16+

Терлек чирләсә дә кыен

Дөньяда һәм шул исәптән Россиядә эпизоотик вазгыять аеруча куркыныч, дип кисәтә белгечләр.

Терлек чирләсә дә кыен

Дөньяда һәм шул исәптән Россиядә эпизоотик вазгыять аеруча куркыныч, дип кисәтә белгечләр.

– Республика илнең барлык төбәкләре белән тыгыз икътисади элемтәдә тора. Шуның белән терлек, кош-корт һәм терлекчелек продукциясе күпләп кертелә. Узган ел гына рәсми рәвештә 54 102 баш эре мөгезле терлек кайтарылган. Шул исәптән 5 251 баш – чит ил терлеге. Кызганыч, кайбер алыпсаталар тарафыннан күп кенә терлек һәм кош-корт законсыз һәм контрольсез керә. Авырулар буенча тотрыклылыкны саклап калу өчен Россия төбәкләренең иминлеге Татарстанга да нык йогынты ясый, – дип белдерде Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.  

Терлекләр арасында иң куркыныч авыруларның берсе – африка дуңгыз чумасы. Аңардан йорт дуңгызлары белән кыргый кабаннар авырый. Чирне исә кабан дуңгызлары тарата, әмма үзләре аннан күпләп үлми, йорт дуңгызларында үлем 100 процентка кадәр җитә. 

– Авыру яшен тизлеге белән тарала һәм зур икътисади югалтуларга китерә. Бу авырудан әлегә дөньяда вакцина юк. Тик фән бу юнәлештә эшли, – дип ассызыклап үтте спикер.

Узган бу чир бездә күзәтелмәгән, әмма тынычланырга ярамый. Профилактика өчен кыргый кабаннарны юк итеп торырга кирәк. 

Котыру авыруына килгәндә, Татарстанда, төлкеләрнең санын киметү өчен, аларны атарга һәр төлке өчен 500 сум акча бирәләр. Бу чара фәкать бездә генә кулланыла. ансыз бу проблеманы хәл итеп булмый, диде Габделхак Мотыйгуллин.

Яз җитә. Көньяктан кошлар кайта башлый, алар, кагыйдә буларак, үзләре белән югары патогенлы кош гриппы куркынычы алып килә. Узган ел ил территориясендә югары патогенлы кош гриппы чыганаклары илнең 33 төбәгендә теркәлгән.

Ел дәвамында Россиядә бу инфекциядән алты кошчылык фабрикасы зыян күргән, шул исәптән берсе бездә – «Лениногорск кошчылык фабрикасы»нда. Шул сәбәпле, андагы бөтен кош һәм барлык товар йомыркасы юк ителгән. Кошчылык фабрикасына килгән зыян 50 миллион сум белән исәпләнә. Биологик иминлек кагыйдәләре бозылганга, әлеге зыян капланмый, диде спикер. Үткән елда бездә куркыныч тудырган тагын бер авыру – бруцеллёз. Ул быел да ачыкланды.

– Авыруны булдырмас өчен, хуҗалыкларның ябык режимда эшләве һәм транспортны дезинфекцияләнеп тору шарт итеп куела. Читтән терлекләрне кертүгә төп таләпләр: маллар кайтарылган төбәк йогышлы авырулар буенча имин; ветеринария идарәсе белән килештерелгән; терлекләрнең һәр партиясенә ветеринария таныклыгы тутырылган һәм кертелгән хайваннар карантин чараларын узарга тиеш. Авыру нәтиҗәләре белән көрәшкәнче, аны булдырмый калу җиңелрәк, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Фото: kamskoe-ustie.ru архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading