Өйдә исә түр якта ханымнар каз йолкыдылар. Фәйзетдиновларның быел үстергән 40 баш казлары җыр-бию катыш әнә шушы куллардан үтте дисәм дә ялгышмам. Йорт башлыгы 101 яшьлек Асия апа Фәйзетдиновадан да бәхетле кеше юк иде бугай. Беренчедән балалары, онык-оныкчыклары кайтып тулган, картлыгы кадердә. Эш беткәч, дүрт буынның бер өстәл артында утырып чәй эчүе дә – гасыр иясе өчен тиңсез хәзинә!
– Әнкәй гомере буе укытучы булып эшләде. Сугыш елларында трактор йөрткән, җир сөргән. Үстергән 7 баласының 4 се генә исән, кайгылары йөрәгеннән китмәсә дә, үгет-нәсыйхәте телендә, оныкчыкларын үлеп ярата. Колагы гына начар ишетә, үз-үзен йөртә, аңында, зиһене дә әйбәт кенә ди, – килене Вәсилә апа.
Чишмә суы эчеп яшәүләренең хикмәтедерме, каршы йортта яшәүче Мирсәяф абый Камаловка исә 102 яшь. Ярышып гомер итәләр! Җәйләрен капка төбенә чыгып утыргач, Мирсәяф абыйның “Исәнмени әле син, кортка!?” – дип яратып эндәшүенә Асия апа да сүзсез калмый икән, сине узып киткәнче дә яшәмәгәч, имеш! Бер-берсен ишетмичә, баш кагып та әйбәт кенә сөйләшүләренә сөенеп карап торулары бик рәхәт, әлбәттә. Мирсәяф абый да балалары тәрбиясендә.
– Авырлыктан күтәрелеп, гадел яшәдем. Хатыным вафат – 86 яшендә китеп барды. Дәвамчыларыма гел бер сүзне әйтәм, сәбәбен түгел, җаен эзләгез дим. Хәмерле табыннарда да утырмаска кушам, юкса тапкан малыңның да бәрәкәте кача, – ди Мирсәяф апбый.
Бу ике ак күңелле кешеләр нәселенең яшәеше генә дә Колмакчы авылына сыйфатлама бирергә җитәр иде бәлки. Кунакларның казларны чишмәгә алып төшеп чайкаулары, дистәләгән авыл гармунчының аларны озата барулары, “Нардуган” ансамбленең чыгышы, үз хуҗалыгында үстергән казларны сатарга алып килүче фермерларның, һөнәрче-кул осталарының үз эшләре: чиккән альяпкыч, мендәрләр, өйдә ясалган сабыннар, бизәнү әйберләре, бәйләнгән уенчыклар, сувенирлар, умартачыларның бал продукциясе, әле тагын сөт ризыклары белән сәүдә мәйданын гөрләтүләре, эстрада артистларының чыгышы Мәкәрҗә ярмнкәсеннән ким түгел иде. Ә мәдәният йортында балалар өчен масстер класлар эшләде, балалар май канаты да ясадылар, буярга, рәсем ясарга да өйрәнделәр. Кыскасы, авылның һәр почмагына бәйрәм рухы, дөресрәге каз өмәсе этнофестиваленең гамле аһәңе сыенган иде.
– Республика дәрәҗәсенә үсеп, киң колачын бу этнофестивальнең киләсе елга беренче юбилее! Ничек үткәрәсен бүгеннән фаразлыйбыз, ә менә быелгысы өчен күңелдә тантана. Халкыбыз бердәм, үткәнен зурлап яшәрдәй көчле ул. Район җитәкчелегенең хәер-фатыйхасында күмәк көч, ныклы команда белән тырыштык, нәтиҗәсе күз алдында – башкалабыз кунаклары, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшәребез безгә атап каз өмәсенә килгәннәр икән, ышанычлы адымнар белән алга атларга, гомер-гадәтләребез, милли йолаларыбызны бар гүзәллеге белән сакларга кирәк, монысы – безнең бурыч, – ди Түбән Кама районының берләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар