Норлат районында башлык алмашынуга әле бер ел да юк, әмма кешегә күрсәтерлек эшләре бар.
Скопировать ссылку
Норлат районында башлык алмашынуга әле бер ел да юк, әмма кешегә күрсәтерлек эшләре бар.
Әлеге якның потенциалы нинди, халыкны ниләр борчый һәм кыйблалары кайда – бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен Норлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев белән аралаштык.
— Район башлыгы булып эшли башлагач нинди зур проблема белән очраштыгыз? — Әйе шул, шунда ук зур проблема булуы ачыкланды. Ул да булса - халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү. Әлеге сорау Норлатта яшәүчеләрнең яртысыннан артыгын борчый иде. Былтыр без аны хәл иттек. Бу инде, күбесенчә, элеккеге район башлыклары – Алмаз Әхмәтшин һәм Равил Кузюровның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыкты. Чирмешән елгасы шәһәрнең яртысыннан артыгын су белән тәэмин итеп торган. Аңлавыгызча, аның сыйфаты кешеләрдә зур сорау уяткан, әлеге тема буенча моң-зарлар тукталмаган, һәрвакыт җирле хакимиятне шуның буенча ләгънәт утына тотканнар. Норлаттан 28 чакрым ераклыкта зур күләмдә артезиан суы запасларын таптык, торбалар суздык, насослар урнаштырдык, шәһәрдә фильтр станциясен төзедек. Тулаем алганда проект 1 миллиардка якын сумга чыкты. Шулай итеп, хәзер Норлатта бөтен җирдә чиста артеизан суы. Әле бу гына түгел. Менә әйттем бит, 28 чакрым ераклыкта су табылды дип, шуның буенча урнашкан барлык авылларны да торбага тоташтырмакчы булабыз. Моны эшләп чыккач, тагын ничә торак пункт сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк дигән сүз.
— Егәрлеге җитәчәкме соң? — Әлбәттә! Су торбасы буена коелар ясап калдырдык, авыллар шунда тоташа ала. Хәзер 6 скважинаның берничәсе генә эшли бит, аның көче җитә. Тагын бер проблема булып, шәһәрдәге шәхси йортларны үзәк канализация системасына тоташтыру тора. Анысын да хәл итәрбез дип уйлыйм. Әлбәттә, быелгы кыш та безне ярыйсы гына сынады. Коммуналь хуҗалык тармагы үз эшен җиренә җиткереп башкарды, ниндидер гадәттән тыш хәлләр булмады, әмма кар чистарту буенча бераз сорауларыбыз бар. Моның белән безнең махсус муниципаль унитар предприятие шөгыльләнә, аны көчәйтергә уйлыйбыз.
— Ә техника җитәме соң? Күптән түгел генә Татарстан җитәкчелеге районнарга өләште бит. — Техникалар бар, шулай да кирәк вакытта без башка оешмаларны да эшкә җигәбез. Әйтик, быел кар күп яуды, шуңа күрә читтән дә ялладык. Нефтьчеләргә рәхмәт, үзләренең дә кырларда чистартасы объектлары күп, шуңа да карамастан, авылларга да ярдәм кулы суздылар. Кар да күп яуды бит, гади трактор белән генә чистартырлык түгел иде. Менә шул МУПны кышын да, җәен дә проблемасыз эшли алырлык итеп көчәйтергә дип йөрибез.
— Алга таба нәрсәләргә зур игътибар бирәчәксез? Алда нинди эшләр көтә? — Норлат районында уңдырышлы җирләр күп, шуңа күрә терлекчелек буенча үсү мөмкинлекләре әле бар. Кече һәм урта бизнес тармагында эшлисе эшләр күренә. Проблема дигәннән, балалар лагерының кыяфәте дә борчый безне. Ул элек шикәр заводының пионерлары ял итә торган җир булган, хәзер биналары һәм корылмалары нык искергән. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевичка бик зур рәхмәт, ул безнең моң-зарыбызны ишетте һәм тиздән җәйге балалар лагеры төзи башлыйбыз. Әле сигезенче мәктәптә яңа спорт залы ясамакчы булабыз, икенчесен исә капиталь төзекләндерү көтә. Бөек Ватан сугышы чорында анда хәрби госпиаль урнашкан булган. Инде өч ел Норлаттагы шикәр заводы эшләми, шуны җайга саласы килә. Быел җәен барысы да билгеле булачак. Аның мәйданы бик зур, тик ятмасын иде, җитештерү өлкәсе үсәргә тиеш бит ул. Без бөтен дәүләт программаларында катнашабыз, быел әле фельдшер-акушер пункты да төзибез. Нефтьчеләрнең грант системасы да районга зур ярдәм күрсәтә. Анда катнашабыз, җиңгән акчаларга күп кенә эшләр башкарыла. Быел исә Кариев скверын төзекләндерү эшләренең икенче этабын башларга исәп. Чүп контейнерлары мәйданчыкларын чиста тоту һәм аны вакытында чыгаруга да зур игътибар бирергә уйлыйбыз. Җәмәгать транспорты эшчәнлеген җайга саласы, автобус тукталышларын тәртипкә китерәсе бар.
— Аңлавымча, Норлат районындагы тормышка нефтьчеләр зур йогынты ясый. Бу начар түгелме соң? — Бернинди начарлыгы да юк, районда шундый оешмаларның булуы һәрвакыт плюс кына булып саналды. Аларда хезмәт хакы яхшы бит, ә анда безнең халык эшли, алар әйбәтрәк яши, салымын да түли, тегесен-монысын алырга акчасы да бар. Әле бит шунысы да бар: нефтьчеләр җирлекләргә зур ярдәм күрсәтәләр, шул ук грантлар аша социаль объектларны игътибарсыз калдырмыйлар. Менә безнең чүп ташый торган полигон бар, анда бульдозер кирәк иде. Нефтьчеләр тоттылар да районга техника бүләк иттеләр. Безнең өчен ул стратегик объект, анда трактор гел эшләп торырга тиеш.
Комментарийлар