16+

Савымчы Зөлфия Хәбирова: «Өчәр көн фермадан кайтмаган чакларым да булды»

«Алан» хуҗалыгында эшләүче Зөлфия Хәбировага ферма җене кагылган, билләһи.

Савымчы Зөлфия Хәбирова: «Өчәр көн фермадан кайтмаган чакларым да булды»

«Алан» хуҗалыгында эшләүче Зөлфия Хәбировага ферма җене кагылган, билләһи.

Аның хезмәт сөючәнлеге, мал-туар яратуын, бар тормышын хуҗалыкка багышлавын башкача аңлатып булмыйдыр. Зөлфия апа үзе: «Канга сеңгән инде», – дип йомшак кына елмаеп куя. 

– Әти – мал караучы, әни – сыер савучы иде. Без балачактан ферманың нәрсә икәнен күреп, белеп үстек. Бер төркем яшьләрне зоотехникка укырга да җибәргәннәр иде. Читтән торып бер ел белем алдык. Инглиз теленнән имтихан бирергә кирәк булуы ачыкланды. Ә безгә мәктәптә укыганда чит тел кермәде. Нишләргә? Кайтып киттек, авылда колхозга эшкә урнаштык, – ди Зөлфия апа.

Зөлфия Хәбирова үзен нинди генә һөнәрләрдә сынамый. Ике ел колхоз ашханәсендә аш-су булып эшләгән. Аннан депутат булып сайланган. Мәдәният йортында эшләүче булмагач, анда мөдир дә булган.  «Спектакльләр куеп, концертлар оештырып матур эшләдек. Эше җиңелрәк кебек тә, белмим, ләкин ул минеке түгел. Сәхнәдән сыерлар янына киттем», – ди. 

Куллар ничек ярылмасын инде?

Сыер савучы хезмәтенең никадәр кыен булуын Зөлфия апа кечкенәдән үк белә. «Алты яшемнән әнигә ияреп фермага төшә идем», – ди. 
– Әни көн саен 23 сыерны кул белән сава иде. Сулар җылыту, сыерга азык ташу да аның җилкәсенә төште. Безгә дә эләкте әле. Бераз үскәч, 14-15 яшьләрдә әни урынына эшкә чыгып, ял көннәрендә аны кунакка җибәрә идем. Әнинең хезмәтен бераз булса да җиңеләйтәсе килде.  Җәйге яллар вакытында иптәш кыз белән җәйге лагерьга барып, сыер савучыларны ял иттереп, бераз акча да эшли идек. Һәрдаим сыер сава башлагач, кулларда бер исән җир дә калмады. Җәйге яңгырларда, пычракта куллар ничек ярылмасын инде?.. Элек сыер савучының  хезмәте бик газаплы иде шул, – ди Зөлфия Хәбирова. 

Шөкер, кул белән сыер саву хәзер тарих битләрендә генә кала бирә. Зөлфия Хәбирова кулыннан беренче савым аппаратлары да үткән. Хәзер инде бөтенләй «оҗмах» ди. 

– Сыер савучыларны аппарат белән эшләргә үзем өйрәттем. Бервакыт яшь таналар төркемен биргәннәр иде. Ә сыер савучылар алышынып тора. Таналар болай да чәүчәләк, бераз игътибарыңны югалтсаң, җиленнәре ярыла. Аларны жәлләп, өчәр көн фермадан кайтмаган чакларым да булды. Хәзер эшләргә җиңел инде. Сыер савучы сыер гына сава. Асларын җыештыру, азык бирү башка кешеләрнең эше, – ди Зөлфия ханым. 

Берүзенә 130 бозау
Мал-туарның күңеленә дә юл таба белергә кирәк. Кешеләр үз зарын сүз белән әйтә алса да, кайчак аңлашып бетә алмыйсың. Ә мал-туарны сүзсез аңлый белергә кирәк. 

– Сыерлар аз гына авырый башласа да, күзгә карап ярдәм сорый. Сыерлар да елый белә. Кыйнаганны да аңлыйлар. Арада андый кешеләр дә булды. Мал-туарны кыйнап кына тыңлатып булмый шул. Сыер да нәкъ кеше кебек ачу саклый. Хуҗалыкта эшләгәч, һәр сыерның исемен, холкын, кайчан ташлануын белә башлыйсың. Сыерның паспорты сыер савучының башында инде, – ди тәҗрибәле белгеч.
Зөлфия Хәбирова лаеклы ялда булса да, фермадан аерыла алмый. Зөлфия апаның берүзенә 130 бозау. Бүген ул аларны карау белән мәшгуль.

– Элек барысын кул белән эшләгәч, бу хезмәттә 2-3 кеше иде. Хәзер тирес чыгарасы юк. Эшләргә җайлы, рәхәт. Яшьләрнең колхозга килмәвенә шаккатам. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Икмәген, печәнен өйгә кадәр китереп бирәләр. Өйдә мал-туар тотырга да уңайлы. Эшлә генә бит инде, – дип борчыла Зөлфия ханым. 

«Һәрберсе сабый бала кебек кадерле»
Әйе, авырлык күреп үскән кешеләр бүгенге тормышның кадерен яхшы аңлый. 
– Бераз эштән туктап торырга туры килде. Кайнана 1 нче группа инвалид иде. Өйдә берничә тапкыр янгын чыгара язды. Күзе күрмәде, шуңа берничә ел өйдә тордым. Барыбер эшне сагындым, –  ди Зөлфия ханым.

Зөлфия Хәбирова өч бала анасы да әле. Берсеннән-берсе чибәр өч кыз, бүген алган һөнәрләре буенча эшлиләр. Өчесенең дә тормышы җитеш инде. 
Укуны тәмамлап, шәһәрдә калган булса, бәлки, Зөлфия Хәбированың язмышы бөтенләй башка булыр иде. Әмма ул үкенми. 

– Бер үкенечем дә юк. Гомер буе шушы авылда яшәдем, колхозда эшләдем. Нинди генә авырлыклар булса да, туган авыл – туган авыл инде ул. Кул-аяклар сызлый, дарулар да эчәбез. Әмма елдан-ел эшнең җиңеләя баруын күргәч, куанып эшлисе килеп кенә тора.  Малны кешегә калдырып та китәсе килми. Хезмәттәшләргә ышанам, әмма күңелне ышандыру барыбер авыр. Арттан ияреп йөри бит алар. Һәрберсе сабый бала кебек кадерле, – ди гади авыл кешесе Зөлфия Хәбирова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading