16+

«Хәбәрсез югалган» дип саналган солдатның туганнарын тапканнар

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә еллар узса да, яу кырлары әле дә күп серләр саклый.

«Хәбәрсез югалган» дип саналган солдатның туганнарын тапканнар

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә еллар узса да, яу кырлары әле дә күп серләр саклый.

Җир куенда исемнәре билгесез меңләгән солдат һәм командир җәсәде яшерелгән. Әби-бабаларының кайда җирләнүен, нинди язмышка дучар булуын бүгенгәчә белмәгән гаиләләр бик күп. 

31 экспедиция — 300гә якын сугышчы җәсәде

Татарстан эзтабарлары быел Бөек Ватан сугышы барган урыннарга 31 экспедиция оештырган. Алар Россиянең төрле төбәкләрен, шул исәптән иң ерак территорияләрне дә колачлаган. Экспедицияләрдә төрле яшьтәге 390 эзтабар катнашкан. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Кызыл Армиянең 282 сугышчысының җәсәде табылган. 

«Легион» хәрби-патриотик оешмасы вәкиле Роман Тургенев билгеләп үткәнчә, Татарстанда студентлар эзләнү хәрәкәте аеруча актив үсеш алган. Республикадагы югары уку йортларының күбесендә эзтабарлар отряды эшли. Яшьләр сугыш барган җирлекләргә чыгып, һәлак булган сугышчыларны эзли, аларның кем булуын ачыкларга тырыша.

Быел шундый экспедицияләрнең берсе Волгоград өлкәсенең Суровикино районы тирәсендә узган. Биредә концлагерь урнашкан булган.

— Башта без 112нче укчы дивизиянең сугышчан позицияләрендә эшләргә планлаштырган идек. Әмма беренче көнне үк концлагерь тоткыны калдыкларына тап булдык. Эш барышында монда сугыш әсирләренең генә түгел, гади халыкның да җәсәдләре күмелгәнлеге ачыкланды. Ике атна эчендә 197 кешенең калдыклары күтәрелде, — дип cөйләде Роман Тургенев.

Студентларның тагын бер төркеме казу эшләрен Псков өлкәсендә алып барган. Биредә дә концлагерьның бер бүлекчәсе урнашкан булган. Ике атналык эш нәтиҗәсендә эзтабарлар 249 кешенең җәсәден күтәргән. Узган ел шул ук урманда якынча 165 кешенең калдыклары табылган булган, 10сының исеме ачыкланган. Шуларның берсе — Актаныш районы кешесе Гыйззәтулла Хәмидуллин. Документлар буенча, ул 1941 елның декабрендә хәбәрсез югалган дип саналган. Соңрак эзтабарлар аның туганнарын да таба алган.

волонтеры. фото ТИ

Хезмәте — авыр, нәтиҗәсе — бәяләп бетергесез

Эзтабарларның хезмәте мораль яктан да, физик яктан да бик авыр. Экспедицияләр төрле һава шартларында уза. Волгоград өлкәсендә июль эссесендә, термометр 40 градустан югары күтәрелгән вакытларда да, казу эшләрен дәвам итәргә туры килә. Кайчак берничә көн рәттән яңгыр ява, җир измәгә әйләнә. Ерак утрауларда исә көчле җил комачаулый. Шуңа күрә эзләнү экспедицияләрендә катнашу яшьләрдән сабырлык, чыдамлык һәм зур җаваплылык таләп итә.

Роман Тургенев фикеренчә, мондый сәфәрләр яшьләрнең дөньяга карашын үзгәртә.

— Беренче тапкыр экспедициядә катнашучылар өйләренә башка кешеләр булып кайта. Дөньяга карашлары, фикерләре үзгәрә. Чөнки алар калдыкларын күтәргән кешеләрнең үзләре кебек үк яшь булганнарын, Ватан өчен һәлак булганнарын аңлыйлар. Уртак эш төрле төбәкләрдән килгән кешеләрне берләштерә, алар арасында ныклы дуслык булдыра. Ике атна буе бергә эшләгән кешеләр бер-берсен ел буе күрмәсәләр дә, яңадан очрашуны көтеп яши, — ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading