«Окоп» Ленин урамының беренче йортында яшәүче Хәбир Саяхфаровның коймаларына орынып диярлек уза. Терлек асрап, сөт сатып көн күргән Хәбир абзый башын кашый:
- Без - шушы чирәмлектә туп тибеп, йөгереп үскән малайлар. Нинди матур урынны харап итте. Мин ничек итеп хәзер печән, салам алып кайта алырмын икән? Техника белән кереп булмый. Сөт сатып алучылар да керә алмый безгә. Пычрак ерып, бидоннарны авыл үзәгенә ташыргамы?
Хәбир әфәнде җитәкче чокырны үч итеп казыткан дигән фикердә. Урамның бу өлешендәге күп кенә кешеләр хуҗалыкта эшләүдән баш тартып, башка җирдә эшлиләр. Хәбир әфәнде исә хуҗалык җитәкчесе белән берничә тапкыр конфликтка кергән. Ул, җир пайларын хуҗалыктан аерып, үз хуҗалыгын булдырган, фермаларны авылга терәп салдыруыннан зарланып, жалу да язган булган.
- Бәлки, хуҗалык җитәкчесе урлашуларга чик куярга теләгәндер? - дим.
- Урлашалар икән, матур итеп койма корсын да каравылчы куйсын. Мин урламыйм, акчаң булса, китереп бирәләр хәзер. Үзен Алланың кашка тәкәсе дип саный, мин-минлеге бик көчле. Ул безне гел мыскыл итә. Безнең бакча кырыена терәп, силос чокыры ясап куйды (Хәбир әфәнденең кулы бер якка төртеп күрсәтә, анда бомба чокыры кебек ыржаеп тишек карап тора); авылга терәп, ферманың тиресен аударды (кул икенче якка төртеп күрсәтә, анда Салават җырындагы Каратау кебек күккә терәлгән тирес өеме «тирләп» утыра); фермадан аккан суларны авылның коесына ага торган итеп торба куеп калдырды (кул фермадагы «шифалы сыекчаларны» коега юллый торган су юлын күрсәтә); Самарадан шабашниклар китереп, авылга терәп, маллар суя торган «бойня» ясатты, бөтен авыл сасы ис, чебен белән тулды, анда үләксә калдыклары әлегә кадәр ята әле... (Хәбир әфәнденең кулы икенче якка сузыла, анда - җимерек бина).
«Сыер башларын урам читенә аттымыни» дигән ышанычсызлык күрсәткәч, халык, «бойня»ны күрсәтергә дип, мине ияртеп алып китте. Чалбарларны тигәнәкләрдән «талатып», җимерек бина янына килеп маташканда, бер нәгаләт чүмәләгә сөртендем. Сыер башы икән. Нишләп йөрисең монда дигән кебек, тишек күзләре белән миңа карап тора...
Минем килгәнне авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәевкә хәбәр иткәннәр булып чыкты. Ул да урамнан түгел, ферма ягыннан килде. Машинасын чокырның теге ягында калдырып бу якка чыкты, халык янына килеп, авыр итеп бер сулады. Ал-лай... Шулай икән монда хәлләр... Сөйләшер сүз дә юк, мескенлек һәм чарасызлыктан гаҗиз халык ни әйтсен? Авыл башлыгы җыелган кешеләр белән бергә чокыр янына барып басты.
- Чокыр кирәкми иде, минемчә, - ди авыл башлыгы. - Хуҗалык җитәкчесе белән бу хакта сөйләшү булды. Әмма ул бит бу җирнең хуҗасы. Ул хуҗа икән, димәк, нишләргә дә хакы бар. Хәзер дөнья шул якка таба бара бит. Куркыныч инде... Монда без фәрман бирә алмыйбыз, үзара килешеп, сөйләшеп хәл итәргә кирәк.

«Ул бик яхшы җитәкче, аның чокыры яхшы...»
Хуҗалык җитәкчесе Рифкать Заһидуллин ул вакытта эш урынында түгел иде, Тәтешкә киттек. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хуҗалык җитәкчесен үтереп мактады. Хуҗалык гөрләп бара, хуҗалык җитәкчесе Рифкать Заһидуллин - меценат. Районның социаль тормышында актив катнаша, үз тырышлыгы белән мәчет, Казандагы зур урында эшләүче туганы ярдәме белән мәктәп салдырган. Ә, чокырмы? Чокыр нәрсә инде ул? Зур кешеләрнең эшләренә аяк чалучылар була, алдынгы хуҗалык җитәкчесен тәнкыйтьләргә ярамый. Хакимияткә халыкның жалуы күптән килеп ирешүгә карамастан, бер генә вәкил дә авылга барып, кешеләр белән сөйләшмәгән.
Хуҗалык җитәкчесенең версиясен тыңлау белән чикләнгәннәр. Чокырны мин тасвирлап күрсәткәндә, миңа әкиятче бабайга караган кебек карап тордылар, үземне Батулла итеп хис иттем. Шыттыр әйдә, шыттыр, янәсе. Алай да хакимияттән берәрсе чокырны барып карарга тиеш дигән карарга килеп, җир һәм милек мәсьәләләре палатасы рәисе Артем Абрамовны Байрашка җибәрделәр. «Рифкать абыеңны сүгеп язма, ул сине авылда көтеп торачак», - дип үгетләп калдылар хакимияттә.
Артем Абрамов чокырны күргәч, телсез калды...
- Безгә бу чокыр булган урынның кемнеке булуын документларга карап ачыкларга кирәк, аннары ул чокырны нинди документларга нигезләнеп казыган, шуны белергә кирәк. Мин әлегә берни дә әйтә алмыйм, - диде аннан.
- Үз җире булса да, кешенең шушындый чокыр казырга хакы бармы?
- Әгәр дә ул башкаларга куркыныч тудырмаса, казый ала... Мин документларны өйрәнмичә берни әйтмим...
Халык табибы
Рифкать Заһидуллин бик озаклап үзенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булуы хакында сөйләде. «Атказанган кешеләр сирәк була», - ди ул үзе турында. Аның нинди җитәкче икәнен беләм, хезмәт хакын системалы рәвештә түләмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, прокуратура тарафыннан дисквалификацияләнгән булуын да беләм.
- Сезгә зарланып йөргән кешеләр колхозда эшләгән кешеләр түгел алар, ә бу колхозны, бу авылны мин эшләп чыктым. Заһидуллин Рифкать Мостафиевич эшләп чыкты! - диде ул.
Кеше үзе турында өченче затта сөйли башлый икән, кыякларга вакыт дигән сүз. Әмма мин китә алмыйм, сорауларым күп... Чокырны ник казытканын беләсем килә. Тырыша торгач, җаваплар табылды. Ике сәбәп бар икән. Берсе - халыкның караклыгына каршы көрәш.
- Һәрберсенең яшисе килә, мал тоталар, мин колхозга эшкә кушсам, чыкмыйлар, - ди хуҗа кеше.
Икенче сәбәп - котырган төлкеләргә каршы көрәш, имеш. «Котырган төлке» темасына сөйләшү егерме минутларга сузылгандыр, әмма барыбер аңлашмадык. Икебез ике телдә сөйләшәбез. Берничек тә аңлый алмыйм - ни өчен авыл ягына һәм авыл янындагы басу ягына чокыр казылган да, урман полосасы ягына казылмаган? Тәтеш төлкеләре фермага килер алдыннан башта авылга киләләр дә, аннары авыл урамыннан фермаларга керәләрме? Нигә турыдан гына кермиләр? Ни өчен Заһидуллин чокыр ферманы төлкеләрдән саклый ала дип уйлый? Төлке ул бит сыер түгел, метр ярымлы чокыр аның өчен проблемамыни? Сикерә дә чыга, кышын сикерәсе дә юк...
Сорауларыма җавап таба алмадым. Ни өчен җавап таба алмаганымны аңлатыр өчен, әңгәмәбезнең бер өзеген китерәм.
- Мин бу чокырны казытмасам, котыру авыруы тарала да, маллар үлә, мине судить итәчәкләр! Ул очракта мине беркем дә коткармый, сез дә килмәячәксез. Мин - атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, минем үз хуҗалыгымны саклап, киртә корырга хакым бар.
- Әгәр ул чокырга берәр бала егылып төшеп имгәнсә дә, сезне хөкем итәчәкләр.
- Анысын эшлибез аның, мин - атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, куркыныч урыннарга матур гына рәшәткә куймаслыкмыни мин?
Сезгә зарланган кешеләр үзләре дә куя ала иде киртәне. Булышсыннар миңа.
- Алар бу чокырга каршы, нигә сезгә булышсын инде алар?
- Мин бит түлим!
- Чокыр төлкедән саклыймы соң?
- Саклый, машина белән төнлә узып бара идем, чокырдан бер төлке чыкты да йөгерде (!)
- Язын бит чокырны кар суы басачак, ишеләчәк. Тагын да куркынычрак булачак.
- Мин - бик көчле төзүче. Анда бөтенесе дә исәпләнеп эшләнгән. Язын су керми анда...
Бу авылда кар яумыймыни? Кая килеп эләктем мин?
Барыбер әйбәт Рифкать Заһидуллин. Әңгәмә азагында чокырдан зарланып жалу язган авыл халкына үпкәсе юклыгын белдерде:
- Мин үземне табиб дип саныйм. Табибның авыруларга үпкәләргә хакы юк. Табиб бит сырхауханәдәге чирлеләргә үпкәләми. Менә бу авылда да күпме кеше яши, мин бит аларның авыру булганнарына үпкәли алмыйм.
PS. Тәтеш районы прокуратурасы «Байраш окобы»н тикшерә. Без киткәннән соң, киңәшмә булган, Артем Абрамов, телефоннан шалтыратып, чокырның законсыз булуы хакында белдерде. Әмма әлегә «Рифкать окобы»ның язмышы хәл ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар