16+

“Мин – Әти кызы”: бәхетле бала тәрбияләү серләре

Аллаhы Раббыбызның Рәсүле кыз бала тугач гаиләгә тынычлык, бәрәкәт иңә hәм Аллаhы Тәгаләнең ярдәме килә, дип белдерә.

“Мин – Әти кызы”: бәхетле бала тәрбияләү серләре

Аллаhы Раббыбызның Рәсүле кыз бала тугач гаиләгә тынычлык, бәрәкәт иңә hәм Аллаhы Тәгаләнең ярдәме килә, дип белдерә.

Ул үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Өй хуҗаларына тынычлык килер. Аннары фәрештәләр яңа гына туган кыз баланы канатлары белән капларлар, башыннан сыйпарлар hәм: “Менә нинди көчсез hәм зәгыйфь бит ул, hәм зәгыйфь тәннән чыккан. Әгәр аны әтисе үcтерсә, Аллаhы Тәгаләдән Кыямәт көненә кадәр ярдәм булыр» (Әт-Тәбәрани).

Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. 

Саба район үзәк китапханәсендә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Мин – Әти кызы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Әлеге чарага әтиләр кыз балалары белән чакырылган иде. Чараның спикеры – Мөдәрис хәзрәт Гыймранов “Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәт” темасына үтемле вәгазь белән чыгыш ясады. “Минем әтием тавышы” уенын уйнау, әти белән бала арасындагы ярату, элемтә барлыгына инандырды. Чара бергәләп “Салфетка куйгыч ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Әти белән кыз мөнәсәбәте бик иртә формалаша. Бәләкәй ханбикәгез үзен иң яраткан кыз итеп тойсын өчен, әтиләргә бер киңәшне истә тотарга кирәк. Беренчедән, кызыгызның әнисен яратыгыз! Гомумән, бу бала тәрбияләүдә төп кагыйдә! Тормыш иптәшегезгә назлы итеп карагыз, хөрмәт итегез. Шушы очракта гына кызыгыз үзе өчен дә шундый ук гомер юлдашы эзләр. 

Шакирҗанова Илсөяр, китапханәче.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading