16+

“Терлекчелек предприятиеләренә ябык режимга күчәргә вакыт җитте”. Нәрсә булган?

Узган елның 1 сентябренә Татарстандагы бөтен терлекләрне һәм кошларны идентификацияләү тәмамланган.

“Терлекчелек предприятиеләренә ябык режимга күчәргә вакыт җитте”. Нәрсә булган?

Узган елның 1 сентябренә Татарстандагы бөтен терлекләрне һәм кошларны идентификацияләү тәмамланган.

Бу хакта журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җиткерде. Терлекләрне идентификацияләүнең төп максаты – йогышлы авыруларны булдырмый калу, инфекцияле авыруларның таралу чыганагын ачыклау һәм бер хайванны икенчесенә алыштыруга юл куймау. Әмма бу эштә каршылыклар да булмаган түгел. Аерым алганда, Питрәч районында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы терлекләрен маркировкалаудан һәм кирәкле мәгълүматларны тапшырудан баш тарткан. Шул сәбәпле район ветеринария идарәсенә судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Спикер быелдан этләрне мәҗбүри теркәтә башлау турында да искәртте. Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 1 гыйнварыннан республикада этләрне мәҗбүри теркәүне кертү турындагы закон гамәлгә керде.
Алмаз Хисаметдинов билгеләп узганча, Татарстанда аеруча куркыныч йогышлы авырулары буенча вазгыять чагыштырмача уңай. Аерым алганда, инде ике ел дуңгызларда Африка чумасының бер генә очрагы да теркәлмәгән. Ә менә утыз ел теркәлмәгән бруцеллез узган ел янә баш калкытты. Республикада аның дүрт очрагы ачыкланды. Әлеге уңайдан спикер терлекчелек предприятиеләренә ябык режимга күчәргә вакыт җитүен ассызыклады. Аның әйтүенчә, дуңгызчылык һәм кошчылык фермалары бу режимга күптән күчкән.
Терлекчелек комплексларының биологик сакланыш ягыннан 20 проценты гына тәэмин ителгән. Бу бик аз. 2025 ел дәвамында бу тармакта эш ныклап алып арылачак, - диде Алмаз Хисаметдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading