16+

Россия рекордлар китабына кергән иң биек бина Мәлбагышта

Замана җилләре шаукымында күп кенә авыллар сула барганда, Азнакай районының Мәлбагыш авылы халкы гөрләп яшәп ята.

Россия рекордлар китабына кергән иң биек бина Мәлбагышта

Замана җилләре шаукымында күп кенә авыллар сула барганда, Азнакай районының Мәлбагыш авылы халкы гөрләп яшәп ята.

“Лотереяда отканбыздыр” – дип шаярта 5 ел элек Мәлбагыш авылы җирлеге башлыгы вазыйфасына керешкән Азат Әхмәтшин. Әмма һәр шаяртуда дөреслек өлеше бар, дип юкка гына әйтмиләр. Берсенә берсе үрелеп килгән вакыйгалар чылбыры авыл тормышын җанландырып җибәреп, аңа өметле киләчәк бүләк иткән. Бүген Азнакай районына килгән кунакларны Мәлбагышны күрсәтмичә җибәрмиләр.

Зур үзгәрешләр башы
Барысы да 2018 елда башлана. “Татнефть» оешмасы җитәкчелеген язмыш җилләре Мәлбагыш мәктәбенә алып килә.  1976 елда төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән ике катлы белем учагы аларны шактый төшенкелек хәлендә каршы ала. Агач тәрәзә рамнары кибеп, чери башлаган, бина эчендә җилләр уйный. Ә башлангыч сыйныфлар совет чорыннан калган яшел парталар артына утырып, белем үзләштерә. Кайчандыр 300ләп укучыга мәгърифәт уты өләшкән урта мәктәп, Актүбә мәктәбе филиалына әверелеп, 9 еллыкка калдырылган. 

-Мәктәпнең һичьюгы тәрәзәләрен генә булса да алмаштырасы иде, дип хыяллана идек ул вакытта. Ярдәм сорап, район җитәкчесе Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек. Көннәрнең берендә мәктәп бусагасын “Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов үзе атлап кергәч, гаҗәпкә калдык. Шул чакта безгә тулысынча ремонт ясарга вәгъдә иттеләр. Берничә ай узды, ә безгә ләм-мим сүз әйтүче, эш башлаучы юк. Берзаман “Соңгы кыңгырау” бәйрәме билгеләнгән көнне иртән төзүчеләр килеп кермәсенме. Кичә уздырырга өч сәгать вакыт бирделәр дә, шунда ук эшкә дә керештеләр, - дип искә ала мәктәп директоры Эльмира Баһманова. 

25 майда кергән ремонтны 1 сентябрьгә төгәлләп тә куялар. Бинаны гына түгел, ишегалларын да ялт иттерәләр. Яңа уку елын балалар яңартылган мәктәптә башлап җибәрә. Үзенекеләр һәм күрше Түбән Якый авылы балаларына Әлкәйнекеләр дә өстәлә. Балаларны йөртергә мәктәп автобусы да бирәләр. Шул елда белем йортын яңадан 11 еллык укытуга кайтару эшенә тотыналар. Бер ел дигәндә, монысының да очына чыгалар. 

Авылны үстергән идея
Шуннан соң тагын бер тәкъдим яңгырый – мәктәп базасында биолаборатория булдыру. Күрмәгән-ишетмәгән нәрсә! Әмма “күз курка, кул эшли”, диләр бит. Тиз арада заманча биология класслары булдырып, лаборатория җиһазлыйлар. Усак агачы үсентеләре китереп, аларны үрчетү бурычы куела аларга. Биология укытучысы Зинаида Сәмигуллина белән бергә вегетатив клонлаштыруга өйрәнә башлыйлар, тәҗрибә юлы белән бу эшнең асылына төшенәләр. Бүген лаеклы ялга киткән мөгаллим эшен биология укытучысы Гөлнур Ашурова дәвам итә. Микроклонлаштыру эшенә 2 лаборант күз-колак булып тора.  

Агач үрчетүдә остаргач, Мәлбагыш мәктәбе территориясендә теплица да торгызып куялар. Хәзерге вакытта елына 350 мең агач үстерәләр биредә. Усак кына түгел, каен, сирень, кара бөрлегән, хәтта чәчәкләргә кадәр үрчетәләр. Теплицадан ныгып чыккан үсентеләрне «Татнефть» АҖ вәкилләре, республика мәнфәгатьләреннән чыгып, тиешле урыннарга таратып утырта. Ә чәчәкләр үз авылларында оештырылган төрле бәйрәмнәргә шәп бүләк булып тора. 
Биолабораториядә, теплицаларда, нигездә, өлкән сыйныф укучылары кайнаша. Тәҗрибәләр үткәрәләр, проектлар ясыйлар. Җәй буе эшләп, үзләренең кирәк-яракларына яхшы гына акча алучылар дә бар икән. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында булачак һөнәрләрен шушы юнәлештә сайлаучылар да барлыкка килгән. Әнә хәзер тагын бер кызлары биология укытучысы булам дип хыяллана. Мәлбагыш мәктәбенең олыгаеп килгән коллективына алмаш булыр, дип өметләнәләр. Бүген биредә 69 бала укый, 14 укытучы белем бирә.   

Мәлбагышка игътибар шуның белән сүрелми. Мәктәптән соң төзекләндерү чираты балалар бакчасына да җитә. Нәниләр өчен дә менә дигән шартлар тудыралар. Бүген бакчага 23 сабый йөри, димәк, якындагы елларда мәктәп бусагасын тәүге атлап керәчәк балалар шактый әле.

Тиңе булмаган “Мәллә”
Ә күптән түгел авылда “Мәллә” дигән күпфункциясе үзәк төзелгән. Хәер, “төзелгән” сүзе бу очракта бик үк туры килеп тә бетми. 3D-принтеры технологиясен кулланып сафка бастырылган бинага тиңнәр илдә, гомумән, юк. Бу объект 3D-басу ысулы белән булдырылган иң биек бина буларак Россия рекордлар китабына кергән – аның биеклеге 10,1 метр тәшкил итә.

“Мәллә” авыл халкына шәһәрнекеннән калышмый торган заманча шартлар тәкъдим итә. Киңлек иң заманча техника белән җиһазландырылган: биредә мультимедиа җайланмалары булган күпфункцияле зал, коворкинг-зоналы уңайлы китапханә, спорт залы, почта, ФАП һәм уңайлы административ блок урын алган. 

-Хәзерге “Мәллә” үзәге урнашкан территориядә элек 3 бина тора иде. Мәдәният йорты, ташландык колхоз идарәсе һәм элекке колхоз профилакторие – биредә ФАП һәм китапханә эшләде. Боларның барысы да авария хәленә кергән иде инде. Район җитәкчелегәннән ярдәм сорап, хатлар яздык. Ниһаять, бу гозеребезне дә ишеттеләр. Быел менә дигән, башка берәүдә дә булмаган комплекс үз ишекләрен ачты. Бер ел әзерлек эшләре барды, бинаны сафка бастыруга бер ел китте. Авыл халкы монда кайнаган эшне гаҗәпләнеп, зур кызыксыну белән күзәтте, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Тиздән 3D-басу ысулы кулланылып, авылда 10 йорт та сафка бастырылачак икән. “Татнефть» җәмгыяте шул рәвешле яшь белгечләрнең яшәү шартларын кайгырта.

Алда өметле киләчәк
Хәзерге вакытта үсештә булган Мәлбагыш бик күпләр өчен тарту көченә ия җирлек булып тора. Гөрләп тормыш итәрлек бар шартлары бар бит. Кайчандыр авылдан киткән кешеләр кире кайта, Әлмәттән, Җәлилдән, Азнакайдан күченеп, биредә төпләнергә карар кылучылар да бар икән. Бүген авылда 200дән артык хуҗалык исәпләнә, 400ләп кеше гомер итә. Терлек асраучы, үсемчелек белән шөгыльләнүче берничә хуҗалык бар, күплелек кеше исә нефть-газ тармагында яки Актүбәдәге мегафермада көч куя. 
Бу авылның матур өметле киләчәге булуына бер шик юк миндә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading