«Шәһри Казан» журналистларының авылларга сәяхәте: күз яшьләренә кадәр көлдергән спектакль, йөрәккә үткән хатирәләр һәм газетага язылуның иң җылы мизгелләре.
Газетага язылу чоры — журналистлар өчен мәшәкатьле дә, кызыклы да вакыт. Бу чорда укучылар белән күзгә-күз очрашырга, аларның шатлык-борчуларын тыңларга, газетада язылганнарның тормышта ничек чагылыш табуын күрергә мөмкин.
"Шәһри Казан"ның матур традициясе бар: язын да, көзен дә каләмдәшләребез, кар-яңгырга карамыйча, авылларга укучылары янына юл тота. Күптән түгел без дә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында булып кайттык.
Мәктәптән башланган танышу
Авылга килгәч, иң элек мәктәпкә керергә тырышам. Котлы Бөкәшнең урта мәктәбе узган ел гына төзекләндерелгән — якты, чиста, нур чәчеп тора. Биредә 90 бала белем ала. Тәнәфестә укытучылар белән аралаштык, сүзебезне җылы кабул иттеләр, күбесе газетабызга язылды. Рәхмәт йөзеннән мәктәп китапханәсенә яңа китабымны бүләк итеп калдырдым.
Аннары элемтә хезмәткәрләре, хат ташучылар белән бергә авыл буйлап юл тоттык. Аларның эше тыгыз: аеруча пенсияләрне вакытында таратырга кирәк. Ә өлкәннәр, пенсия алган көннәрдә, газетабызга язылырга да теләп ризалаша.
Шундый очрашуларның берсендә Фирая Фәхриева белән таныштык. Ул туганының хәлен белергә килгән булган. Сүз авылдагы үзенчәлекле бәйрәмгә — "Капка төбе"нә күчкәч, Фирая ханымның күзләре очкынланып китте.
"Уфалла арбасы«ннан туган спектакль
Авылдашларының күңелендә озак саклансын өчен, Фирая ханым күршесе Сөембикә әби Имамиева белән кечкенә генә спектакль әзерләгән. Бакча артында эшсез торган «уф алла» арбасын алып кергәннәр, тәгәрмәчләрен ире карап-майлап биргән. Ә күршесен малай итеп киенергә күндергәннәр.
Нәтиҗәдә, халык яраткан җырчы Габделфәтнең «Уфалла арбасы» җырына менә дигән җанлы күренеш килеп чыккан! Яшьрәкләр көлгән, өлкәннәрнең күзләренә яшь килгән. Бу тамашада бит бер арба гына түгел, күпләрнең авыр еллар турындагы хатирәләре дә яңарган.
Авыл халкы хәтта шул арбаны кыр капкасы янына, таш өстенә бастырып куеп, үзенчә һәйкәл ясарга да уйлаган. Тик ният тормышка ашмый калган. Ә югыйсә, заманында авыл кешесенә бу тәгәрмәчле ярдәмче никадәр кирәк булган!
— Мин үзем дә әтием вафатыннан соң, сигез яшемдә шул арбага җигелдем. Әни белән урманга утынга йөрдек, — дип искә алды Фирая ханым.
Аның сөйләгәннәрен тыңлаганда, үткәннәрнең бүген дә күпме кешенең йөрәгендә яшәвен аңлыйсың. Әлеге очрашуның видеосын "Шәһри Казан«ның MAX каналында да карарга мөмкин.

Туган көненә — «Шәһри Казан» бүләге
Фирая ханым белән очрашуыбыз тагын бер сәбәп белән истәлекле булды: шул көннәрдә аның туган көне икән! Ул безнең белән очрашуны, күңелендәге хисләрен уртаклашу мөмкинлеген язмышның матур бүләге итеп кабул итте.
Ә туганы аңа «Шәһри Казан» газетасына язылу бүләк иткәч, шатлыгының чиге булмады. Без дә Котлы Бөкәштән күтәренке кәеф белән кайтып киттек. Укучыларыбыз арасында шундый иҗади, хискә бай, тормышны яратучы кешеләр булуы сөендерә.
Язылу кампаниясе әле дәвам итә. Димәк, алда безне яңа очрашулар, кызыклы язмаларга әверелерлек тарихлар көтә. Ә укучыларыбызның ышанычын аклау, алар өчен тагын да яхшырак газета чыгару — безнең төп бурычыбыз.

Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар