16+

Сасыборын, Виноград, Никкилдем... - Татарстанның сәер атамалы авыллары

Сәер атамалы авыллар республикада да күп. Әмма аларның күбесе үзгәртегән яки ул авыллар юкка чыккан. Беркөнне генә инстаграмда Балтач районында Виноград авылы барлыгы турындагы мәгълүматка тап булдым. Бу районга күп йөрибез, андый авыл исемен бер дә ишеткән булмады.

Сасыборын, Виноград, Никкилдем... - Татарстанның сәер атамалы авыллары

Сәер атамалы авыллар республикада да күп. Әмма аларның күбесе үзгәртегән яки ул авыллар юкка чыккан. Беркөнне генә инстаграмда Балтач районында Виноград авылы барлыгы турындагы мәгълүматка тап булдым. Бу районга күп йөрибез, андый авыл исемен бер дә ишеткән булмады.

Чепья авылындагы Халыклар дуслыгы музеена шалтыратып, Виноград авылы чынлап та бармы дип кызыксындык. Бар икән: бүген анда алты йортта яшиләр, ди. 

Виноград – татар авылы. Ул Арбор елгасының сул ярындагы үзәнлектә урнашкан. Иске Чепья авылыннан аны шул елга аерып тора. Авылга нигез 1928 елда салына. 30нчы елларда колхоз да төзелә. Монда күп итеп киндер үстергәннәр, сүс җитештергәннәр. Әмма кечкенә колхоз озак яшәмәгән – Иске Чепьядагы “Яңа көч” колхозына кушылган. Бүген тугыз йорт калган, аларның алтысында гына яшиләр.

Исеменә килгәндә, колхозлашу елларында авылга килеп чыккан район вәкиле мондагы табигатькә исе китеп, матур җирдә яшисез, монда виноград үстерергә кирәк, дигән, имеш. Шуннан авылга Виноград атамасы ябышып та калган. Әмма виноград үстерүчеләр генә юк, ди.   

...Мөслим районында Сасыборын авылы булган, аның хәзерге исеме – Елгабаш. Азнакай районының Буклы авылы Ташлыярга әйләнгән, ул авыл бөтенләй юк инде хәзер. Мөслим районындагы Никкилдем дә хәзер үз исеме белән аталмый. Игенче дигән исем куйганнар. Атамасының тарихы исә болайрак. Анда иң беренче булып Иске Чакмак авылыннан Хафиз Ситдыйков күчеп утырган. Ялгыз ихата хуҗасы самавыр куярга утлы күмер кирәк булса да күрше Тойгелдегә чыга торган була. Эчәргә коесы да юк. Шуңа да “Ай-һай, ник килдем мин монда”, – дип зарлана икән. Соңрак халык телендә дә авыл Никкилдем дип атала башлый. 

Апас районында да бар кызыклы авыл исемнәре. Аю Көйдергән авылының атамасы турында районның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис абый Ногмановтан сорадык.   
– Безнең төбәктә куе урманнар булган. Халык, чукындырудан качып, урман эченә китеп яшәгән. Аюлар аларның умарталарына, терлекләренә һөҗүм итә торган була. Моннан тәмам туйган халык тирән итеп чокыр казып, алдавыч ясый, өстен салам белән каплыйлар. Аюның бер килүендә аның алдавычка төшеп киткәнен көтеп торалар да саламга ут төртәләр. Шуннан аю көч-хәл белән кача һәм башка авылга килеп аптыратмый. Шуннан башкалар бу авыл турында аюны көйдергән авыл дип сөйли башлый һәм атамасы да шулай булып кала. Кайберәүләр Аю кудырган дип тә йөртә аны, – дип сөйләде безгә Рәмис абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading