16+

Саба районындагы могҗизалы бакча: Сания апа үстергән файдалы үсемлекләр һәм чәчәкләр

Саба районы Туктар авылында яшәүче Сания апа Исхакованың бакчасында нинди генә үсемлекләр һәм чәчәкләр үсми! Ул һәрберсен зур кызыксыну белән өйрәнеп, үзенчәлекләрен белеп үстерә.

Саба районындагы могҗизалы бакча: Сания апа үстергән файдалы үсемлекләр һәм чәчәкләр

Саба районы Туктар авылында яшәүче Сания апа Исхакованың бакчасында нинди генә үсемлекләр һәм чәчәкләр үсми! Ул һәрберсен зур кызыксыну белән өйрәнеп, үзенчәлекләрен белеп үстерә.

Туктар авылындагы үзенчәлекле бакча белән танышабыз

Бакчачылык буенча төрле журналлар  алдырып укый, җиләк-җимеш куакларының һәм башка үсемлекләрнең файдасын өйрәнә. Сания апа үзенең  тәҗрибәсе белән генә чикләнми, белгәннәрен башкалар белән теләп уртаклаша. Чыннан да аның бакчасында ниләр генә үсми! Чәчкә-гөлләре, җимеш куаклары уңган хуҗабикә кулында рәхәтләнеп чәчкә ата, мул уңыш бирә. Сания апаның бакчасы белән танышып йөрибез.

Гадәти булмаган бакчада гадәти булмаган үсемлекләр дә шактый булып чыкты. Күп кенә җимеш куакларын Сания апа еллар дәвамында сыный, өйрәнә. Алар турында озаклап сөйли ала. Бакчада төрле чәчкәләр, куаклар, яшелчәләр үстерсә дә, биредә хуҗабикәнең һәрберсенә күңел җылысы салынганы күренеп тора. Бөтен җирдә тәртип, бер чүп үләнен үскәнен дә күрмәссең.

Монарда — хуш исле һәм файдалы чәй үсемлеге

 – Монысы Монарда – чәй үсемлеге. Ул бик тәмле хуш исле. Күпъеллык, чәчкәләре кып-кызыл булып утыра. Орлыклары да өлгерә. Әнә шулай итеп, кисеп җыеп алам да, киптерәм, чәй эчкәндә  кулланабыз. Бик  файдалы. Кыш буе эчәбез. Яфрагын да, чәчәген дә кулланабыз. Мин инде сабакларын да киптерәм, – дип таныштыра безне Сания апа.

– Менә бу әстерхан чикләве.  Ул җиде еллап үсә инде. Әле чикләвеген күргән юк. Яз көне кабат суыклар булганда өши дә, тагын үсеп китә. Кибет чикләвегеннән үзем утырттым. Әйбәтләп капласаң, бәлки чикләвеген дә биргән булыр иде. Каплап өлгереп булмый, я җил ачып ата.  Бик хуш исле, чәй өчен дә бик тәмле. Иммунитетны ныгыта. Яфракларында йод бик күп.

Чикләвекне яткырып утыртырга кирәк.  Көзгә таба утыртасын, яз көне тишелеп чыга. Шулай иттереп, тырышып карыйбыз. Белмим, чикләвеген күреп булырмы, юкмы? Үстерү өчен  тырышлык кирәк. Исләре бик тәмле, чәйгә дә бик тәмле.

Бакча. Фото: Галиева

Исхаковлар бакчасында файдасы булмаган бер генә дә үлән үсми бугай. Сания апа аларны һәрберсеннән үзенчә файдалана белә. Сары чәчәкле бер үсемлек янына тукталабыз.

Девясил һәм андыз: бакчадагы файдалы үсемлекләр

– Девясил, андыз була бу. Тугыз төрле авырудан дәва. Ашказаннары  өчен файдалы, иммунитетларны ныгыта. Тамырын алып, кайнар су салып куябыз да, шуны эчәсең, – дип сөйли Сания апа. – Амарант – шулай ук бик файдалы. Аның маен да ясыйлар.

Көнбагыш маена салып, су өстендә ясарга була. Чәе дә бик тәмле була. Чәчәк булып та матур утыра. Биредә әремгә,  меңьяфракка хөрмәт зур. “Бакчамда дүрт төп Иван чәй үсә, 1-2 төп әрем, меңьяфрак та бар. Нинди дару үләне кирәк, барысын да үстерәм. Һәрберсенең үз урыны бар. Боларны кыш буе файдаланам”, – дип сөйли ул. 

Бакча. Фото: Галиева

Шунысы кызык, Сания апа үз бакчасындагы һәрбер үсемлекнең санын төгәл белә. Әнә өч төп чикләвек куагы бар аның. Берсе туган авылы Туктарныкы, икенчесе Минзәләнеке (олы кызы шунда яши), өченчесен кызыл яфраклысын сеңлесе алып кайткан. Моннан тыш кара кура җиләге, ремонтант кура җиләге, каен җиләге, бөрлегән, сары слива, зәңгәр слива, чияләр, шомырт-баланнар, әллә ничә төп миләш – барысы да мул уңыш бирәләр. “Чияләр икенче бакчада да күп. Аларны куяннар да  кимерә инде. 90 төп бакча җиләгем бар. Артыгы кирәкми, эшләп булмый”, – ди елмаеп Сания апа.

Бакча. Фото: Галиева

Авыл бакчасы кешегә яшәү дәрте бирә

Ә бакча чәчәк белән тулган. Ел әйләнәсе өе дә, бакчасы да гөл-чәчәкле аның. Берсе чәчәктә, икенчеләр атып бетергән. Сания апа һәрбер чәчәк-куакның ничек үстерәсен төнлә уятып сорасалар да рәхәтләнеп сөйли ала. Бакча эшен Сания апа аңлап кабул итә. Һәрберсе турында күп укый. Бакчага бәйле әллә нинди журналлар яздырып ала.

  • Бакча профессоры үсемлекләр турында укып кына түгел, үзе үстергән һәрбер үсентенең ничек үскәнен, кайчан чәчәк атканын, кайсының суның ничек яратканын да анык белә. Бу гөлләрнең дә үз холыклары бар. Ай кимегәндә, ай тулганда, тагын әллә нинди вакытта ниләр чәчәсен сорасаң, ул сәгатьләр буе сөйли ала. 

Бакча. Фото: Галиева

 
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading