 2026 елда да дәвам итүен билгели.

Физик затларның банкротлыгы процедуралары кысаларында кредиторларга 33,51 миллиард сум, ягъни аларның таләпләренең 5,1 проценты кайтарылган. Шәхси эшмәкәрләр банкротлыгы буенча бу күрсәткеч 1,42 миллиард сум тәшкил иткән — таләпләрнең 9,1 проценты.

Екатерина Худова сүзләренчә, банкротлык турында гариза биргәнче үк бурычлының милкен, килешүләрен һәм кредиторлар таләпләрен кайтару мөмкинлекләрен бәяләү мөһим.

Шул ук вакытта белгечләр компанияләрнең банкротлык күрсәткечләре кимүен бизнесның хәле яхшыруга турыдан-туры дәлил итеп карарга ярамавын искәртә. Моның өчен кредиторларга күпме акча кайтарылганын һәм компанияләрнең түләү сәләтен торгыза алуын да исәпкә алырга кирәк.

Чыганак: «Российская газета».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading