Сыер, дөя түгел без, ә күшисе килә!

Сыер, ишәк, дөя... безнең бу хайваннар белән уртаклыгыбыз бармы? Юк! Юк! Әлбәттә юк, дияргә ашыкмагыз. Читтән генә кешеләрнең онытылып-онытылып сагыз чәйнәгәнен күзәтеп торсак, аларның күшәүчеләр семьялыгына кергәнлекләренә бер шик тә калмас кебек. Тешләрне чистарта, ашказанының эшчәнлегенә булыша, авыздан ис килгәндә ярдәм итә, күңел уйнавын бетерә... Гомумән, нигә сагыз чәйнисез, дигән...
Мең дә берне белгән интернетка күз салсак, ул, сагызны 1848 елда иң беренче булып инглиз Джон Кертис сумалага парафин кушып ясаган һәм сатуга чыгарган, дип белдерә. Ай-һай, инглизләрдә булдымы икән беренчелек. Миңа калса, татар әби-апалары алардан өлгеррәк, зирәгрәк булганнар һәм бик бик борынгы заманда ук сагызны сәламәтлек өчен күпкә файдалырак булган ылыслы агачлардан әзерләгәннәр. ХХ гасыр башында туган Зәйнәп әбиемнең бала чагында ук аларның шәхси кибетләрендә урман сагызы сатылган, ул бу турыда безгә бик кызыктырып сөйли иде. Сабый акылы белән: «Нигә безгә дә алып калмадың?» - дип бик аптыраткач, бергәләп сагыз эретә торган идек. Балтач районының Алан авылында яшәүчеләр өчен агач сумаласыннан сагыз эретеп әзерләү үткән заманда калган шөгыль түгел, ә бүгенге көннең үзенә күрә бер бизнесы. Әйтергә кирәк, бик керемле бизнес. Тамчыдан - күл, тиеннән сум җыела, дигән гыйбарәне нәкъ менә шушы урында куллану дөрес булыр. Инде азмы-күпме бу эшнең асылына төшенеп карыйк.
Иң беренче эш - урманга барып кара чыршыны һәм аның кайрысына каткан сумаланы эзләп табу. Онытмагыз, бары тик кара чыршыдан гына сагыз ясап була. Нарат һәм ак чыршының сумаласы артык йомшак. Инде таптым дип балтаны эшкә җигеп юнып алырга, агачка зыян салырга да ярамый. Күп тапкырлар игътибар иткәнем бар: табигатьне үз итүчеләр, урманнан туенучылар аңа карата сакчыл булалар, Аланда да беравыздан, агачның кайрысын имгәтергә ярамый, дип аңлаттылар. Югарыга карап агачтан агачка күчә-күчә сумала җыйнау үзе үк инде бик үк җиңел эш булмаса, җәен черки белән көрәшү, кышын бот төбеннән кар еру эшне тагын да катлауландыра. Азмы-күпме сумала-сагыз җыйдык, хәзер эшне өйгә кайтып дәвам итәбез. Бик яңа булмаган алюминий кәстрүлгә сагызны салабыз һәм утка куябыз. Ни өчен иске, дигәндә, бу кәстрүлегез белән хушлашсагыз да була, ул инде бүтән эшкә ярамаячак. Инде иң зур осталык сорала торган урынга җиттек. Кайнавы җитмәсә, сагыз тешкә ябыша, артып китсә, каты була. Өлгергәнен белү өчен, бик аз гына алып, салкын суга тамызабыз. Суда нәни шарчык күрсәк, икенче этапка күчәргә була дигән сүз. Хәстәрне алдан ук күрү мәслихәт. Димәк, кул астыгызда марля кисәге (сер итеп кенә әйтәм, капрон оек та кулланалар икән), салкын су салынган табак, нык кына ике агач таякчык яки чыра кисәге булсын. Савыттагы эрегән сумаланы марля аша сөзәбез. Сумала эреп кенә суга әйләнми, үзлеген дә югалтмый, тиз арада ката, шуңа күрә, бик өлгер булырга кирәк. Сагызны марля кисәгеннән кысып төшерергә теге таякчыклар ярдәм итәр. Аз гына сабырлык һәм тырышлык куйсак, су салынган савытка сары матдә агачак, чүп-чарлар исә марляда кала. Үзегез өчен генә икән, сагызны кулланырга да була. Аз гына итеп аласыз да чәйнисез. Башта катырак кебек тоелса да, ул тиз арада йомшара. Сәүдә итүчеләр сагызны кабаттан эретеп сыгалар. Аннан инде, нәни коймакчыклар ясап, аерым полиэтилен капларга тутыралар. Урман сагызының халык арасында киң таралган «коймак сагыз» исеме шушыннан киләдер. Минем белән сагыз эретергә риза булган Гөлнара Гыйбадуллина (рәсемдә) Аланга Шода авылыннан килен булып төшкән. Олы улы бакчага йөри, ә кечкенәсе әле бишектә генә. «Сагыз сораучылар бик күп», - ди ул. - Бу арада ремонт белән шөгыльләнәбез, телефон шартлый инде. Үзең сатып йөрсәң, керемне бермә-бер алырга була, яшь балалар белән алай уңайсыз. Шуңа күрә, без урамда сатучы әбиләргә күпләп тапшырабыз. Аннан инде алар үзләре куйган бәягә саталар». Күпләп дигәне 1000-5000 данәгә хәтле булырга мөмкин, бер алыпсатар берьюлы әнә шуның хәтле сагыз ала. Калганын санап бетерергә математикларга калдырыйк.
Бер яраткан-күнеккән кеше гел урман сагызын гына куллана икән. Аның бернинди кушылмаларсыз ясалуы гына да ни тора. Ашказаны эшчәнлегенә, тешләрнең саулыгына, хәтта бит тиресенә дә уңай тәэсир итә. Язмамны тәмамладым да агачлар өчен куркып куйдым. Болай да үләм-бетәм дип тора бит урманнарыбыз, шуңа күрә, зинһар, сагыз эретергә өйрәндек, дип, агачларга зыян сала күрмәгез. Аланлылар кебек яратып, хөрмәт итеп кенә аяк басыгыз урманнарга!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?22300
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.49600
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.70702
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.26201
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.41501
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.12600
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.22702
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.123002
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.174202
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.162801
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.301407
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.60800
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.32102
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.191000
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.677905
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.733801
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.42900
-
5 июнь 2023 - 16:44Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 9 кеше сидр белән агуланып үлгән Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.39200
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.371407
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.247104
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.67201
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.100901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика