16+

Ник үләсез, дуңгызлар?

Алабуга җирлегендә узган шимбәдә үле 12 кабан дуңгызы табылган. Шуңа да 21 декабрьдә узган матбугат очрашуында республикада йорт терлекләре һәм кыргый җәнлекләр авырулары темасы күтәрелде.

Ник үләсез, дуңгызлар?

Алабуга җирлегендә узган шимбәдә үле 12 кабан дуңгызы табылган. Шуңа да 21 декабрьдә узган матбугат очрашуында республикада йорт терлекләре һәм кыргый җәнлекләр авырулары темасы күтәрелде.

– Республика ветеринария лабораториясендә һәм Татар төбәкара ветеринария лабораториясендә тикшерүдән соң, әлеге кабан дуңгызларының Африка чумасыннан үлгәнлеге ачыкланды. Шик калмасын өчен, анализларны Владимир шәһәренә “Бөтенроссия җәнлекләрне яклау фәнни-тикшеренү институты”на җибәрдек. Җавап шушы көннәрдә кайтып җитәргә тиеш, – диде Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Африка чумасы йорт һәм кабан дуңгызларына, шулай ук декоратив дуңгызларга хас авыру. Дуңгызлар авыру эләктерсә, 5-10 тәүлектә үлә. Сәламәтләнгән очракта да, дуңгызда вирус кала. Африка чумасы кешеләргә һәм башка төр терлекләргә хәвефле түгел.
 Россиядә 25 төбәктә дуңгызларда Африка чумасы барлыгы ачыкланган. Габделхак Мотыйгуллин әйткәнчә, Татарстанга әлеге төбәкләрдән дуңгыз һәм ит кайтартылмый. Ләкин, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә Африка чумасы булуы Татарстанга хәвеф тудыра. Авыруны кабан дуңгызларының алып керүе ихтимал.

 – Кош гриппы да зур икътисади зыян китерә. Буа, Чүпрәле, Мөслим районнарында карантин булып алды. Яшел Үзән районының Залесный бистәсе янындагы агрофермада авыру йоктырган казлар юк ителде. Буадагы фермер Чувашиядән бернинди ветеринария белешмәләрсез үрдәкләр сатып алган булган. Ветеринария белешмәсе булу катгый таләп. Залесныйдагы казлар күлдә кыргый үрдәкләр белән бергә йөзгән. Терлекчелек һәм кошчылык комплексларында дезинфекцияләрне даими үткәреп тору зарур, – дип искәртте Габделхак Мотыйгуллин.
– Казанда шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Сатуга чыгарылган итләр тикшереләме? – дип, кызыксындым.
 – Игътибар көчле бу мәсьәлдә. Терлек һәм кош итләре башта районнардагы лабораторияләр аша уза. Ярминкәгә чыгарылыр алдыннан итләр, сөт һәм атланмай шәһәрләрдә кабат тикшерелә. Казандагы һәр базарда ветлаборатория эшли, – дип ышандырды Габделхак Мотыйгуллин.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сөйләгәнчә, Африка чумасы Германия, Польша, Венгрия, Румыния җирлекләрендә дә бар.
 – Европадан ит кайтартылмый, эмбарго бетерелмәде әлегә. Әмма, тере терлекләр кайтартыла, аларга эмбарго каралмаган. Терлекләр ил территориясенә кертелер алдыннан җентекле тикшерү һәм карантин уза,-диде Евгений Иванов.

Татарстан Республикасының биологик чыганакларны саклау буенча дәүләт комитетының тереклек һәм үсемлек дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков республикада кыргый җәнлекләрнең дә сәламәтлеге әледән-әле тикшереп торылуын әйтте. Котырыну авыруы белән авырый башлаган кыргый җәнлекләр кешеләрдән курку хисен югалта. Кыргый җәнлекләр торак пунктларга килеп белештермичә йөрсә, бу турыда кичекмәстән ветеринария хезмәтләренә хәбәр бирү сорала.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading