16+

Күкрәк турысындагы авырту: йөрәктәнме, әллә башка сәбәптәнме?

Күкрәк авыртуы – күпләрне куркытучы билге.

Күкрәк авыртуы – күпләрне куркытучы билге.

Кайчак ул, чыннан да, ашыгыч медицина ярдәме таләп итә торган йөрәк авырулары белән бәйле була. Әмма һәр күкрәк авыртуы йөрәктән генә түгел, ди терапевт, кардиолог Ленар Кашапов.

Табиб иң элек авыртуның кайда булуын гына түгел, ә нинди булуын, физик көч белән бәйләнешен, сулыш алганда, хәрәкәт иткәндә, ашаганнан соң яки стресс вакытында үзгәрүен бәяли.

Кайчан авырту йөрәк белән бәйле булырга мөмкин?

Стенокардия өчен гадәттә түбәндәгеләр хас:

  • күкрәк уртасында кысу, басу, яндыру яки кысу хисе; 
  • тиз йөргәндә, баскычтан менгәндә, физик эш эшләгәндә яки дулкынланганда барлыкка килә; 
  • сул кулга, иңбашка, муенга, аскы казнага яки аркага таралырга мөмкин; 
  • ял иткәннән соң берничә минут эчендә басыла. 

Авырту белән бергә:

  • тын кысылу, 
  • салкын тир чыгу, 
  • көчсезлек, 
  • күңел болгану, 
  • йөрәк тибешенең бозылуы, 
  • кан басымы төшү булса, бу аеруча игътибар таләп итә. 

Кайсы очракта ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк?

Әгәр күкрәк авыртуы:

  • бик көчле, кысу яки яндыру хисе булса; 
  • 10–15 минуттан озаграк дәвам итсә; 
  • беренче тапкыр барлыкка килсә яки гадәттәгедән башкача булса; 
  • ял вакытында башланса; 
  • тын кысылу, салкын тир, көчле хәлсезлек, күңел болгану, аң югалту белән бергә барса; 
  • кулга, аркага, муенга яки аскы теш казнасына таралса. 

Мондый очракта түзеп йөрергә яки үз машинаң белән хастаханәгә барырга ярамый – ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Күкрәк турысы авыртуының башка сәбәпләре:

Мускуллар, кабыргалар, умыртка баганасы
•    Авырту борылганда, иелгәндә, тирән сулыш алганда яки авырткан урынга баскач көчәя. 
•    Еш кына физик көчтән, уңайсыз хәлдә озак утырудан, стресс яки суык тиюдән соң була. 

Ашказаны һәм үңәч
•    Әче килү, рефлюкс, гастрит күкрәк уртасында яндыру яки авырту бирергә мөмкин. 
•    Күп вакыт ашаганнан соң, ятканда көчәя. 
•    Әче кикерү, авызда ачы тәм булырга мөмкин. 

Үпкә һәм плевра
•    Авырту сулыш алганда яки йөткергәндә көчәя. 
•    Температура күтәрелү, тын кысылу, какырык белән бергә булырга мөмкин. 
•    Пневмония, плеврит кебек чирләрне кире кагарга кирәк. 

Борчылу һәм паник һөҗүмнәр
•    Күкрәк кысылган кебек тоела. 
•    Һава җитмәү хисе, йөрәк еш тибү, калтырау, тирләү, курку була ала. 
•    Әмма симптомнар стресска охшаса да, башта йөрәк авыруларына тикшерергә кирәк. 

Невралгия
•    Авырту кискен, "чәнчеп алган" кебек була. 
•    Кабырга буйлап тарала. 
•    Хәрәкәт иткәндә, сулыш алганда яки кагылганда көчәя. 

Опоясывающий герпес (лишай)
•    Тимгелләр чыкканчы ук бер як кабырга буенда яндыра торган авырту булырга мөмкин. 

Файдалы киңәшләр
•    Күкрәк авыртуы беренче тапкыр булса, үзегезгә диагноз куймагыз. 
•    Авыртуның көч беләнме, хәрәкәт беләнме, сулыш беләнме бәйле булуын күзәтегез. 
•    Тын кысылу, тирләү, көчсезлек, күңел болгану бармы – игътибар итегез. 
•    Мөмкин булса, кан басымын һәм пульсны үлчәгез. 
•    Табиб киңәшеннән башка йөрәк дарулары эчмәгез. 
•    Куркыныч билгеләр булганда кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. 

Иң мөһиме: күкрәк турысы авыртуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Әмма һәр авыртуны инфаркт дип тә уйларга кирәк түгел. Табибның бурычы – куркыныч хәлне вакытында ачыклап, дөрес дәвалау юлын сайлау.

Йөрәгегезне саклагыз һәм тикшеренүне соңга калдырмагыз. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading